Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаилә – милләт нигезе була аламы?

Россия гаиләләр таркалу буенча җир шарында алдынгылар рәтендә. Безнең илдә өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша икән. Инкыйлаптан соң какшаган рухи кыйммәтләр үзен сиздерәме? СССР вакытындагы гаилә иминлеген сакларга тырышып карадылар, ләкин ил таркалгач, адәм баласының рухи халәте икенче - арткы планга күчте.

news_top_970_100
Гаилә – милләт нигезе була аламы?

Бу атнада Казанның «Гаилә» мәчетендә «Гаиләдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары»темага түгәрәк өстәл булып узды. «Гаиләләр таркалуның иң зур сәбәбе - җәмгыятьтәге кризис. Илебездәге теләсә нинди торгынлык иң беренче нәүбәттә гаилә ныклыгына тәэсир итә,» - ди Татарстан Фәннәр Академиясенең гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Флүрә Илдарханова.

2015-2016 елгы статистикага күз салсак, Россиядә (мең никах арасында) Пенза өлкәсе беренче урында. Анда 655 аерылышу теркәлгән.  Ә иң түбән сан Татарстанда - 646 пар аерылган.

«Гаиләдә ир кеше образына кытлык»

  Флүрә ханым гаиләнең ныклыгын тәрбиядә күрә. Бу юнәлештә галимә татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләренә таянырга өнди. Ул җитәкли торган үзәк әлеге хезмәтләрне барлап, аларны китап итеп бастЫрып та чыгарган инде.



«Гаилә» - гарәпләрдән кергән сүз. «Өй җәмәгате» дигәнне аңлата. Үзебезнең татар сүзләрендә дә «гаилә» төшенчәсе күркәм чагыла.Элегрәк чорларда кыз баланың кияүгә китүен «тормышка чыгу» дигәннәр. Димәк, ул тормыш алып барырлык, иренең терәге булырлык дәрәҗәгә җиткән. Ир кешегә нисбәтле рәвештә дә «өйләнү» сүзе кулланыла. Шул рәвешле, ул инде азып-тузып йөрүче егет түгел, ул өйле, тормышлы һәм йорты өчен җавап тотучы ир заты.
 
«Аерылышуларның күпчелеге  гаилә корып яши башлауның беренче биш елына туры килә. Ә менә соңгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, бай тәҗрибәсе булган гаиләләр  арасында да  аерылышучылар саны арта бара, - ди  Флүрә  Илдарханова.

- Соңгы елларда илле яшен тутырганнар арасында да аерылышулар күбәеп китте.  Шайтан вәсвәсенә бирелү булып чыга инде бу... Безнең үзәк фәнни-социологик тикшеренүләрне еш уздыра. Шундыйларның берсен күп милләтләр яши торган Тәтеш районында үткәрдек.

2016 елгы нәтиҗәләр буенча, саф гаиләләргә өстенлек бирелә башлаган, ягъни татар-татарны, урыс исә, үз  милләтеннән булган гомерлек иптәшен сайлый. Сораштыру вакытында 56 яшьлек татар хатыны: «Балаларым үзебезнең диндәге кешеләргә өйләнсен, кияүгә чыксын иде. Оныкларым белән ана телендә сөйләшәсем килә» - ди.

Башка милләтләр дә шундый фикердә. Җәмгыятебездә диннең таралуы бер милләттәге гаиләләр коруга да зур этәргеч бирә.

Газиз балаларын ташлап китүчеләр, эчкечеләр, аерылулар проблемасына безнең мәгърифәтчеләребез ничек караган икән, алар нәрсә тәкъдим итә дип,  хезмәтләрен өйрәнә башладым» – ди демограф галимә.

 - Бердәнбер  балалы тулы бер буын үсеп җитте. Ялгыз аналар күп. Аларның саны 43 процент тәшкил итә. Шәхсән мин үзем - ЗАГСта эшләгән кеше, - дип дәвам итә Флүрә ханым. - Биш гаилә төзелә икән, шуның дүртесе аерыла. Бу бит инде гаиләләр бөтенләй юк дигән сүз. Ни өчен шулай соң? Гаиләдә ир образы җитенкерәми! Кыз балага да әти тәрбиясе кирәк бит, ир баланы әйтмим дә. Гаиләдә ата булмаганда - бабае, яисә, ир туганы яшәгән очракта да, бу инде - яхшы күренеш.  Без үзәктә «Гаилә – милләт нигезе» дигән дүрт том чыгардык. Габдулла Бубиның «Хатыннар», Ризаэтдин Фәхретдиннең «Гаилә», Каюм Насыйриның «Тәрбия», Закир Кадыйри «Кызлар дөньясы» басмалары. Гаилә ныклыгы турында безгә кадәргеләр язып калдырган инде, бу хакта әллә нәрсә уйлап чыгарасы да түгел. Бары тик шул хезмәтләргә генә таянырга кирәк.  

Яшьләр фикере:Ризаэтдин Фәхретдин заманында смартфон булмаган

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин:

- Яңа өйләнешүчеләрнең, ялгышмасам, 43 проценты аерыла, бу - бик зур проблема. Дөньяда глобальләшү процессы бара.  Менә шуның барышында безгә гаилә иминлеген саклау юлларын эзләргә кирәк. Мәгърифәтчеләребез хезмәтләренә таяну әйбәт, әмма безгә заманча алымнарны да булдыру мәслихәт. Чөнки Ризаэтдин Фәхретдиннәр заманында смартфон, интернет һ.б. замана техникасы булмаган бит. Димәк, баланы алардан биздереп тору мәсьәләләре дә күтәрелми.

Бүгенге көндә балалар үз яшьтәш туганнары белән аралашып үсми,  урамда чит-ятлар белән рус телендә сөйләшергә мәҗбүр.  Яшь гаиләләрдән ата-ана белән бер йортта яшәүчеләре бик сирәк.  Димәк, әби-бабай тәрбиясе юк, дигән сүз. Әти-әнинең вакыты тар, гел эштә. Ә дини, милли тәрбияне әби-бабай бирә. Совет чорында да шулай булган ул.  Глобальләшү, шәһәрләшү шартларында бу чылбыр, кызганыч ки, өзелүгә таба бара.

Балалар полилингвистик дөньяда үсә. Минем өч яшьлек улым, мәсәлән, кытай, инглиз, рус телен өйрәнә һәм татар телендә сөйләшә. Гаилә тәрбиясендәге дөньякүләм методикаларны да үзебезгә яраклаштырырга  кирәк. Икенчесе юл: шәһәр җирлегендә җәмыятьләр төзеп, уртак идеяләр, уртак кыйммәтләр белән яшәүче яшьләрне мәчет һәм төрле үзәкләрдә туплау зарур.

Мәсәлән, без баланы хөкүмәт балалар бакчасына бирмәдек, чөнки анда төрле гаиләдән, төрле тәрбия алучы балалар йөри. Ә минем, үзебез кебек үк, яшь гаиләдән булган балалар бакчасына йөртәсем килә. Без бергә тупланып, татар төркеме җыйдык. Безнең бала шунда йөри. Әти-әни бик еш балаларын «развивайка»ларга бирә. Татарстанда шундый татар-мөселман  «развивайка»сы нибары берәү. Ничек инде бер «развивайка» белән, замана таләпләре шартларында, көндәшлекне җиңәргә тиешбез ди?! Ата-аналар клубы популярлашты. Милли җирлектә  спектакльләр сәхнәләштерү дә шәп булыр иде. Ата-аналар балалары белән килеп карарлар, катнашырлар, методикаларны өйрәнерләр иде. Бу эшләр бар, ләкин тагын да активлаштырырга кирәк...

«Аллаһ сиңа җәза бирәчәк»

Казандагы 175 нче мәктәпнең «Аталар» комитеты рәисе Нияз Шакиров үзе дә - өч бала атасы. Бала тәрбияләү ысулының иң үтемлесе – дини тәрбия дип саный ул.


- Әти-әни белән эшләве балалар белән эшләүгә караганда катлаулырак та әле. Иң зур мәсьләлә  – ул балалар кулындагы смартфон һәм акча. Балаларның кесәсендә гел акча йөри. Бүген аталар акча эшләүгә артык бирелгәннәр, дип уйлыйм. Бала тәбияләгәндә ул артык хафаланмый. Бала акча сорады исә, «мә» дип кенә бирә.

