«130 йомырка буядым»: җырчы Илнат Фәтхуллинның хатыны «Күкәй бәйрәме»н күреп шаккаткан

Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Күбәләк» җыры белән шаккатырган Илнат Фәрхуллин 1 Май бәйрәменә хатыны Регина (аның төркемендә биюче) белән туган ягы Саба районы Мамалай авылына кайткан. Җырчының хатыны «Күкәй бәйрәме»н күреп шаккаткан һәм матур видео да төшергән.
Капка төбендә җырчының әнисе утыра, ә аның янында нинди генә татлы ризыклар юк! Шулай ук төрле төсләргә буялган бер кәрзин йомырка да урын алган. Килен кайнанасыннан «Күкәй бәйрәме» турында сораштыра.
– Менә әни шулай утыра. Әни, ничә йомырка пешердең?
– Әйе, бездә шулай күңелле. 130 иде.
– Балалар килә дә алып китә. Илнат та бәләкәй чакта шулай җыеп йөри идеме?
– Илнат та катнаша иде. Аннары яшьләр белән болынга төшәләр иде.
– Алар анда йомырка атышып уйнаган. Илнат миңа шулай дип сөйләде.
– Атканнардыр, уйнагандыр инде, йомырка проблема түгел бит.
– Ә бездә (килен Башкортстан якларыннан) мондый бәйрәм юк…
– И-и-и, юкмени? Елга бер була торган бәйрәм инде. Балалар көтеп ала бит аны.
Ул арада капка төбенә балалар да килә башлый. Җырчының әнисе һәрберсенең пакетларына төрлесен сала. Соңрак килгән балаларның пакетлары шактый авырайган. Аларның шатлыгы эчләренә сыймый, кайсы икенче пакетка да тутыра башлаган. Шатланышып, камерага «Күкәй бәйрәме» күчтәнәчләрен күрсәтәләр.
«Әни, син базарда сатып утырган хатын кебек», – ди читтән карап торган Илнат.
Аннары кайнананың урынын килен ала һәм урындыктагы төрледән-төрле тәм-томнарны күрсәтә: «Кызык инде. Монда нәрсә генә юк, кибеттәге кебек. Яртысын өләштек инде».