Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-ат һәм хатын-кыз лифтта бергә кала аламы? (сорау-җавап)

Ислам динендә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирелә. Әле кайчан гына яулык бәйләгән мөселман кызларына сәерсенеп карау гадәте бар иде, хәзер инде янәшәбездә мөслимә кызларны очрату гадәти күренеш. Тик менә егетләргә генә алар белән танышу бик үк җиңел түгел икән.

news_top_970_100
Ир-ат һәм хатын-кыз лифтта бергә кала аламы? (сорау-җавап)

Intertat.ru почтасына Илгиз исемле егеттән сорау килде.
   

«Хөрмәтле Intertat.ru хезмәткәрләре, сезнең сайтта дөнья күргән дини сорауларга җавапларны күзәтеп барам. Минем дә соравым бар иде. Бер көнне эшкә килдем. Лифт янында бик матур кыз басып тора. Лифт ишеге ачылды, мин кердем, ә туташ лифтка керүдән баш тартты. Яулык бәйләгән кызга ят ир-ат белән бер лифтка керергә ярамыймы икән әллә? Кызы бик сөйкемле, күңелгә хуш килде. Танышырга да исәбем бар иде. Бу хакта иптәшләремә дә сөйләдем. Ә алар миңа, син нәрсә, мөселман кызлары чит егет янына машинага да утырырга тиеш түгел бит, дип котны очырдылар. Чыннан да шулай микән? Ә исәнләшү мәсьәләсе ничегрәк: хатын-кыз белән ир-ат беренче исәнләшәме?

Ихтирам белән Илгиз»



Илгиз соравына җавапны Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Беренчедән, мәхрәм (мәхрәм – ире яки якын ир туганы) булмаса, мөселман ир хатын-кызга сәлам бирергә тиеш түгел, хатын-кыз да шулай ук. Ягъни туганы булган очракта гына сәламләшү каралган. Хәнәфи мәзһәбе буенча чит ир-ат чит хатын-кыз белән исәнләшми. Ә лифтка керү мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, хатын-кызга ир-ат белән лифтка кермәү хәерле. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйтте: ир белән хатын бер җирдә үзләре генә мәхрәмсез калырга тиеш түгел! Кайбер хәдисләрдә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтә: ир белән хатын  бер бүлмәдә калмасыннар, чөнки өченчесе шайтан була.  Хатын-кызга ир-ат янына машинага утырырга ярыймы, дигән сорауга шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисе буенча ярамый, ләкин монда шарт куелган. Хатын-кыз чит ирләр белән мәхрәм булмаган килеш ерак сәфәр кылмас. Шәһәр эчендә таксида гына утырып барганда рөхсәт ителә. Ә менә ерак җирләргә – юк. Шулай итеп, чит ир һәм чит хатын-кызга бер табын артында утырырга, бер машинада барырга ярамый. Бу очракларда шайтанның үз эшен башкару ихтималы бар. Шунысын истән чыгармаска кирәк: Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү безне саклый, ул безгә ярдәм итә.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була дигәндәй, табибчылык мәсьәләсен дә истән чыгармаска кирәк. Кешегә үлем куркынычы яный икән, бу очракта медицина хезмәткәре булган хатын-кыз чит  ир-атка ярдәм күрсәтә ала (искәрмә рәвешендә). Бусы гөнаһ саналмый, киресенчә, дөрес була. Түрә ир кешенең сәркәтибе хатын-кыз була алмый! Ул ир-ат булырга тиеш. Җәмгыятьтәге тәртипне, ир һәм хатын-кыз арасындагы хөрмәтне саклау, зина таралмасын, хыянәтләр булмасын өчен  алда саналган кагыйдәләрне үтәү кирәктер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100