Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адвокат Дубайга тур саткан блогерлар эше турында: «Әлегә акчаларын кайтара алучылар юк»

news_top_970_100
Адвокат Дубайга тур саткан блогерлар эше турында: «Әлегә акчаларын кайтара алучылар юк»
социаль челтәрләр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзанлы сәяхәт вәгъдә итеп, бик күп кешеләрне акчасыз да, ялсыз да калдырган блогерлар Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) һәм аның ире Раушан Миңнегалиевны федераль һәм халыкара эзләүгә бирәчәкләр. Бу хакта «Интертат»ка адвокат Руслан Нагиев хәбәр итте.

«Интертат» мошенниклыкта гаепләнүче блогерлар эшенең бүгенге көндә нинди стадиядә булуын белергә теләп шалтыратты.

Кешеләрне алдауда гаепләнүче ирле-хатынлы блогерларга карата җинаять эше былтыр көз ачылды.

«Гаепләнүчеләрне башта – федераль, алга таба халыкара эзләүгә бирергә җыеналар. Эзләү барганда, алар кулга алынганчы, тикшерү эше вакытлыча туктатылып торачак, дип уйлыйм. Бу – гадәти процесс», – дип белдерде Руслан Нагиев. Адвокат сүзләренчә, зыян күрүчеләрдән кабул ителгән барлык гаризалар берләштерелеп, Чаллының эчке эшләр идарәсендә каралачак, чөнки блогерлар эшчәнлегеннән зыян күрүчеләрнең иң күбе – Чаллыдан.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Руслан Нагиев әйтүенчә, бүгенге көндә матди зыян күләме 24 миллион сумнан артып киткән. Зыян күрүчеләр саны 900 кешедән артык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк – зыян күрүчеләр саны, зур темплар белән булмаса да, һаман арта бара. Шушы көннәрдә генә дә, блогерларны мошенниклыкта гаепләп, тагын 3 кешедән гариза килгән.

Күптән түгел генә Илүсә Фәләхова үзенең сторисларында ялга килә алмаган туристларга, әкренләп, акчаларын кире кайтара башлаулары хакында сөйләгән иде. Адвокат зыян күрүчеләр белән даими элемтәдә торуын әйтте. «Миңа мәгълүм булганча, әлегә акчаларын кире кайтара алган кешеләр юк», – диде ул.

Руслан Нагиев әйтүенчә, хәзер гаепләнүчеләрне табып, кулга алуларын көтәргә кирәк. Тикшерү эше дәвам итәчәк.

Әле җинаять эше кузгатылганчы, алдагы интервьюларында Руслан Нагиев «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган очракта, блогерларга 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган булуы хакында әйткән иде. «Монда мин «мошенниклык» маддәсе буенча җинаятьнең барлык билгеләрен дә күрәм. Туристлар акчаларын блогерларның шәхси картасына күчергән, туристлык хезмәтен күрсәтү өлкәсендә бу рөхсәт ителми. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү турында бернинди килешү дә юк, алар төзелмәгән», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында.

Руслан Нагиев блогерлар мәҗбүри рәвештә Татарстанга кайтарылырга – экстрадицияләнергә мөмкин булуын да әйтте.

Адвокат сүзләренчә, Илүсә Фәләхованың әле күптән түгел генә ана булуы да җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Бу аңа җәзаны йомшартырга гына мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, блогер Илүсә Фәләхова узган ел башында Дубайга ире Раушан һәм бер төркем блогерлар белән күченгән иде. Алар белән бергә киткән блогерларның күбесе кире Россиягә әйләнеп кайтты. Илүсә белән Раушан исә, үзләренең популярлыкларыннан файдаланып, Дубайга арзан бәягә турлар тәкъдим итә башладылар. Ял итәргә килүчеләр өчен төрле экскурсияләрне дә үзләре оештырдылар. Турлар сатуны тагы да уңышлырак итү өчен, татар эстрадасы йолдызларын да кулландылар. Популяр җырчылар гаиләсе блогерлар аша Дубайда булып кайтты, ялның мондый төрен үтереп мактады.

«Бизнес»лары берничә ай гөрләп барганнан соң, блогерлар сатып алынган турларның вакытларын күчерә башлады, һәм туристлар арасында ялга да бара алмаучылар, шул ук вакытта түләгән акчаларын да кире кайтара алмаучылар барлыгы ачыкланды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзан бәядән путевка сатып алып алданучылар күпләп полициягә мөрәҗәгать итә башладылар. Ялсыз да, акчасыз да калган кешеләрнең кайберләре путевканы нәкъ менә җырчылар мактаганга шикләнмичә алуларын белдерде. Блогерларны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм алар бизнесларын ябарга мәҗбүр булды.

Әлеге эшне тикшерүгә адвокат Руслан Нагиев алынды. Ул бу вакыйгаларны җентекләп өйрәнеп, зыян күрүчеләр санын исәпләп чыгарды һәм аларның акчаларын кире кайтару мөмкинлеге булуын әйтте.

Илүсә башта журналистларның сорауларына җавап бирмәде, аннары видеомөрәҗәгать чыгарды. Блогер әйтүенчә, кешеләрнең алдануында журналистлар, аерым алганда, «НТР» каналы гаепле икән. «НТР» телеканалының безнең турыда тапшыру чыгаруыннан башланды. Алар, бернинди дәлилләре булмаган килеш, безнең эшне «пирамида», ә безне «мошенниклар» дип атадылар», – дип сөйләде ул. Илүсә белән Рушан үзләренең бер тиен акчасыз калулары хакында хәбәр итте. Үзләренең бик начар шартлардагы фатирда яшәүләрен күрсәттеләр. «Ашарга алыр өчен барлык алтыннарыбызны сатарга туры килде», – дип сөйләделәр. Сәхифәләрен көне-төне алып барган блогерлар, берара, бөтенләй сторисларга чыкмый башлады. Тик тынлык озакка бармады, реклама аша да керем алырга ияләшкән блогерлар янәдән активлашты.

Фото: © социаль челтәрләр

Башта блогерлар җенси тормышларының нечкәлекләре турында сөйләп популярлык казанмакчы булдылар. 10 мең сум түләп, үзләренең яшерен Телеграм-каналларына теркәлергә тәкъдим иттеләр. Имеш, шунда теркәлүчеләр аларның интим тормышларын карый алачак. Шау-шу фонында сәхифәләрен караучылар саны артуны сәбәп итеп, эшмәкәрләрне үзләренә реклама бирергә өнди башладылар.

Ноябрь ахырында Илүсә «бизнес»ны торгызырга булдык» дип хәбәр итте. «Горурланып әйтәм – без яңадан турлар сата башлыйбыз. Моны хәтта турлар дип тә әйтеп булмый. Без, ял итәргә килгәндә, сезнең ярдәмчеләрегез булачакбыз. Бездән турлар алып ял итеп кайтканнар, сезнең яңадан Гарәп Әмирлекләренә ялга килү мөмкинлегегез бар. Без сезгә иң түбән бәядән билетлар табарга, кунакханә сайларга ярдәм итәчәкбез. Каршы алабыз һәм сезнең ялны оештырабыз. Элекке турлар өчен акчаларын көткән кешеләр барысы да вәгъдә ителгән вакытта үз акчаларын алачак», – дип ышандырды блогер.

Әле шушы көннәрдә генә Илүсә белән Раушан беренче тапкыр әти-әни булды. Блогерлар бәби көтү, бәби табу темасы белән дә шактый караулар җыйды.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100