news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рәфис Кәлимуллин гуманитар ярдәм илтүдә катнашкан, аларны Рәсим Баксиков озаткан

news_top
Җырчы Рәфис Кәлимуллин гуманитар ярдәм илтүдә катнашкан, аларны Рәсим Баксиков озаткан
Фото: Рәфис Кәлимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Рәфис Кәлимуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм илтүдә катнаша. Аларның командасын озатучылар арасында Россия Герое Рәсим Баксиков та бар.

Җырчы гуманитар ярдәм илтә торган нокталарның күп булуы турында, ә юлдашы мондый миссия белән 18 нче тапкыр баруын искәртә.

Соңрак ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә Луганскида балаларга тәмлүшкәләр таратуын хәбәр итә. Шулай ук алар белән төшкән фотоны да куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар