Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матбугат чаралары: Көнбатышта Россиягә каршы санкцияләрне гамәлдән чыгаруга әзерләнәләр

news_top_970_100

Көнбатышта Россиягә каршы санкцияләрне гамәлдән чыгаруга әзерләнәләр, дип яза FT. Бу турыда РИА Новости яза.

Көнбатыш компанияләре санкцияләр бетерелгән очракта Россия базарына кайтуга әзерләнә, дип яза Financial Times гәзите.

«Чимал компанияләре, страховка бирүчеләр һәм Көнбатыш диңгез транспорты төркемнәре Америка санкцияләрен бетерелү мөмкинлегенә әзерлек кысаларында Россия белән сәүдәне яңадан башлау турында юристлардан киңәш сорый», — диелә мәкаләдә.

Басма билгеләвенчә, Европа Берлеге һәм Бөекбритания Россиягә каршы чикләүләрне йомшартуны хупламаса, Росия базарында эшчәнлекне яңадан башлау компанияләр өчен аерым мәсьәлә булып кала.

«АКШ белән Европаның бүгенге аерылуы бизнес өчен җитди проблема булып тора», — дип китерә басма Clyde&Co юридик фирмасының регуляция һәм тикшерүләр бүлеге глобаль җитәкчесе Сэм Тейт сүзләрен.

Украинада махсус операция башланганнан соң, Көнбатыш илләре Мәскәүгә санкция басымын көчәйтте. Президент Владимир Путин әйтүенчә, АКШ һәм аның союзникларының төп максаты — миллионлаган кешенең тормышын начарлату. Шуңа карамастан, Россия бу басым белән көрәшә, ә Көнбатышта чикләүләрнең нәтиҗәсезлеге турында фикерләр берничә тапкыр яңгырады.

Шул ук вакытта чикләүләргә кушылган дәүләтләрдә Россиягә каршы сәясәтнең уңышсызлыгын танырга батырлык җитми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100