Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Компьютер уеннары дин тарафыннан рөхсәт ителәме? (сорау-җавап)

“Ирем интернетта бик озак итеп танк, сугыш уеннары уйнарга ярата. Ә минем аның белән күбрәк буласым, сөйләшәсем килә. Шул сәбәпле, гаиләдә еш кына тавыш чыга. Бу уеннар дин тарафыннан рөхсәт ителәме?”- укучыбыз Зиләнең бу соравына Казан шәһәре Совет мөхтәсибәте, "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин җавап бирә:

news_top_970_100
Компьютер уеннары дин тарафыннан рөхсәт ителәме? (сорау-җавап)

– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Мөселман кешесе хәрам эшләрдән тыелырга һәм дөньясы яки ахирате өчен файдасыз булган гамәлләрдән ерак булырга тиеш. Әгәр шушы уеннар аның Аллаһка гыйбәдәтенә (намаз, Коръән, зикер, ураза...), гаиләсендә үз бурычлары, вазыйфасына зыян китерә икән, ул хәрам хөкеменә менә, ди галимнәр. Мондый уеннарның кешене бәйлелеккә төшерү куркынычы зур икән, шулай ук динебез тарафыннан тыела. Әгәр дә якыннарыбыз арасында шушындый кешеләр бар икән, дога кылып, хикмәт белән аңлатырга тиеш булабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100