Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче бабайны аю ботарлаган

news_top_970_100

Башкортстанның Әбҗәлил районында 70 яшьлек ир-атка аю һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Шәрип авылында яшәүче ир-атка табиблар 6 сәг дәвамында операция ясаган.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин хәбәр иткәнчә, яраланган ир-атны Белорет район клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның сөякләре сынган, тәнендә ертылган яралар күп булган. Хирурглар аңа операция ясаган.

«Ир-ат бик авыр хәлдә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә», – дип яза министр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2025
    Исемсез
    Башкорт урманнарындагы аюларны җыеп алып булмый микәнни? Җиләк вакыты җиткәнче моны хәл итәргә иде бит.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100