news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова әни булачагын хәбәр итте

news_top
Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова әни булачагын хәбәр итте
Фото социаль челтәрдән

Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова шатлыгы белән уртаклаша. Ул ире Рушан белән тиздән әти-әни, ә Мамадыш кодалар белән Азнакай кодалар беренче тапкыр әби-бабай булачак.

Блогер тест ясаганнан соң хис-кичерешләрен видеода төшергән. «Безнең тормыш инде элеккечә булмаячак. Барлык туганнарга хәбәр иттек, аларның хис-кичерешләрен төшердек. Без бу хакта хыялландык, бу – көтеп алынган бала», –дип язган Илүсә Фәләхова.

Блогерның язылучылары яшь гаиләне куанычлы хәбәрләре белән котлаган. Шулай ук тестагы полосаның икенчесе ачык күренмәве, шундый кечкенә срокта бөтен дөньяга белдертмәү хәерле булуы, 9 ай күтәреп йөрисе барлыгын да искәртүчеләр бар.

Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән.

Дубайга күченгән блогер Илүсә Фәләхованың әти-әнисе, туганнары белән аралары суынган.

Блогер Илүсә Фәләхова башкаларны да Дубайга чакыруын дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар