Татарстанга баклан, фламинго, хәтта пеликан килә: көньяк кошларының нинди куркынычы бар?
Глобаль җылыну кошларның үз-үзен тотышына ничек йогынты ясый, канатлы кошлар нинди куркыныч вируслар тарата? Татарстанда кошларның нинди яңа төрләре барлыкка килгән һәм ни өчен алар җирле фауна өчен куркыныч тудыра? Казанда узган Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә шулар турында сөйләштеләр.

«Әгәр баклан күченеп килсә, балык хуҗалыклары өчен зур бәла булачак»
ТР Фәннәр академиясендә узган Төньяк Евразиянең халыкара орнитология конференциясендә (МОКСЕ-2025) дөньяның 9 иленнән 250дән артык белгеч катнашты. Актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу булган шундый масштаблы очрашулар 5 елга бер тапкыр уздырыла. Бу юлы көн тәртибендә – климатның глобаль җылынуы һәм аның кошларның үз-үзен тотышына йогынтысы иде.
«Сез, мөгаен, соңгы елларда күп кошларның гадәти вакыттан иртәрәк кайтуын сизгәнсездер? Элек каргалар март башында очып кайта иде, хәзер февральдә алар инде монда. Бу – беренче факт. Икенче факт – кайбер күчмә кошлар ел дәвамында җылы якларга очып китмиләр. Аерым алганда, үрдәкләр. Без аларга шулкадәр күнектек, хәтта игътибар да итмибез», – дип сөйли КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимов.
Аның сүзләренчә, кошлар тормышында «мең еллар дәвамында формалашкан фенологик вакыйгалар» үзгәргән. Мәсәлән, без күчмә кошларның яз көне очып килүен, май аенда ояга утыруын, балаларын ашатуын, ә көзен очып китүен белә идек. Хәзер бу сроклар күчте. Әйтик, быел яз Татарстанга кошларның барлык төрләре дә диярлек иртәрәк очып кайтты.
Безнең төбәктә күренгән типик булмаган төрләрдән галим зур бакланны атады.
«Соңгы елларда безне зур баклан борчый башлады. Шундый кош бар, ул инде Кремль янында оча. Мин көн саен Ленин дамбасы буйлап узам һәм бу күренешне күрәм. Безнең төбәк өчен зур баклан – бөтенләй яңа төр, чөнки ул көньяк кошы. Ул балык белән туклана. Әгәр дә бу кош бездә калып таралса, балык хуҗалыклары өчен зур бәла булачак», – дип аңлатты Рәхимов.

Фото: © Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Инде шундый очрак күзәтелгән: бер эшмәкәр миллионнарча сумга балык сатып алган һәм үрчеткән. Очып килгән бакланнар көтүе берничә көн эчендә аның 1 еллык хезмәтенең бөтен уңышын ашап бетергән.
КФУ галиме сүзләренчә, климат үзгәрү аркасында безнең төбәккә күчеп килүче барлык төрләрне дә катгый контрольдә тотарга кирәк. Шул ук вакытта кызыклы кошлар да бар, алар көньяктан очып киләләр һәм «бизәк булып хезмәт итәләр».
«Мәсәлән, бу «ходулочник» – эре кулик, озын аяклы матур, оригиналь кош. Яки «шилоклювка» – томшыгы өскә күтәрелгән кош. Безгә еш кына фламинго һәм хәтта пеликаннар да очып килә, ерткычлардан – кара гриф, тау кошлары», – дип сөйләде Рәхимов.
«Яз көне кошлар яңа, куркыныч штаммнар алып килергә мөмкин»
Соңгы 20 ел дәвамында орнитолог-галимнәрне борчыган иң актуаль проблема – кош гриппы, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Новосибирскиның Молекуляр эпидемиология һәм вирусларның биотөрлелеге лабораториясе җитәкчесе Кирилл Шаршов.
«Белгәнегезчә, кошлар өчен чикләр юк, һәм еш кына алар төрле илләрдән куркыныч вируслар алып килә. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре традицион рәвештә кош гриппы буенча эндемик санала. Язгы миграция белән кошларның куркыныч штаммнар кертү куркынычы арта», – дип сөйләде ул.

