Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярыймы? (сорау-җавап)
“Хәзер минем иң якын дустым мәчеткә йөри. Әмма безнең дуслык сүрелә башлады, чөнки тормышка карашларыбыз үзгәрә. Ул миңа: “Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярамый!” - ди. Бу, чыннан да, дөресме?”
![Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярыймы? (сорау-җавап)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/4/29/d09ac9c6bcb57b080d1b43c85b2ea100727484d03f0248e244b788b5eaaa.jpg)
– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/fa4c90da6b85e55b7ce05817a67ac40d2f383b5b54553c530178a02e12f3.jpg)
Мөселман өммәтеннән булганнарга эротик фильмнар карау катгый рәвештә тыелган.
Мондый мавыгулар яхшыга алып бармый. Гөнаһ кечкенәдән башлана. Шайтан беркайчан да адәм баласы янына килеп, зур гөнаһ кылырга кушмый, ә акрынлап-акрынлап кына үз артыннан өстери. Зина кылу кебек гөнаһлар да башта менә шундый оятсыз кинолар караудан башлана. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Мөэмин ирләр ярамаган нәрсәләрдән күзләрен сакларга тиеш”. Хәдисләр буенча да шул ук хөкем. Әгәр дә безнең каршыбызга килеп чыккан ялангач тәнгә ихтыярсыз күзебез төшкән икән, Раббыбыз моны кичерә, ә менә кабат шуңа күзебезне күтәреп карасак, бу гөнаһ була. Үзебезне тыелган (хәрәм) әйберләргә караудан нәфесебезне тыябыз, күзебезне саклыйбыз икән, йөрәгебезне дә пычрактан аралыйбыз, дигән сүз. Бер хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Текәлеп карау - ул шайтанның йөрәккә кадалган уклары”, - ди. Йөрәккә кадала һәм ул йөрәктә кала... Башка илләрдә, мәсәлән, гарәп илләрендә мондый проблема юк. Анда хатын-кызлар тулысынча төренеп йөриләр. Димәк, ир кеше бу нәрсәдән сакланган. Россия шартларында исә, үзебезне тиешле вакытта күз зинасыннан тыеп кала алсак, гөнаһлы эшләрдән саклана алсак, иншә Аллаһ зур савапка ирешәбез.