Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга турлар саткан Илүсә: «Ашарга алыр өчен алтыннарыбызны саттык»

news_top_970_100
Дубайга турлар саткан Илүсә: «Ашарга алыр өчен алтыннарыбызны саттык»

Дубайга турлар сатып, кешеләрне алдауда гаепләнүче блогерлар Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева һәм аның ире Раушан инде атнадан артык сторисларга чыкмый иде. Кичә Илүсә беренче тапкыр туры эфир үткәреп, үзләре эләккән ситуациягә аңлатма бирде. Халыкка комментарийлар язу мөмкинлеген дә япмады. «Бомба» исеме белән танылган популяр блогерның туры эфирын кичә 12 меңнән артык кеше караган. Урамда диярлек калган блогерлар хәзер бу форсатны да кулдан ычкындырмаска маташалар. Алар эшмәкәрләрне үзләренә ташлама белән реклама бирергә өнди.

Моңа кадәр Илүсәнең «Татар-информ»га комментарий бирүдән баш тартуы аркасында, аның аңлатмасын укучыларга җиткерә алмаган идек. Шул сәбәпле, «Интертат» блогерның вакыйгага карашын ул туры эфирда сөйләгәннәргә таянып тәкъдим итәргә булды.

  • Блогер, эстрада йолдызларын да рекламада кулланып, Дубайга арзанга турлар сатты. Баштагы мәлдә Дубайга бара алучылар булса да, соңыннан ул турларның вакытын күчерә башлады. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыкка килде. Адвокат Руслан Нагиев әйтүенчә, зыян күрүче 915 кеше бар, матди зыян күләме – 24 млн 545 мең сум.
  • Руслан Нагиев әйтүенчә, кешеләр акчаны блогерларның шәхси карталарына җибәргән. Адвокат әйтүенчә, монда мошенниклык билгеләре бар, моның өчен 10 елга кадәр хөкем итү каралган. Руслан Нагиев, җинаять эше кузгатылган очракта, блогерлар мәҗбүри рәвештә Татарстанга кайтарылырга мөмкин булуын да әйтте.
  • «Матди зыянны каплау гына җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Бу – аларның гаебен йомшарта гына ала», – дип аңлатты адвокат.

«Өстебезгә тонналап пычрак коелган вакытта да бу дөньяда яхшы кешеләр булуына ышанабыз»

Блогерның җавабы ике урында – сториста һәм туры эфирда яңгырады.

– Сүзне безнең бүген урамда утырып калуыбыздан башлыйсым килә. Без әлеге минутта менә шундый фатирда кунабыз, әмма урамда калу ихтималыбыз да зур иде. Ни өчен без урамда калдык соң?

Бүгеннән мин сторисларга чыгып, үзебезнең ничек, кайда яшәвебезне күрсәтеп барачакмын. Без элеккечә үк Дубайда. Каядыр китү, качудан мәгънә юк. Әйе, безгә каршы көрәш алып барган кайбер кешеләр безне җиңде. Сезнең барысы да килеп чыкты. Әмма эш шунда – без беркем белән дә көрәш оештырмадык. Бары тик чын күңелдән, йөрәгебез кушкан эш белән шөгыльләндек. Без бу эшне яраттык. Һәр кунагыбызны, һәр туристны яраттык. Хәтта безне пычракка күмгәннән соң да без сезне яратудан туктамадык.

Нәрсә булды соң? Без үзебезнең язылучыларыбызны Дубайга кунакка чакыра башладык. Мин әле беренче клиентларыбызны да яхшы хәтерлим. Алар безнең якын дусларыбыз иде. Без аларга төрле экскурсияләр оештыра, шәһәрне күрсәтә башладык. Безгә бу ошый башлады. Алар елмаеп киләләр һәм искиткеч зур энергия туплап кайтып китәләр иде. Беренче кунакларыбыз белән әле дә элемтәдә торабыз. Алар килгәч, без бәби көткәнебезне белдек. Менә шундый матур мизгелләрне бергәләп кичердек.

Клиентларыбыз саны көннән-көн арта барды. Төн йокламый, ашамыйча, үзебезне тулысынча кунакларга багышлаган көннәр дә булды. Без барысын да чын күңелдән эшләдек. Кемнедер алдау, кемдәдер негатив тәэсирләр калдыру ниятебез юк иде.

Хәтта әлеге, өстебезгә тонналап пычрак коелган вакытта да бу дөньяда яхшы кешеләр булуына ышанабыз.

Безнең дә хаталар булды. Без эшмәкәрләр түгел, икебезнең беребез эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кеше түгел. Кеше ялгышмый, абынмый тормый. Әмма син танылган блогер булганда, бу тагы да авырлаша.