Безнең мәктәптә 1300 бала белем ала.  Авыр шартларга эләккән балаларның ата-аналары белән сөйләшкәндә, төрле фактлар ачыклана. Читтән карап торганда, яхшы гына яшәүче гаиләләрдә дә искитәрлек хәлләр бар. Балагыз тәртип бозган, дисәң дә исе китми. Бала үзе оялса да, ата-ана акланырга мөмкин. Смартфонның балага нигә кирәге бар, дигән сорауга да ата-ана җавап бирә алмый. Кирәк дип кенә әйтә ала.

Мәктәпләрдә җанлы аралашу юк дәрәҗәсендә, тәнәфес вакытында барысы да телефонда «утыра». Балаларны  урамга чыгарып, күмәк уеннар күбрәк уйнатуны мәктәбебездә максат итеп куйдык. Минем өченче балам шул ук мәктәпкә барырга җыена. Шунысын төгәл беләм: шәхсән үзем генә мин баламны тәрбияләп бетерә алмыйм. Тирә-юньдәге мохиттә дә үзебез кебек үк кешеләр булуы шарт. Бергәләп алынганда гына милли, дини тәрбия бирергә мөмкин дип саныйм.

Бер мисал китереп узасым килә. «Садик»та бер малай алма ашый, алмасы кулыннан төшеп киткәч, ул аны тибеп очырды. Ә янында басып торган кыз бала аңарга: «Тебя Бог накажет!» - дип әйтеп куйды. Теге малай йөгереп барып алманы алды. Биш секунд эчендә яшьтәше ризыкның кадерен аңлатып бирде! Гаиләдә дини тәрбия бирсәк, ул инде бик үтемле тәрбия булачак.

"Дин дәүләттән аерылган, халык диннән аерылмаган"

Казанның баш казые Габдулла хәзрәт Әдһәмовка, дин әһеле буларак,  бик күп проблемаларны хәл итәргә туры килә. Әмма ул һәр очракта да «Изге Китаптан җавап табабыз», - ди:
 
- Тарихка күз салсак, революциягә хәтле дә, аннан соң да аерылышулар бүгенге дәрәҗәдә булмаган. Күпкә ким. Идеология, әхлак мәсьәләсен алыйк. Революциягә кадәр, халыкта рухи тәрбия булган. Бала атаның, ананың кем икәнлеген аңлаган. Ата-анасы балага карата җаваплылыгын дөрес тоемлаган. Совет заманын күпме сүксәк тә, дәүләт тарафыннан гаилә беренче урынга куелды һәм идеология бу фикерне хуплап барган.

Инде кызганыч, Совет дәүләте таркалганнан соң, без идеологиядән аерылдык. Беренче урынга акча культы  чыкты. Бүгенге көн карашынча: әгәр син бай икәнсең, синең җенесеңә дә, милләтеңә дә карамый – син бу дөньяда беренче урында! Акчасы булмаган кеше түбән дәрәҗәдә. Рухи мирасыбызга мөрәҗәгать итик.

Безнең рухи мирасыбыз - Коръән. Коръәндә Аллаһы Тәгалә безгә гаилә проблемасын  бер аять белән аңлата. Аятьне тиешлечә тормышыбызда файдалансак, анда җавап бар. Ул аятнең беренче өлеше ирләр өчен дип әйтик. Икенче өлеше хатын-кызларга карый. Гаилә бәхетле булсын өчен, ир белән хатын, иң беренче чиратта, үзләренең  вазифаларын һәм хакларын яхшы белергә тиеш. Аллаһ Тәгалә боларны Корәндә ачыктан-ачык безгә аңлата.

«Аллаһ аларның берсен икенчесеннән өстен кылганга һәм алар үзләренең байлыкларыннан сарыф иткәнгә күрә, ирләр хатыннар өстеннән җитәкчелек итәләр». (Хатыннар сүрәсе, 34 аят)

Аллаһ Тәгаләнең ир кешене гаилә башлыгы һәм хатыннар өстеннән идәрә итүче итеп билгеләве юкка гына түгел. Монда бик зур хикмәт яшеренеп ята. Ул турыда Аллаһ Тәгалә алда китерелгән аятьнең дәвамында аңлата. Шуның беренчесе - ир кешенең физик яктан, акыл  һәм авыр вазифаларны башкарып чыгу җәһәтеннән,  хатын-кызга караганда өстенрәк булуы.  Икенчедән, ир кешенең акча эшләү мөмкинлеге хатын- кызга караганда күбрәк. Шуңа күрә дә, гаиләне матди яктан тәэмин итүне Аллаһ Тәгалә ир кешегә йөкли. Алда санап кителгән сәбәпләр аркасында, Аллаһ Тәгалә гаилә җитәкчелеген ир кешегә тапшырган.


