Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага узар алдыннан нинди дога укырга? (Сорау-җавап)

“Күптән түгел генә кияүгә чыктым. Ирем дә, үзем дә бала җанлы кешеләр. Шуңа күрә гаиләбезнең тулы булуын телибез. Сау-сәламәт, инсафлы сабый турында хыялланабыз. Имештер балага узар алдыннан ир белән хатын догалар укырга тиеш икән. Бу дөресме? Гомумән якынлык кылыр алдыннан да дога укыламы?” - дип сорый Апастан Земфира.

news_top_970_100
Балага узар алдыннан нинди дога укырга? (Сорау-җавап)

Әлеге сорауга җавапныТатарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:



– Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

Шайтаннан һәм башка зарар китерүче нәрсәләрдән сакланыр өчен якынлык алдыннан Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм түбәндәге доганы укырга киңәш иткән: بِسْمِاللَّهِ،اللَّهُمَّجَنِّبْنَاالشَّيْطَانَ،وَجَنِّبْالشَّيْطَانَمَارَزَقْتَنَا
Бисмилләһи, Аллаһүммә җәннибнә шәйтаанә үә җәнниб шәйтаанә мәә разәктанәә.Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән башлыймын. Йә Раббым, безне шәйтаннан сакла һәм безгә бирелгән нигъмәтләрне дә шәйтаннан сакла.

Бу доганы ир дә хатын укырга тиеш. Әлеге дога аркасында Аллаһның рәхмәте белән булачак балалар шәйтанның йогынтысыннан имин булачак. Аллаһы Раббыбыз Сезгә сау-сәламәт балалар табып, аларга күркәм тәрбия бирергә насыйп итсә иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100