Барысы да НТР телеканалының безнең турыда тапшыру чыгаруыннан башланды. Алар, бернинди дәлилләре булмаган килеш, безнең эшне «пирамида», ә безне «мошенниклар» дип атадылар. Әлеге тапшыруны күпләр карады, һәм бу хәлләр башланып китте. Безнең моңа кадәр дә акчаны кире кайтарулар булган иде. Чөнки 1 августның турларын 15енә күчердек. Моның сәбәбе – безнең рәсми лицензия ясатып йөрүебез иде. Нәкъ шул вакытта НТР тапшыруны күрсәтте һәм безгә һәр икенче клиентыбыз, акчаларын кире кайтаруны сорап, хат яза башлады: «Без сезгә ышанмыйбыз, тапшыруны карадык, бүген үк акчаларыбызны кире кайтарыгыз…».

Әлеге эфирны тавык суалчанны кабып йөгергән тизлектә тараттылар. Бер кеше дә моның дөресме, ялганмы икәнлеген тикшереп тормады. Безнең турыда иң ялкау кеше генә язмыйча калгандыр .

Менә шуннан соң без эшебезне туктатырга мәҗбүр булдык. Чөнки алга таба эшләү инде мөмкин түгел иде. Әкренләп, акчаларны кире кайтара башладык. Бу эш кешеләр системаны тулысынча җимергәнче дәвам итте», – дип сөйләде Илүсә.

Аның сүзләренчә, ул хәзер ире белән бик начар шартларда көн күрергә мәҗбүр.

– Шул. Менә шундый тарих. Кызык булдымы? Безгә бер дә кызык түгел. Ә юк, кызык. Безнең тормышта хәзер яңа этап башлана, яңа эра. Без хәзер Дубайда көн күрәбез. Вакыты белән бик авыр. Без бу проблемаларны хәл итәргә тырыштык, шуңа сторисларга чыкмадык.

Нигә акчаларны кире кайтармыйсыз, дип сорыйсыз. Карталарыбызның блокка эләгүе турында ишеткәнсездер. Карталарыбыз аз түгел иде… Аларның күбесе «блок»та, һәм без андагы акчаларны куллана алмыйбыз.

Дубайда син берәр эш белән шөгыльләнсәң, мәсәлән, арендага машина алсаң, аның өчен 1 айга түләп куярга һәм килешү төзергә тиешсең. Аны 10 көннән кире кайтарырга уйласаң да, сиңа калган акчаларыңны кире кайтармаячаклар.

Без дә, кунакларны каршы алу өчен, фатирлар, машина арендалары өчен акчаларны алдан түләп куйган идек. Бу акчалар броньда ята. Бәлки, күпмедер өлешен кире кайтару мөмкин булыр. Биредә килешүне өзү җиңел түгел, алар монда бөтенләй башка дәрәҗәдә төзелә, – дип аңлата ул.

«Утырырга язган икән, димәк, утырачакмын. Баламны да шунда табармын»

Блогер сторисларда соңгы алтыннарын сатып, ашарга алулары турында да сөйләде. Моннан тыш, аның сүзләренчә, аларның аренда өчен түләргә дә акчалары юк – йорт арендасының өчтән бере генә түләнгән, аларга документларын йорт хуҗасына калдырырга туры килгән.

«Без бүген, барыбызга да ашарга алыр өчен, алтыннарыбызны саттык. Монда 3400 дирхам чыкты. Бу 100 мең сум тирәсе», – дип язган ул социаль челтәрдә.

Аңа кадәр ул видео төшергән, анда ул туй балдагын да сатарга җыенуын әйтә.

«Монда безнең алтыннарны кабул итәләрме-юкмы, без белмибез, ләкин без әзерләнеп куйдык. Иртәгә иртә белән аларны сатарга барабыз. Монысы – бер йөзек, монысы – Рушан миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган йөзек. Бу – минем туй балдагым. Монысы – чылбыр. Монысы – Ләйсәннеке. Болары – Ларисаныкы», – дип күрсәтеп чыга алтын эшләнмәләрен Илүсә.

Ул төшергән стористлардан күренгәнчә, аларга алтыннарын гына түгел, техника да сатарга туры килгән.

«Кичә без бөтен алтыннарыбызны, 2 телефонны, Ләйсәннең фотоаппаратын саттык. Без яшәячәк өй өчен түли алдык. Ләкин аның өчтән берен генә түләдек. Бүген кичкә кадәр калган өлешен түләргә кирәк. Болай түләргә ризалык алуы бик авыр булды. Аббаска (йорт хуҗасы ред.) документларны биреп торырга туры килде. Монда мондый нәрсәләр бик җитди», – дип яза ул. Шушы сүзләр белән шушы видеосын урнаштырган.

Видеода ул: «Менә стенада таракан йөрүен карап утырам. Таракан күрмәгән кешеме әллә мин? Авылда яшәдек бит гомер буе, күпме ел. Бүген кызлар без яшәячәк йортны җыештырырга китте, әмма аңа әле түләнмәгән», – дип сөйли.

Шулай ук Илүсә Миңнегалиева түбәндәге сүзләрне дә язган.

«Мин беркайчан да җаваплылыктан качмадым. Бөтен эшләгән эшем өчен җавап бирәчәкмен. Сезнең алда түгел. Аллаһ каршында. Миңа моның өчен утырырга язган икән, димәк, утырачакмын. Баламны да шунда табармын. Аллаһ моңа юл куйса.

Мин кешеләр судыннан курыкмыйм, Алладан куркам. Мин кайдадыр гөнаһ кылдым икән, димәк, моның өчен җавап бирәчәкмен.

Безне батырырга, җиңәргә тырышкан кешеләр, шатланыгыз. Сез җиңдегез. Әйе, безнең проектыбыз юк дәрәҗәсендә. Бу проект белән без кешеләрне монда алып килергә, дөньяны күрсәтергә теләдек.

Иң мөһиме – сезнең белән бит берәү дә көрәш алып бармады. Безгә болар берсе дә кирәкми. Без янып-көеп эшли торган эшебезне генә эшләдек. Үзебезнең тормышыбыз турында онытып эшләдек.

Үпкәләттеме? Юк. Хәтта бездән «текә» ял алган кешеләр дә булмаган нәрсәләр уйлап чыгарып, башка төрле итеп китереп чыгардылар. Без ул кешеләр өчен йокламый идек, менә шуны аңлау, әйе, үпкәләтә.

Төптән чыгарга бер генә юл бар – өскә. Мин, борчылып торган кешеләрне онытып, сезгә (социаль челтәрдә язылучыларына ред.) чыгарга курыктым. Ул кешеләр безнең өчен иде, бернигә дә карамастан, безгә ышанды.

Бу – мәгълүмати сугыш. Авылның башында усырсаң, авыл ахырында «астына тычкан» дип әйтәчәкләр. Шулай килеп чыкты да», – дигән уйлары белән уртаклашты ул.

Аннары ул аларга кемнеңдер 2000 сум акча күчергәнен күрсәтә. «Бүгенгә ашарга таптык. Кичә Рушан әйтә: «Кызык, без кайчан миллионер булырбыз микән? Күпме вакыт эчендә?». Сез хәзер моны үзегез күреп торачаксыз. Һәр адымны күрсәтеп барачакбыз», – дип язып калдырган блогер.

Илүсә, тур сатып алып, бармый калучыларның 2024 елның 1 августына кадәр акчаларын кире алачакларын әйтә.

Блогер Илүсә яңа проект башлый

Илүсә туры эфир барышында өр-яңа проект ачарга җыенуларын да хәбәр итә.

– Без гомер буе көрәшә алмаячакбыз. Шуңа күрә яңа проект булдырырга уйладык. Акчаларны кире кайтару дәвам итәчәк. Әмма без барысын да өр-яңадан башлыйбыз. Проектыбыз турында иртәгә сөйләячәкбез, – дип тәмамлаган ул сүзен туры эфирда.

Сторисларында блогер Дубайга килгән чагында блог белән генә көн күрүен әйтте. Хәзер дә шул эшчәнлеген дәвам итәргә җыенуын, «ашарга акча эшләү» өчен яңа проект башларга исәбе барлыгын белдерде. Аннан килгән керемнәрнең бурычлар капларга китәчәген дә әйтеп уза. Ул баттлга чакыра, чөнки хәзерге вакытта аны бик күп кеше карый, ди. «Андый көрәш – баттл өчен кимендә 200 мең алалар, ә бүген сатып алган кеше «нибары бүген генә» 50 мең сум гына түлиячәк», – дип яза.

Бу темага:

Блогер Илүсә Фәләхова, фатирын һәм машинасын сатып, Дубайга күченеп китәргә җыена

Татар блогерлары Дубайга күченергә җыена: чынлап та китәләрме, әллә коткы таратумы?

Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары тормышында «бум»: кияү, бәби, сыер

Илүсә Фәләхованың үзенчәлекле туе күпмегә төшкән?

Дубайга күченеп киткән Илүсә Фәләхова: «Тагын да күбрәк күз яше булачак»

Арзан бәягә тур сатып алучыларның ни сәбәпле коры калулары турында блогерның үз аңлатмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100