news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән

Илүсә Фәләхова – Мамадыш районы кызы. Күптән түгел ул социаль челтәрендә Дубайга күчүе турында хәбәр иткән иде.

news_top
Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән

Илүсә Фәләхованың бүгенге көнне 170 мең караучысы бар. Ул – танылган блогер. Бүген ул: «Без инде бер тәүлек дәвамында Дубайда», – дип язган.

Блогер сүзләренчә, Дубайга очып төшкәч, алар башта кая барырга белмәгәннәр. «Каршылыклар мондагы тормышның нинди булуын аңлар өчен, Дубай ритмына кереп китәр өчен кирәк. Аннан соң без күбәү бит, шуңа күрә безгә җиңелрәк тә», – ди ул.

Барлыгы алар 8 кеше икән. Күчү карарына алар барысы да бергә килгәннәр. «Әлегә фатир арендаладык. Виллага күчәргә планлаштырабыз. Яшәү урынын табу мәсьәләсе катлаулы монда, чөнки Россиядән килүчеләр күп», – дип сөйли блогер.

Илүсә әйтүенчә, Дубайда алар өчен яңа булган законнар күп. Мәсәлән, анда сагыз чәйнәргә яки кулга-кул тотынышып йөрергә ярамый икән. 

Инглиз телен ватандашларыбыз Казанда ук өйрәнә башлаган. Балаларының чит илгә күчүләрен әти-әниләре бик хуплап бетермәсәләр дә, каршы килүче булмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар