Самарадан Рузил Бурангулов: «Татар китапларын бәдрәф кәгазенә әйләнүдән саклыйбыз»
Самарада татар халкының бай китап мирасын һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән проект барлыкка килгән. Күпме китап макулатурага китә, татар классикасын кайдан табарга һәм Самара тормышында татар җәмгыяте нинди роль уйный? Болар турында китапларга икенче тормыш бүләк итүче эшмәкәр Рузил Бурангулов сөйләде.
Татарларны һәрвакыт йә «халат-халат», йә «шурум-бурум» дип йөрткәннәр
– Проект ничек барлыкка килде?
– 20 елдан артык мин Самарада икенчел чимал белән шөгыльләнәм. Шәһәрдә чүп-чарны аерым җыюның берничә кабул итү пункты бар, алар тәүлек буе эшли. Без макулатура, пластик, агач поддоннар кабул итәбез, шулай ук документларны юк итү белән шөгыльләнәбез. Икенчел чимал кабул итү пунктларыннан складка җибәрелә, анда сортларга аеру һәм эшкәртүнең берничә этабын уза. Беркемгә дә сер түгел, макулатурага бик күп китап продукциясе тапшыралар. Башта без китапларның бер өлешен үзебезнең складта җыйдык, ә соңыннан аларны сатарга булдык. Әмма безгә килгән китапларның күп өлеше барыбер тиешле предприятиеләргә эшкәртүгә җибәрелә.
– Икенчел чимал – популяр бизнес юнәлеше түгел. Ни өчен нәкъ менә шуның белән шөгыльләнергә булдыгыз?
– Гомумән, икенчел чимал белән шөгыльләнү – ул чиста татар эше. Безне һәрвакыт йә «халат-халат», йә «шурум-бурум» дип атаганнар, чөнки безнең ата-бабаларыбыз йортлар буйлап йөргәннәр һәм аннары сату өчен икенчел чимал, ниндидер әйберләр сатып алганнар. Хәтта совет чорында да мондый дәүләт предприятиеләре белән нигездә татарлар җитәкчелек иткән, татарлар моны яхшы башкара. Шуңа күрә, минем янга әрмәннәр яки башка халыклар килеп, без аларның юлын кисү турында әйтсәләр, мин: «Егетләр, мин үземнекен алам. Сез – монда килүчеләр, ә без һәрвакыт монда булдык һәм бу – безнең эшебез», – дим.

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
– Икенчел чимал – табышлы эшме?
– Чынлыкта, әйе, иң мөһиме – җитештерү эшен дөрес оештыра белү, җаваплылык белән эшләү, планлаштыра белү.
«Төбәкләрдә көн саен татар китап мирасы юкка чыгарыла»
– Букинистик проект булдыру идеясен ничек уйлап таптыгыз?
– Мин бу хакта күптән уйлана идем инде, ләкин 2021 елда гына гамәлгә ашыра башладым. Китапларны эшкәртүгә җибәрү кызганыч иде, шуңа күрә без, арзан гына бәягә булса да сату өчен, алар арасыннан матур һәм яхшы басмаларны сайлап ала башладык. Акрынлап без социаль челтәрләрдә аудитория җыя башладык, ә аннары китапларга икенче тормыш бүләк итү өчен махсус кибет ачарга булдык. Бүгенге көндә безнең производство икенчел чимал җыю базасы һәм 3 кибет белән бергә 1,5 мең квадрат метр мәйданны алып тора. Хәзер бу проектка ихтыяҗ шактый зур, кешеләр безне белә һәм актив рәвештә безгә киләләр.

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
– Макулатурага һәрвакыт кыйммәте булган китаплар эләгеп тормыйдыр. Китап мирасын саклауга ул ничек ярдәм итә ала?
– Безнең идея нәкъ менә бездә булган китапларны саклап калу һәм алар өчен яңа хуҗалар табудан гыйбарәт. Гомумән, бу чорда без бик күп татар һәм башкорт китапларын, башка кече халыклар телендәге китапларны саклап кала алдык, алар эшкәртелергә һәм бәдрәф кәгазе булырга мөмкин иде. Милли басмаларны саклау бик мөһим, аларның кайчан да булса яңадан басылачагы икеле. Чөнки шул ук совет авторлары, яхшы укыла торган формат һәм битләр, күп кенә яхшы тәрҗемә әсәрләре үткәндә калды.
Без яшьләр арасында да, укуны популярлаштыру өчен, китапларның элеккеге басмаларын сакларга тырышабыз. Китаплар алырга безгә бик күп балалар килә, аларның кайберләре хәтта үз өй китапханәләрен дә булдыра. Бу идея барлык шәһәрләргә таралырга тиеш, чөнки күп санлы тарихи чыганаклар һәм кыйммәтле басмалар көн саен уйланмыйча эшкәртүгә җибәрелә һәм бәдрәф кәгазенә әйләнә. Башка шәһәрләрдәге чүплекләрдә күпме тарихи чыганаклар һәм яхшы китаплар булуын күз алдына китерү дә куркыныч.
«Көн саен эшкәртүгә 2 меңнән артык китап җибәрелә»

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
– Барыннан да бигрәк нинди китаплар ташлана, сезнең бу хакта күзәтүегез бармы?
– Көн саен 2,5 меңнән артык китап кабул итәбез. Еш кына бу – зур тиражлар белән нәшер ителгән һәм ниндидер аерым кыйммәткә ия булмаган китаплар. Шушы ике мең ярым китапның 400-600ын без сата алабыз.
– Китаплар яки артефактлардан башка кызыклы әйберләр очрыймы?
– Кайвакыт башка кызыклы табышлар да очрый. Мәсәлән, күптән түгел Бөек Ватан сугышы вакытындагы казанышлары өчен бүләкләнүчеләр исемлеген таптык, кайчакта туган якны өйрәнү күзлегеннән кызыклы музей экспонатлары да табыла. Революциягә кадәрге яки беренче совет чоры карталарын табабыз. 1917 елгы инкыйлаб вакытында, беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары вакытында, гражданнар сугышы вакытында татарлар турында күп төрле мәгълүмат чыганаклары бар.
Гадәттә, ниндидер тарихи әйберләр табу кызык. Мәсәлән, патша заманнарындагы акча купюраларын тапканыбыз булды, аларны без копияләп, матур китап кыстыргычлары ясадык. Иске фәнни басмалар яки дәреслекләр дә кыйммәткә ия, макулатурада без Дмитрий Иванович Менделеевның исән чагында чыккан органик химия басмасын таптык. Хәтта сугышка кадәрге совет чоры мәктәп укучыларының һәм студентларының эшләре дә бик кызыклы, кулдан һәм бик матур почерк белән язылган курс эшләрен, лекцияләрне без мәктәпләрдә күрсәтәбез.

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
– Татарларга бәйле кызыклы табылдыклар булганы бармы?
– Без бик күп «Әлифба»лар табабыз. Татар классикасы һәм татар теленә тәрҗемә ителгән чит ил классикасы бик кызыклы. Кайвакыт 60-70 нче еллар дәреслекләре очрый. Иске Самара газеталарында ниндидер бер татар сәүдәгәренең нәрсәдер сатуы яки сатып алуы турында игъланнарда татар фамилияләрен күрү дә күңелле.
Татар телендәге барлык әдәбиятны, нинди генә хәлдә булса да, тулысынча калдырабыз, чөнки андый китаплар бүтән басылмый. Соңгы ел эчендә генә дә без 200-300гә якын татар китабын җыйдык. Хәзер мин татар китапларын зур булмаган татар китапханәсен булдыру өчен дип җыям.
«Татар телендә рус классикасын инде табып булмый»
– Ә гомумән татар әдәбиятын күп тапшыралармы?
– Алай күп түгел, ләкин булгалый. Без барысын да бик җентекләп сортларга бүләбез. Минем производствода боерык бар – бөтен татар әдәбиятын һәм татар авторларын, хәтта китап рус телендә булса да, аерым җыярга. Аннары мин моның белән нәрсә эшләргә икәнен хәл итәм.
Әле бу – бер Самара шәһәре генә, ә Самара өлкәсендә нибары 126 мең татар исәпләнә. Күз алдыгызга китерегез: Казанда күпме татар әдәбияты һәм татар раритетлары юкка чыга!

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
Ә миллионга якын татар халкы яшәгән Башкортстанда күпме кыйммәтле татар әдәбияты утильләштерелә? Безнең бу китап мирасын тулыландыра алуыбызга бернинди гарантияләр дә юк. Әгәр дә без үз телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне сакларга телибез икән, беренче чиратта без китапларны сакларга тиеш, чөнки аларда безнең мәдәни мирасыбыз бар. Ислам әдәбияты күп түгел, шулай да эләгә. Дини әдәбиятны тапшыручы ваемсыз кешеләр дә бар. Без аны җентекләп сортларга аерабыз һәм читкә алып куябыз, сатуга куймыйбыз. Православие әдәбияты бик күп, ул тонналап җыела, әмма без аны киштәләргә дә чыгармыйбыз. Эзотерика һәм башкаларны без сатмыйбыз.
– Чынлыкта, әйе, татар телендә классиканы табу – хәтта Татарстанда да шактый проблемалы, башка төбәкләр турында әйтеп тә торасы юк.
– Нәкъ шулай. Әгәр дә кеше татарча китап укырга тели икән, «әдәбият» яки башка шундый берәр нәрсәне әле таба ала, ләкин «Сугыш һәм солых» яки татар телендәге башка берәр шундый әсәрне табу мөмкин түгел инде.
«Башка диаспоралар татар проектларына карый»
– Төбәктә татарлар саны 130 меңгә якын. Сез диаспораларның татарлар гамәлгә ашыра торган проектларга, шул исәптән сезнең букинистик кибетләрегезгә көнләшеп карауларын телгә алдыгыз. Гомумән, Самара татарлары шәһәр һәм өлкә тормышында нинди урын алып торалар?
– Әйе, бу – чыннан да шулай, әмма шәхсән миңа бик үк аңлаешлы булмаган кайбер моментлар бар. Мәсәлән, бүгенге көндә күп кенә татарлар түбәтәй кияргә ояла, үз һөнәрләреннән ояла, гәрчә чынлыкта бик мөһим эшләр белән шөгыльләнсәләр дә. Кемдер икмәк пешерә, кемдер институтларда белем бирә, юристлар бар, күпләр компанияләр белән җитәкчелек итә яки социаль проектлар белән шөгыльләнә. Минем проект шулай ук коммерцияле генә түгел, ә күбрәк социаль.

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
Ягъни, безнең милләттәшләр Самарада барлык өлкәләрдә диярлек бар, әмма барыбер аерылып тормаска тырышалар. Мәчетләрдәге имамнар да татарлар, укыту белән дә без шөгыльләнәбез. Без һәрвакыт биредә булдык һәм һәрвакыт шәһәр тормышында иң актив катнашучылар арасында булачакбыз.
– Сез, китапларны җентекләп сайлаганнан соң, аларны үзегезнең кибетләрегездә яки бергәлек аша сатабыз, дидегез. Нинди китаплар иң күп сатыла?
– Беләсезме, безнең төп аудиториябез – хатын-кызлар, аларның күбесе 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Хатын-кызлар нигездә кул эшләре, психология турындагы китапларны сатып ала. Бизнес турында ниндидер мотивация бирүче китапларны яхшы алалар.
– Сорау бармы? Бар кеше дә смартфоннарда һәм интернетта утырган бу заманда китаплар һааман да актуальме?
– Шунысы кызык, классиканы нигездә балалар, үсеп килүче буын ала. Һәм нигездә, китапларны яшьләр бик яхшы ала. Шуңа күрә мин алар ничектер үз актуальлеген югалткан дип уйламыйм. Кайвакыт яшьләр турында беренче тәэсир алдаучан була, буялган чәчле, пирсинг һәм наколкалы, ниндидер капчыксыман киемле балалар килә, ләкин бик җитди китаплар алалар. Балалар гомумән хәзер шундый акыллы, әмма кайчак үзләре укыганны әйтергә оялалар. Ничектер бу хәзер модада түгел сыман. Әмма кешеләр әкренләп булса да телефонда вакыт кына уздыруларын аңлый башлады, шуңа күрә аларның кәгазь китаплар укыйсылары килә.
«Техник әдәбият интернетка кертелми, шулай итеп, ул юкка чыга»
– Ә тагын нәрсәгә ихтыяҗ бар?
– Сталин, Ленин хезмәтләренә ихтыяҗ зур, кайберәүләр революциягә кадәрге психологларның эшләрен эзли, чөнки заманча психология нәкъ менә аларга таяна. Техник әдәбиятка зур ихтыяҗ бар, аны ир-атлар ала, чөнки техник әдәбиятны ни өчендер интернетка кертмиләр, һәм ул юкка чыга. Юридик әдәбиятны алмыйлар, ул тиз искерә. Медицина әдәбиятын нигездә студентлар үз коллекцияләре өчен генә алалар. Бу өлкәдә даими рәвештә ниндидер яңалык барлыкка килә, ләкин табиблар иске анатомия дәреслекләрен бик теләп сорыйлар. Детективлар һәм фантастиканы яхшы сатып алалар.

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
– Проектны масштаблаштыру турында уйлаганыгыз бармы?
– Мин бу идеянең бөтен Россиягә таралуын телим. Икенчел чимал белән шөгыльләнүче һәркем мондый букинистик кибет ачу идеясен башында булдырсын иде.
– Ә нинди китаплар кибет киштәләренә түгел, ә сезнең музейга эләгә?
– Беләсезме, без аны музей дип атый алмыйбыздыр, ул күбрәк күргәзмә кебек. Анда без макулатура арасында табылган иске, сирәк һәм раритет басмаларны куябыз. Хәзер анда инде 200гә якын китап тупланды. Кайберләре күргәзмәгә куелмаган да, чөнки урын юк. Ә болай болар – революциягә кадәр яки ХХ гасыр башында басылган барлык борынгы китаплар.
Һәм мин «бу китаплар безнең проект ярдәмендә сакланган» дип горурланып әйтә алам. Аларны кайчак хәтта сатып та алалар, әмма без, кеше аны тагын макулатурага китермәсен өчен, кыйбатрак сатабыз.

Фото: © Рузил Бурангуловның шәхси архивыннан
«Ислам әдәбияты макулатурада сирәгрәк була»
– Сез, дини әдәбият күп, дидегез. Коръәннәр шулай ук макулатурага эләгәме?
– Юк, Аллаһка шөкер, безгә Коръән бик сирәк эләгә. Берничә очракны гына искә төшерә алам: бер тапкыр инде таушалган Иран мусхафы булды, бер тапкыр 1911 елгы Казан басмасының 90 нчы елларда яңадан басылган репринтын таптык (мин аны бер рус юристына бүләк иттем, ул яңа гына ислам динен кабул иткән иде). Вакыт-вакыт Крачковский һәм ниндидер башка авторларның тәфсирләре очрый, ләкин без андый әдәбиятны чыгармыйбыз.
– Кешеләрнең моңа никадәр җиңел каравы кызыксындырган иде.
– Әйе, чынлыкта аз тапшыралар, һәм мин моңа бик шат. Ләкин без сан ягыннан да православларга караганда күпкә азрак бит. Тик мин барыбер безнекеләрнең нәкъ менә ислам әдәбиятын азрак тапшыруына шат.
«Миллиард татар»дан тәрҗемә. Авторы: Айгөл Әхмәдишина