news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфаның элеккеге мэры вафат булган

news_top

Уфаның элеккеге мэры, Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев вафат булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, фаҗига Уфа районында Качкаевның шәхси дачасында була. Павел Рюриковичның йөрәге кинәт кенә авырта башлый. Аны Булгаков авылы хастаханәсенә илтәләр. Кызганычка, табиблар аны коткара алмый.

Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашу сүзләре язган.

«Павел Рюрикович Качкаевны белгән һәркем өчен көтелмәгән һәм бик тә кайгылы хәбәр. Дәүләт Думасы депутаты, якты йөзле, һәрвакыт тормыш сөючән юлдашыбыз, элекке Уфа мэры, шәһәр халкы яраткан шәхес – Павел Рюриковичның йөрәге тибүдән туктады. Кызганыч, төзәтеп булмаслык хәл. Якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашу белдерәм», – дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

  • Павел Качкаев 1951 елның 4 октябрендә Чишмә районының Черниговка авылында туган.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2025
    Исемсез
    Фидан, агай үз янына алган.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар