Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәләхова башкаларны да Дубайга чакыруын дәвам итә

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәләхова башкаларны да Дубайга чакыруын дәвам итә
Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары Илүсә Фәләхова белән аның ире Рушан, шулай ук аларның дуслары бизнес ачарга җыенган иде. Алар барысы бергә берара фабрика ачарга уйлады, хәтта җиһазларны арендага алырга җыенган бинага күчерде, иртә таңнан торып, эшчеләрне дә ташып йөрделәр. Әмма бина бу эш өчен туры килмәде. Алар башка бина эзли башлады, бер очтан, барысы бергә яшәү өчен йорт та карап йөрделәр. Алар, йортта яшәү фатир арендалап яшәүгә караганда арзангарак чыгачак, дип санап чыгарган иде.

Хәзер инде алар кул хезмәте белән акча эшләү уеннан да кире кайткан. Бизнесны элекке хуҗасына кире кайтарганнар.

«Без – менторлар. Без 5 меңнән артык кешенең тормышын үзгәрттек. Без «грамотный киләчәк» сатабыз. Биредә сез фикерләвегезне үзгәртәсез һәм белем туплыйсыз. Бик «текә» программа тәкъдим итәбез. Сезгә бернәрсә өчен дә кайгырасы булмый. Ташламалы билет һәм программа 11 апрельгә кадәр генә гамәлдә булачак. 300 мең сумга билет бәясе һәм программа буенча яшәү дә кергән. Бу сумма 7 көнгә 1 кешегә исәпләнгән. Әгәр дә бронь ясарга теләүчеләр бар икән, алдан түләп кую мөмкинлеге, шулай ук кичектереп түләү системасы (рассрочка) да эшли», – дип хәбәр итә яңа идея, акча эшләү белән янган блогер.

Хәтта Дубайга шушы программа белән килүчеләрне каршы алачак машина фотосы да куелган. Апартаментларда гына яшәтәчәкләр. Анда килеп сезне алып китәләр һәм кайтарып куялар. Әле бу бәягә 3 тапкыр ашау да кертелгән. 

Бу гадәти булмаган сәяхәт булачагы һәм мондый тәкъдим башка беркемдә дә булмавына 100 процент гарантия дә бирә блогер.

«Безгә төрле тормыш хәлендә калган һәм төрле проблемалары булган кешеләр килде. Бер менторыбыз ире белән аерылышырга теләп килде. Бөтенләй икенче романтик мөнәсәбәтләр төзеде. Икенчесе гаиләдә проблемалары: аны апасы һәм әнисе ничек теләгән шулай «кулланган». «Менә мин үләм, син гаепле булачаксың», – дигәннәр. Нәтиҗәдә, барсы белән дә яхшы мөнәсәбәтләр төзеде. Кемдер балага уза алмаганга килде. Нәтиҗәдә, 4 кеше әни булу бәхетенә иреште», – дип яза социаль челтәрдәге сәхифәсендә Мамадыш кызы Илүсә Фәләхова.

Әлегә Дубайга чыгып китүчеләр табылганы турында хәбәр ителми, ә кызыксынып сораучылар бар икән.

Дубайга күченгән блогер Илүсә Фәләхованың әти-әнисе, туганнары белән аралары суынган

Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2023
    Исемсез
    Шарлатаннар Дубайда чәчәк атмакчы була дип язсагыз, яхшырак булыр иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100