Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлем Дубай белән таныштыра: «Кунакханәдә ике кешегә бер төн 9-11 млн сум»

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлем Дубай белән таныштыра: «Кунакханәдә ике кешегә бер төн  9-11 млн сум»
Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов Татарстан блогерлары – Рушан һәм Илүсә тәкъдим иткән тур буенча Дубайда ял итә. Рушан аларны шәһәр буенча машинада йөртә һәм белгәннәре турында сөйли.

Иҗади гаилә чүлдә машинада һәм дөядә йөри. Машина белән су астыннан салынган юлдан да узалар. Боз комплексында хоккей белән шөгыльләнүче балалар янында булалар. Анда Данис Зарипов белән очрашалар, аралашалар, фотога төшәләр.

«Бик чиста, матур, бай шәһәр. Шәһәргә кертелгән инвестицияләр шаккатыра.

Бу кунакханә – дөньяда иң кыйммәтлесе. Аның ачылышын социаль челтәрдә карап барган идем. Анда махсус кунак Бейонсе 4-5 җыр җырлап, шоу ясап, 23 млн доллар эшләде», – дип язган Гүзәлем.

Видеода күренгәнчә, «Бу планетадагы иң кыйммәтле кунакханәдә бер төн күпме тора дип уйлыйсыз?» – дип сорый Рушан.

Гүзәлемнең «100-200 мең сумдыр» дигән җавабыннан Рушан көлеп куя. «Премиум сегментта 1-2 кешегә 1 төн 9-11 млн сумга чыга. Бер төн...» – дип, кунакларны шаккатыра ул.

«Безнең гонорарлар белән омтылыр җирлек бар икән», – дип көлә Салават Миңнеханов.

«Дубай Марина урамнары. Шундый зур, биек йортлар монда. Төзеп тә караганнар. «Биюче» фонтаннарны да үз күзләрең белән күрергә кирәк.

«Биредә зур «күзәтү тәгәрмәче» эшләми. Кемдер «запас частьлар көтәләр», «кемдер бик авыр, җирне утырта» дип сөйли.

Чүлдә көн азагында туристлар җыела торган урын бар, шоу-программа карыйлар, кичке аш ашыйлар. Дубайда иң биек 828 метрлы «Бурдж-Хәлифә»дә булдык. Дубай илһамландыра. Башка әллә нинди идеяләр килә», – дип язган Гүзәлем социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

 

Фото: © Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    боларны департировать итэргэ кирэк, ничэ ай инде мобилизассиядэн качып яталар гэрэп илендэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100