news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында Кама елгасыннан берничә көн элек югалган ир-ат мәетен чыгарганнар

news_top

Татарстанның Тукай районында яшәүче ир-ат, Кама елгасында балык тотканда, суга егылып төшеп югалган иде. Ул кабартылган көймәдә булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар бөтен акваторияне караганнар һәм 10 мең квадрат метр мәйданны, 5 км яр буе линиясен тикшереп чыкканнар. Эзләүләр нәтиҗә бирмәгән иде.

3нче май көнне суга баткан ир-атның мәетен җирле халык Тукай районының Ильичевский бистәсе янында чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар