news_header_top
news_header_bot
Дин
  • 06:43
    20 май 2017
    Компьютер уеннары дин тарафыннан рөхсәт ителәме? (сорау-җавап)
    “Ирем интернетта бик озак итеп танк, сугыш уеннары уйнарга ярата. Ә минем аның белән күбрәк буласым, сөйләшәсем килә. Шул сәбәпле, гаиләдә еш кына тавыш чыга. Бу уеннар дин тарафыннан рөхсәт ителәме?”- укучыбыз Зиләнең бу соравына Казан шәһәре Совет мөхтәсибәте, "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин җавап бирә:
    Компьютер уеннары дин тарафыннан рөхсәт ителәме? (сорау-җавап)
  • 07:07
    10 май 2017
    Бүген Бәраәт кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн
    Шәгъбән ае дәвам итә. Бу ай Ислам динендә изге айларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. аның турында: “Шәгъбан – минем аем, Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае, Рамазан – минем өммәтемнең ае”, - дигән. Динебез тарихындагы мөһим вакыйгалар белән дә үзенчәлекле ул: Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тоту тиешлеген хәбәр итә, кыйбланың үзгәртелүе, Бәраәт кичәсе (миляди календаре буенча 10 май киче) дә Шәгъбән аена туры килә.
    Бүген Бәраәт кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн
  • 10:07
    9 май 2017
    Җомга көнне мөселманга нәрсә эшләргә ярамый? (Сорау-җавап)
    Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде.
    Җомга көнне мөселманга нәрсә эшләргә ярамый? (Сорау-җавап)
  • 09:15
    3 май 2017
    Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
    Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау – дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?” Сорауга Казан шәһәренең "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә:
    Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
  • 08:55
    2 май 2017
    Психолог Һава Шәйдуллина: Ходай белән мөнәсәбәт безгә психологик куркынычсызлык хисе бирә
    Ходай белән мөнәсәбәт - ышанычлы ияләшү булганда, кешедә элек булган яраларны дәвалау өчен куәтле ресурс барлыкка килә, дип саный “Бәхет ачкычы” иҗади төркеменең тәрбияче-методисты, психолог Һава Шайдуллина. “Интертат.ру” белгечнең бу уңайдан әйтелгән фикерләре белән бүлешә.
    Психолог Һава Шәйдуллина: Ходай белән мөнәсәбәт безгә психологик куркынычсызлык хисе бирә
  • 09:01
    29 апрель 2017
    Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярыймы? (сорау-җавап)
    “Хәзер минем иң якын дустым мәчеткә йөри. Әмма безнең дуслык сүрелә башлады, чөнки тормышка карашларыбыз үзгәрә. Ул миңа: “Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярамый!” - ди. Бу, чыннан да, дөресме?”
    Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярыймы? (сорау-җавап)
  • 08:59
    24 апрель 2017
    Өйләнергә телим, ләкин әти-әни каршы (сорау-җавап)
    «Әти- әни рөхсәтеннән башка гаилә кору гөнаһ саналамы?» Яшел Үзәндә яшәүче Маратның соравына җавапны Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә.
    Өйләнергә телим, ләкин әти-әни каршы (сорау-җавап)
  • 09:03
    14 апрель 2017
    Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (Сорау-җавап)
    "Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?
    Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (Сорау-җавап)
  • 09:05
    11 апрель 2017
    Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
    Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога.
    Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
  • 09:08
    7 апрель 2017
    Ирем намаз укуыма каршы, миңа нишләргә? (сорау-җавап)
    «Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», - ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?»
    Ирем намаз укуыма каршы, миңа нишләргә? (сорау-җавап)
  • 09:19
    4 апрель 2017
    Хөсетлек җанны ашаса, нишләргә? (сорау-җавап)
    Хөсетлек җанны ашый торган хис. Ләкин кеше үзе моның шулай икәнен танымаска да мөмкин. Хөсетлек утында янган якын кешеңә ничек булышырга мөмкин?
    Хөсетлек җанны ашаса, нишләргә? (сорау-җавап)
  • 09:13
    31 март 2017
    Иремә карата суындым, нишләргә? (сорау-җавап)
    «Иремне ир-ат буларак яратудан туктадым. Ул миңа дус, балаларымның әтисе буларак якын. Өч балабыз бар, алар хакына түзәм. Үз-үземне интектереп, мин аның белән яшәүне дәвам итәргә тиешме?
    Иремә карата суындым, нишләргә? (сорау-җавап)
  • 09:17
    28 март 2017
    Тәмәке тарту тәһарәтне бозамы? (сорау-җавап)
    Укучыбыз – Казаннан Рафил сорау язып җибәргән: «Мин күптән түгел намаз укый башладым. Тик шулай да кайбер начар гадәтләрдән тиз генә арынып булмый икән. Мин көнгә берничә тапкыр тәмәке тартам. Бу таһәратне бозамы? Тәмәке тартканнан соң тәһарәтне яңарту кирәкме?”
    Тәмәке тарту тәһарәтне бозамы? (сорау-җавап)
  • 09:24
    24 март 2017
    Өшкерүче җеннәргә каршы ничек көрәшә: Фәрит хәзрәт Кадыйровтан мастер-класс
    Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. Фәрит хәзрәт Intertat.ru хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде һәм өшкерү тәртипләрен күрсәтте.
    Өшкерүче җеннәргә каршы ничек көрәшә: Фәрит хәзрәт Кадыйровтан мастер-класс
  • 09:23
    17 март 2017
    Исламда мәет яндыруга нинди караш? (Сорау-җавап)
    "Зур шәһәрләрдә мәет җирләү елдан-ел авыр мәсьәләләрнең берсенә әверелә бара. Якын дустыбыз кинәт кенә үлеп китте. Зиратларда урын таба алмый интектек. Крематорий булса, яхшырак булмас идеме икән?"
    Исламда мәет яндыруга нинди караш? (Сорау-җавап)
  • 09:25
    16 март 2017
    Күз тиюдән саклый торган 7 дога
    Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.
    Күз тиюдән саклый торган 7 дога
  • 10:01
    9 март 2017
    Балаларга ризык, таксистка – тәгәрмәчләр, хуҗага – төшендә пәйгамбәрне (с.г.в.) күрү бәхете (булган хәл)
    Сәлимә 3 баласы белән иреннән тол калды. Хәләленнән калган байлык, берникадәр вакытка җан асрарга җитсә дә, тора-бара тиз бетте. Балалары кечкенә булу сәбәпле, яшь хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга?
    Балаларга ризык, таксистка – тәгәрмәчләр, хуҗага – төшендә пәйгамбәрне (с.г.в.) күрү бәхете (булган хәл)
  • 09:28
    7 март 2017
    Мөселман хатын-кызларын 8 Март белән котларга ярыймы? (сорау–җавап)
    «Гаилә дусларыбыз намазга басты. Дустымның хатынын 8 Март бәйрәме белән котларга ярыймы икән? Гомумән, дөньяви бәйрәмнәргә диндә нинди мөнәсәбәт?» – дигән сорауга дин әһелләре ничек җавап бирә.
  • 09:36
    3 март 2017
    Яшь егет аерылган хатынга өйләнә аламы? (сорау-җавап)
    «Мәхәббәтнең күзе юк, диләр. Мин кияүдән кайткан кызга гашыйк булдым. Иптәшләрем: «Ул синнән күпкә өлкәнрәк бит, яшь кызлар беткәнмени?..» – дисәләр дә, исем китми. Әти-әни дә ачулана. Шуңа гына борчылам... Яшь егетнең аерылган хатынга өйләнүе гөнаһ түгелме? Бу уңайдан, дин белгечләре нәрсә киңәш итә?».
    Яшь егет аерылган хатынга өйләнә аламы? (сорау-җавап)
  • 10:06
    27 февраль 2017
    Корбан ите кайнаган суны түгәргә ярыймы? (Сорау-җавап)
    «Ислам динендә исрафны өнәп бетермиләр. Табипларыбыз еш кына майлы ризыктан тыелырган куша. Итле аш пешергәндә дә, беренче кайнап чыккан шулпаны түгәргә диләр. Корбан итен дә шулай иткән чак була бит. Бу гөнаһ һәм исрафка кермиме? Әлеге сорауга мулла ничек җавап бирер икән», - дип яза редакциябез почтасына Казан шәһәрендә яшәүче Расыйха Закирҗанова.
    Корбан ите кайнаган суны түгәргә ярыймы? (Сорау-җавап)
  • 09:39
    14 февраль 2017
    Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (Сорау-җавап)
    “Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый алмыйм. Миңа нишләргә?” – дип сорый Казаннан бер кыз.
    Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (Сорау-җавап)
  • 09:42
    11 февраль 2017
    Балага узар алдыннан нинди дога укырга? (Сорау-җавап)
    “Күптән түгел генә кияүгә чыктым. Ирем дә, үзем дә бала җанлы кешеләр. Шуңа күрә гаиләбезнең тулы булуын телибез. Сау-сәламәт, инсафлы сабый турында хыялланабыз. Имештер балага узар алдыннан ир белән хатын догалар укырга тиеш икән. Бу дөресме? Гомумән якынлык кылыр алдыннан да дога укыламы?” - дип сорый Апастан Земфира.
    Балага узар алдыннан нинди дога укырга? (Сорау-җавап)
  • 09:44
    7 февраль 2017
    Сишәмбе көнне тырнак һәм чәч кисәргә ярыймы?(сорау-җавап)
    “Халыкта: “Сишәмбе көнне яңа эш башларга ярамый”, - дигән ышану яши. Ә бер көнне мин: “Аллаһы Тәгалә төрле хыянәтләрне сишәмбе көнне яралтты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Сишәмбе кан көне булып санала. Кабил Һабилне үтергән көн. Җирҗис, Зәкәрия һәм Яхъя пәйгамбәрне шушы көндә шәһит кылдылар. Шулай да, бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан кан алдырырга ярый, әмма бу көндә кем дә кем тырнак киссә, тавыштан, гаугадан котылмас,” - дигән фикер ишеттем. Сишәмбе көнне тырнак кисәргә чыннан да ярамыймыни?”- дип яза Мамадыштан Раил Исламов.
    Сишәмбе көнне тырнак һәм чәч кисәргә ярыймы?(сорау-җавап)
  • 09:55
    3 февраль 2017
    Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап)
    Бала тәрбияләүнең төрле ысуллары бар. Берәүләр японнарныкын, икенчеләре инглизләрнекен хуп күрә дигәндәй...«Мин үземне бар яктан да туры килгән мөселман хатыны дип санамасам да, балама дини тәрбия бирәсем килә, - дип яза Intertat.ru электрон газетасына Халидә Кашапова.- Җәй көнендә үзебезгә янындагы мәчеткә дә йөртергә исәпләп торам. Улымны ялгызым гына үстерәм. Киләчәктә миһербанлы, тәүфыйклы итеп күрәсем килә. 8 яшьлек бала дин тәртипләрен үзләштерә алырмы икән?»
    Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап)
  • 09:46
    27 гыйнвар 2017
    Гаилә – милләт нигезе була аламы?
    Россия гаиләләр таркалу буенча җир шарында алдынгылар рәтендә. Безнең илдә өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша икән. Инкыйлаптан соң какшаган рухи кыйммәтләр үзен сиздерәме? СССР вакытындагы гаилә иминлеген сакларга тырышып карадылар, ләкин ил таркалгач, адәм баласының рухи халәте икенче - арткы планга күчте.
    Гаилә – милләт нигезе була аламы?
  • 09:56
    13 гыйнвар 2017
    Ир-ат һәм хатын-кыз лифтта бергә кала аламы? (сорау-җавап)
    Ислам динендә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирелә. Әле кайчан гына яулык бәйләгән мөселман кызларына сәерсенеп карау гадәте бар иде, хәзер инде янәшәбездә мөслимә кызларны очрату гадәти күренеш. Тик менә егетләргә генә алар белән танышу бик үк җиңел түгел икән.
    Ир-ат һәм хатын-кыз лифтта бергә кала аламы? (сорау-җавап)
  • 09:58
    9 гыйнвар 2017
    Зина кылган өчен җәза кемгә күбрәк бирелә? (cорау-җавап)
    Муллалар авызыннан «Зинадан ерак булыгыз, чөнки ул үзе белән алты афәт алып килә: өчесе – бу дөньяда һәм өчесе – ахирәттә», дигән сүз ишеткән бар...
    Зина кылган өчен җәза кемгә күбрәк бирелә? (cорау-җавап)
  • 10:00
    16 декабрь 2016
    Исламда фотога төшү хупланамы? (сорау-җавап)
    Замана шаукымыдырмы, соңгы елларда фотога төшү ешаеп китте. Кесә телефоннары ярдәмендә генә дә әллә нинди рәвешләргә кереп, тормышның һәр мизгелен мәңгеләштерә башладык...
    Исламда фотога төшү хупланамы? (сорау-җавап)
  • 14:08
    18 ноябрь 2016
    Балага әнисе исем куша аламы? (сорау-җавап)
    Күпмилләтле илдә, күпмилләтле республикада яшибез. Төрле халыклар, төрле конфессияләр үзара тату, килешеп гомер итүен дә авызыбыздан төшермибез...
    Балага әнисе исем куша аламы? (сорау-җавап)
  • 10:04
    16 ноябрь 2016
    Аерылышканда байлык ничек бүленә? (сорау-җавап)
    Ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр гади, катлаулы һәм үтә катлаулы да булырга мөмкин. Бу очракта бер мәгълүм фикер иясенең сүзләрен исегезгә төшереп узасы килә: «Гаилә корырга уйласаң, бернигә дә карама – өйлән. Йә син бәхетле ир, яки философ булачаксың». Кемнәрдер гомер буе тату гомер итә, ә кайберәүләр эт белән мәче кебек яши. Араларында партнерны алыштырырга батырчылык итүчеләре дә очрый.
    Аерылышканда байлык ничек бүленә? (сорау-җавап)
Барлык язмалар