Миңа 12 яшь иде… Өлкәннәр алдый – мин 12 яшемдә шуны аңладым. Бик ачы хис, ачы тәҗрибә булды ул.
Ул көнне мин мәктәптә кинәт кенә авырып киттем. Температурам күтәрелде, бөтен тәнем сызлады. Шәфкать туташы, такси чакыртып, мине өйгә кайтарып җибәрде. Әти командировкада иде, ялгышмасам, Түбән Новгородка киткән. Әни эштә булырга тиеш, өйдә беркем дә юк... Мин шулай дип уйладым.
Ишекне үз ачкычым белән ачып кермәкче идем, никтер ача алмадым, ачкыч борылмады. Кем кайткан? Әти? Әни? Кыңгырауга бастым… Кабат ачкычны борып карадым – ачылды.
Шунда ук коридорга әни атылып чыкты. Эчке киемнән, чәчләре тузган. Ул мине күрде дә катып калды. Мин дә. Вакыт туктаган кебек булды: тын кысылды. Бер мизгелдән йокы бүлмәсеннән Илшат абый чыкты – әнинең хезмәттәше. Ул хатыны белән безгә еш кунакка килә – мин аны яхшы беләм. Илшат абый хатыны Ләйлә апа белән бик матур яшиләр, алар кунакка килгәндә күчтәнәчләр бирә, Ләйлә апа мине ярата, алдына утыртып сөя иде. Илшат абыйны әти дә яхшы кеше дип сөйли.
Бүген менә Илшат абый минем каршымда басып тора – өстендә әтинең халаты. Янында әнием – чәче-башы тузган, күлмәге идәндә ята, үзе эчке киемнән генә. Күзләребез очрашты, мин карашымны читкә алдым – ояттан түгел, куркудан. Бер мизгел эчендә барысын да аңладым: ни өчен ул монда, ни өчен әни шул килеш, ни өчен югалып калды. Беркем дә бер сүз дәшмәде, ләкин тынлык кычкырып тора иде – аңламаслык түгел.
Мин йөгереп үз бүлмәмә кереп киттем, ишекне яптым. Температурам тагын да күтәрелде, дер-дер калтырыйм, иреннәрем кипте, юрган белән башымнан капландым. Яттым, сикереп төшеп идәнгә яттым, елыйсы килә, елап булмый…. Әни-и-и! Нишләдең син? Кычкырып булмый. Идәндә ауныйм.
Аннары ишек шапылдаган тавыш ишетелде. Әни Илшат абыйны озата. Алар пышылдашалар, яшерен сөйләшәләр. Аннары – тынлык. Әни ишегемне какты, ләкин мин йоклаган кебек кыландым. Ул да кыстамады.
Кич белән, мин укыган булып ятканда, әни әкрен генә яныма килеп утырды. Тын гына, өзек-өзек кенә нәрсәдер сөйләде – аңларга, кичерергә сорады, әтиеңә сөйләмәсәң иде дип үтенде. Ә мин дәшмәдем. Тәрәзәгә карап утырдым, күкрәктә ниндидер яңа хис туды: авыр, томанлы, ябышкак. Ачу да түгел, үпкә дә түгел – бары тик аңлашылмау. Ничек? Ни өчен?
Ул вакыйгадан соң күп еллар узды. Мин үстем, киттем, кире кайттым, тагын киттем. Әти белән әни һаман бергә. Алар фотоларда елмаялар, ял көннәрендә кибеткә баралар, аш бүлмәсендә ни турындадыр бәхәсләшәләр. Кайчак миңа бу гадәти тормыш кебек тоела. Ләкин әнине күргән саен, шул тузган башлы, эчке күлмәктән булган көн искә төшә, күңелдә нидер кысыла. Гүя ул көнне мин хыянәт бырын гына түгел, ә мәхәббәтнең мәңгелек булмавын аңладым. Әни дә хыянәт итә ала икән. Дөнья – әнинең җылы куллары кебек түгел, ә күңелне телеп үтә, яндыра торган нәрсә икән ул.
Мин тузган башлы әни, әтинең халатын кигән абый турыда әтигә сөйләмәдем. Бәлки, ул үзе дә беләдер. Бәлки, сизгәндер дә. Ләкин алар әни белән бергә калдылар. Алар бергә, бәхетле, Илшат абый белән Ләйлә апа кунакка да гел шулай килә, бергә ял итәргә баралар. Ә мин киттем… Мин әнидән дә, әтидән дә киттем инде.