Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга ялган турлар саткан блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева улының исемен әйтте

news_top_970_100
Дубайга ялган турлар саткан блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева улының исемен әйтте
социаль челтәрләр

Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә Фәләхова һәм Раушан Миңнегалиев улларына нинди исем кушканны әйтте.

«Безнең исемебез бар! Алим дип куштык.

Алим, Галим – гарәпчәдән «барысын да белүче», «белемле кеше» дигәнне аңлата. Мөселманнарда киң таралган исем.

Малай булачагын белү белән үк әлеге исемгә тукталдык. Азиз һәм Алим арасыннан сайладык. Азиз – артык яңгырашлы кебек. Тынычрак исем кирәк иде.

Хәзер сез дә улыбызның исемен беләсез инде», – дип язган Илүсә үзенең блогында.

Илүсә балага исемне әтисе кушуын, бу вакытта аның бик дулкынлануын да сөйләгән.

  • Блогерлар Дубайга ялган турлар сатып, 900 дән артык кешене алдауда гаепләнә, зыян күләме 25 миллион сумнан артык. Адвокат Нагиев блогерларның бу эшчәнлеген «мошенниклык» дип атады, аларга карата җинаять эше кузгатылган. Шуңа да карамастан, алар турларны сатуны дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100