Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов сәфәре: Әтнә – үрнәк, Арча – Тукайда кунакта, Балтач – лаеклы күрсәткеч

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Әтнә, Арча һәм Балтач районнарында булды.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов сәфәре: Әтнә – үрнәк, Арча – Тукайда кунакта, Балтач – лаеклы күрсәткеч
Фото: https://tatarstan.ru

«Авылда җаваплы чор»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов басу-кырларны карады, чәчү эшләре барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

«Хәзер авыл халкы өчен җаваплы чор. Барлык районнарда да чәчү эшләре бара», – дип язды Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында һәм күктән төшерелгән видео күрсәтте.

Әтнәдә

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының Шәкәнәс авылында «Тукай» ҖЧҖнең 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекста булды. Биредә 114 кеше эшли. «Карусель» сыер саву технологиясе кулланыла. Көнлек уртача савым 60 тоннага җитә. Татарстан Рәисенә комплекс биналарын күрсәттеләр.

«Әтнә районында – хезмәт сөючән кешеләр. Бүген чираттагы ферманы карадык», – дип язды Татарстан Рәисе телеграм-каналында.

Муниципалитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, кырларда эшләр штатлы режимда бара. Орлыклар җитәрлек, техника барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән.

«Әтнә – гадәттәгечә, үрнәк район»

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, райондагы барлык фермаларда да диярлек заманча җайланмалар урнаштырылган. Шәхси хуҗалыклар буенча район билгеле бер дәрәҗәдә тора, аларда 2,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Фото: © https://tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Гомумән алганда, Әтнә районы – республикада гадәттәгечә үрнәк районнарның берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Арчада

Рөстәм Миңнеханов Арчада да кырларны карады. «Арча районы чәчүгә актив кушылды», – дип хисап тотты Марат Җәббаров. Ул чәчү өчен минераль ашламалар һәм орлыклар җитәрлек булуын әйтте, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту кирәклеген дә әйтте. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Марат Җәббаров искәрткәнчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль һәм республика ярдәменең хуҗалыклар җитәкчеләре файдалана алырлык барлык чаралары да эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга килгәндә, министр ассызыклаганча, бу мәсьәләдә эшне көчәйтергә кирәк – бигрәк тә терлекләр санын арттыру өлкәсендә.

«Тукайда кунакта»

Рөстәм Миңнеханов Арча районында Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай музей комплексының төзекләндерелгән яр буенда булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында язды.

«Тукайда кунакта. Рөстәм Миңнехановка Тукай музей комплексында төзекләндерелгән яр буен күрсәтәләр», – дип язган матбугат хезмәте җитәкчесе.

Фото: © https://t.me/galimovatatarstan

Республика башлыгы Ия елгасы яры буйлап Габдулла Тукай музееннан Сәгъди йортына кадәр «Тукай эзләре буенча» туристик маршрут объектларын карады. Елга яры буйлап барлык маршрут озынлыгы 3 км тәшкил итә.

«Ел саен бирегә бик күп туристлар килә. Бүген матур яр буенда булдык. Ул халык өчен дә, кунаклар өчен дә җәлеп итү урыны булачак», – дип яза Татарстан башлыгы телеграм-каналында.

Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Балтачта

Балтач районында Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Рамил Нотфуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә вертолеттан район кырларын карап чыкты.

Бүгенгә язгы чәчү 21,6 мең га (50%) мәйданда башкарылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча чәчү 76%ка үтәлгән, тагын 5,2 мең га чәчеләсе калган. Быелгы уңыш өчен 5273 тонна ашлама тупланган – 1 гектарга 81 кг гамәлдәге матдә.

Соңгы 5 елда 9,6 мең баш савым сыерына исәпләнгән 11 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Бүген терлекчелек комплексының тагын 4 объектын төзү дәвам итә. Районда барлыгы 59,6 мең баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән, 21 335 баш сыер. Рамил Нотфуллин билгеләп үткәнчә, район тәүлеккә 420 тонна сөт савып ала, планда – 500 тоннага җиткерү. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фото: © https://tatarstan.ru

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районга тармак буенча югары бәя бирде. Шул ук вакытта ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны арттыру буенча эшне активлаштырырга өндәде. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 15,3 мең баш мөгезле эре терлек бар, шулардан – 6 мең 539 баш сыер. Марат Җәббаров шулай ук сөт җыю буенча иң зур кооперативның нәкъ менә Балтач районында урнашуына игътибар итте.

«Балтачта – лаеклы күрсәткечләр»

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде, районда һәрвакытта да барлык юнәлешләр буенча лаеклы күрсәткечләр, дип ассызыклады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 1600 савым сыерына исәпләнгән сөт комплексын һәм «Татарстан» АХП ҖЧҖнең терлек азыгы үзәген карап чыкты. Комплекста 185 кеше эшли. Узган ел йомгаклары буенча комплекс 17,1 мең тонна сөт һәм 787,2 тонна ит җитештергән.

Фото: © https://tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Балтачтан видео күрсәтте.

«Балтач районының рекордчы сыерлары. Балтач районында булдык. Биредә авыл хуҗалыгында һәрвакыт яхшы күрсәткечләр булды. Мисал өчен, хәзер районда 70тән артык сыер рекордлы савым бирә – 60 литрдан артык сөт», – дип яза ул.

Дәүләт программалары һәм Җиңү көнен бәйрәм итү турында

Районнарда очрашуларда Татарстан Рәисе республикада гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программалары да дәвам ителәчәген искәртте. Ул юл эшләренә аерым басым ясады, быел җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау һәм төзүнең зур күләмдә планлаштырылуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов һәр районда да 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә аерым тукталды. Ул ветераннарга һәм аларга тиңләштерелгән кешеләргә зур игътибар бирергә, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен кайгыртырга өндәде.

Фото: © https://tatarstan.ru

Фото һәм видеолар: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте, Татарстан Рәисе телеграм-каналы, Татарстан Рәисе матбугат җитәкчесе телеграм-каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100