Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау – дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?” Сорауга Казан шәһәренең "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә:
![Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/5/3/beb76759648e121a7de74f925c7780878d0c800f618f7df5d9f3b8400d10.jpg)
“Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/31bf634c9bdc0d6343f6e27f4fd4771a02a09196b907b23c0fac9f3b9446.jpg)
Дога кылганда кулны күккә юнәлтү һәм дога кылганнан сон биткә сыпыру пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәте. Халыкта шундый әйтем дә бар: "Доганың кыйбласы - күк". Ә йөзне күккә юнәлтүгә килгәндә, намаз укыган чакта - ул мәкрүһ (тыелган), дога кылганда галимнәр рөхсәт итәләр. Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк, күккә карау - ул Аллаһы Тәгалә җисми рәвештә күктә дигәнне аңлатмый, бу фикердән ерак булырга кирәк».