"Ата сүзенең кыйммәте юк!"

Тарихи вакыйгалар хатын кызның ролен арттырды, ир кешенекен киметте. Гаиләдә тәрбияләнүче малайлар - киләчәктә гаилә башлыгы була торган кешеләр - ата тәрбиясен түгел, ана тәрбиясен ала башлады.

Үзләренә ата сыйфатларын түгел, ана сыйфатларын үзләштерергә тотынды. Ана сыйфатларын үзләштергәч, ул үз өстенә зур җаваплылык алырга куркачак бит.  Бу четерекле мәсьәләне ничек хәл итәргә, дигән сорау туа.

Иң беренче - дингә якын булган кардәшләребез белән без, имамнар буларак, бу эшне даими алып барырга тиеш. Ир кешегә гаиләдәге җаваплылыгын аңлатырга бурычлыбыз. Алда әйтеп үткән аятьне: «Мин - гаиләдә командир!» - дип аңлаучылар еш очрый. Җаваплык дигәнен онытып җибәрәләр. Яшь гаиләләрдә  гаилә башлыгы - ир кеше - эшләми дә, берәр сектага кереп китсә, мин өч, йә кырык  көнгә дәгъватка киттем ди дә, гаиләсенә илле сум калдырып, Аллаһ ашатыр, дип чыгып китә... Дин дәүләттән аерылган булса да, халык диннән аерылмаган!

Безнең тормыш диннән аерылмаган. Телибезме, теләмибезме бу дөньяның хуҗасы – Аллаһы Тәгалә.  Телибезме, теләмибезме дөнья Коръән буенча бара. Безнең дәүләт органнары белән нык хезмәттәшлек булырга тиеш. Фән өлкәсендә дә, полиция белән дә, җәмгыять оешмалары белән дә тыгыз эшләвебез зарур.

Мәчетнең  игелекле гамәлләре

«Гаилә»- Казанның иң яңа мәчетләренең берсе. Үз ишекләрен ул 2013 елда Ураза гаете көнне ачты.  Җәүдәт Фәйзи урамы 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Аллаһ йорты  мөселман кардәшләребезне намазга чакырып һәр көн азан яңгырата. Биредә биш вакыт намаз, җомга, Гает намазлары укыла.  Мәчет каршында дини курслар эшли.  Гыйлемле, тәҗрибәле хәзрәтләр никах уку, балага исем кушу, өшкерү кебек дини йолаларны башкара.  «Гаилә дәресләре»ндә тормышта килеп чыккан четерекле мәсьәләләрне Изге Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәте кушканча чишү юллары өйрәтелә. Дәресләрне Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.


Мөселман балалар бакчасында профессиональ педагоголар балаларны мәктәпкә әзерли, башлангыч дини белем бирә. Шулай ук биредә музей да бар, анда борынгы Коръән басмалары, кулъязмалар, дин кардәшләребезнең милли баш киемнәре һәм башка кызыклы ядкәрләр тупланган.

Мохтаҗларга, бәлага таручыларга ярдәм итү – һәр мөселманның изге бурычы. Мәчетнең бер почмагында мәхәлләдәге кешеләр китергән кием-салымнар «кибете»нә дә урын табылган. Биредә «Мөселманнар» дигән газет та нәшер ителә.

Таныштыру үзәге – «Гаилә»дәге өр-яңа проект. Тату, нык мөселман гаиләләре оешып, аларда иманлы, инсафлы балалар тәрбияләнсә, өммәтебезнең киләчәге дә өметле дигән сүз.  Тиң парын табарга теләүче һәм үзен мөселман дип санаучы 18 яше тулган егет яки кыз; ир-ат яки хатын-кыз «Гаилә учагы» төркеменә https://vk.com/id74681486 мөрәҗәгать  итә ала.  Насыйп ярыңны табып, гаилә корырга теләүчеләр 8 937 002 10 74 (ирләр) һәм 8 937 521 19 28 (хатын-кызлар) телефоннары аша Нуршат хәзрәт Муллагалиевкә шалтырата ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100