Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия, алимент, акча күчерү: майда нинди үзгәрешләр була

news_top_970_100

2025 елның май аенда кануннарда төрле тормыш өлкәләренә кагылачак мөһим үзгәрешләр булачак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Икеләтә ярдәм

1 майдан 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар пенсиянең билгеләнгән өлешен икеләтә – 8908 сум урынына 17 816 сум күләмендә алачак. Бу күтәрелү автомат рәвештә, өстәмә гариза язмыйча гына башкарылачак һәм иң мохтаҗ категориядәге гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Хурлык реестры

24 майдан алимент түләмәүчеләр белән көрәштә яңа корал – Суд приставлары федераль хезмәтенең ачык реестры гамәлгә керә. Анда алимент түләмәү өчен җаваплылыкка тартылган яки эзләнүдә булган затлар кертелә. Аларның шәхси мәгълүматлары һәм бурыч суммалары һәркемгә ачык була, ә киләчәктә бу – дәүләт хезмәтләренә эшкә урнашуга һәм кредит алуга чикләүләр кертүгә китерергә мөмкин. Бурычны тулысынча түләгән очракта гына реестрдан чыгып булачак.

Утильләштерү җыемын исәпләү

Автомобильчеләр Европа – Азия икътисади берлеге (ЕАЭС) илләреннән кертелә торган машиналарның 25 процентка кыйммәтләнүенә әзер булырга тиеш, чөнки утильләштерү җыемын исәпләү формуласы үзгәрә. Яңа методика база ставкасын, автомобильнең уртача бәясе белән расланган чыгымнар арасындагы аерманы һәм корректировка коэффициентын исәпкә алачак.

Аноним акча күчерүгә лимит

30 майдан банк счеты ачмыйча эшләнгән акча күчерүләргә чикләү кертелә – лимит 100 мең сум яки валютада шул кадәр эквивалент тәшкил итәчәк. Зуррак суммалар өчен, счет ачып, шәхесне тулысынча идентефикацияләү таләп ителә. Бу үзгәрешләр гражданнарның финанс куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100