
Татар эстрадасына яңа сулыш биргән Альберт Вәлиуллин чираттагы премьерасын тәкъдим итте. «Айлы кичләр» җырының сүзләрен Гөлүсә Газизянова, ә көен Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән.
«Минем балачагым әти-әнинең туган авылында узды. Дәү әнинең тәмле ашлары, иртән дус малайлар белән балыкка бару, каен суын җыю, су буенда җиләк эзләп йөрүләр, төнгә кадәр сузылган урам уеннары…
Хәзер инде без үткән сукмакларга үлән үскән инде», – дип язган җырчы, авыл урамнарында төшкән видеосын куеп.
«Без йөргән сукмакларда үлән генә түгел, агачлар үскән инде», – дип чынбарлыкка ишарә иткән берәү.
«Җырыгыз матур, яхшы җырлыйсыз. Үзе дә сөйкемле, үзенчәлекле тавышлы», – дип хуплап алганнар яңа җырны.
«Безнең йөргән сукмакларга
Үләннәр үскән инде.
Яшьлектә сөйгән ярларны
Башкалар сөйгән инде...»