Кирилл Шаршов
Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова
Кош гриппы вирусы куркыныч һәм мәкерле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2023 елдан башлап, аны дөньяда 900гә якын кеше йоктырган, мондый очракларның якынча 50 проценты үлем белән тәмамланган.
«Быел Россиядә кош гриппы Ерак Көнчыгышта теркәлде. Кыргый кошларның күпләп үлүе ачыкланды. Бәхеткә, Россиянең Европа өлешендә әлегә вирус рәсми рәвештә теркәлмәде, әмма язгы миграция белән мондый очраклар булырга мөмкин», – ди Шаршов.
Белгеч сүзләренчә, Россиядә әлегә кош гриппының кешегә йогу очрагы теркәлмәгән. Вирус таралуга каршы тору өчен мониторинг оештырырга һәм кирәк булганда карантин чараларын кертергә кирәк, ди галим. Ул аучыларга тиешле саклык чараларын үтәргә киңәш итә.

Евгений Коблик
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«10 ел эчендә Россиядә 5 тропик-көньяк төре оя корды»
Мәскәү дәүләт университетының Зоология музее өлкән фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты, орнитолог Евгений Коблик климат үзгәрү аркасында кошларның көньяктан ешрак очып килүе, аларның бездә оя кора башлавы турында сөйләде.
«Соңгы 10 елда 5 тропик-көньяк төре оя корды, һәм беркем дә аларның Россия фаунасында булачагын күз алдына да китерә алмаган иде. Алар оя кору киңлекләрен киңәйтә», – дип сөйли Коблик.
Мәсәлән, ефәксыман сыерчык (шелковистый) – нигездә Кытайда очрый торган Көнчыгыш Азия төре. Орнитолог мәгълүматлары буенча, әлеге төр кошлар элек беркайчан да Россия территориясендә очмаган.
«Соңгы елларда без аларның Ерак Көнчыгышның көньягында оя коруларын күзәтәбез. Бу инде – бездә оя коручы төр», – диде Коблик.
Сары түшле, яки кыска койрыклы песнәк – шулай ук климат үзгәрү сәбәпле «төньякка таба» киткән кытай төре. Тагын бер мисал – Сахарада, Гарәбстан ярымутравында яши торган зур тургай.
«2021 елда әлеге төр тургайның Үзбәкстанда оя кору очрагы билгеле булды. Ул 10 ел элек монда гомумән юк иде, ә хәзер ул монда яши генә түгел, хәтта оя кора», – ди белгеч.
Коблик GPS-трекерлар ярдәмендә делавэр акчарлагын күзәтү барышында алынган кызыклы фактлар турында сөйләде.
«Делавэр акчарлагының Польшада кышлавы, меңнәрчә чакрым очуы, Белоруссия, Украина территориясенә килүе һәм, ахыр чиктә, Түбән Новгородта оя коруы ачыкланды», – дип сөйли орнитолог.
Ул тагын бер мисал китерде. Карчыга бөркете Россиядә оя кормый, Урта Азиядә яши. Аның төп ареалы – Иран, Гарәбстан, Израиль. Галимнәр, иярчен системасын кулланып, көтелмәгән һәм кызыклы мәгълүматлар туплауга ирешкән.
«Уйламаганда, без Африкадан очучы кошлардан сигналлар алабыз, алар бөтен Кавказ арты буйлап оча, Казахстанга һәм алга таба Себергә оча, Красноярск краена кадәр килеп җитә. Карчыга бөркете монда килеп җитәр дип кем уйлаган?» – дип гаҗәпләнә орнитолог.
«Татар-информ» сайтыннан тәрҗемә