
Сөт аксымы (молочный белок) һәм эремчек суы (молочная сыворотка) – азык-төлек продуктларында еш очрый торган матдәләр. Аны шоколадта да, спортчылар һәм балалар ризыкларында да кулланалар. Бу матдәләрнең шәригать законнарына туры киләме икәнен Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тикшергән.
«Хәләл» стандарты комитетының Шәригать бүлеге карары буенча, сөтне әчеткәндә, «Хәләл» сертификаты булмаган хайваннардан алынган ферментлар кулланмаган очракта, сөт аксымы, эремчек суын куллану рөхсәт ителә.
Хайваннардан алынган фермент мисаллары: сычужный фермент, пепсин, химозин, бозаулар яки дуңгызларның ашказаныннан алынган реннин. Аларны хайваннарның ашказаныннан яки микроблар кулланып ясаулары мөмкин.
Сөт аксымы һәм эремчек суы нинди ризыкларда очрарга мөмкин?
- шоколад, батончиклар, конфетлар, туңдырма, йогырт,
- протеин, гейнер, спорт туклануы,
- балалар ризыклары,
- азыкка өстәмәләр, мюсли, коры ашлар.
Түбәндәге атамаларга игътибар итегез
сывороточный белок (whey protein), сывороточный порошок (whey powder), молочный белок (milk protein), казеин (casein), молочная сыворотка (в том числе восстановленная), изолят, концентрат сывороточного белка, порошок молочной сыворотки.
Бу атамаларны рус телендә калдырабыз, чөнки ризыкларның савытында алар шулай языла.
Әлеге матдәләр барысы да хәләл булырга да, булмаска да мөмкин. Бу аларны ясау ысулына бәйле. Шуны ачыклау өчен, «Хәләл» сертификаты булуын тикшерегез.