Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман хатын-кызларын 8 Март белән котларга ярыймы? (сорау–җавап)

«Гаилә дусларыбыз намазга басты. Дустымның хатынын 8 Март бәйрәме белән котларга ярыймы икән? Гомумән, дөньяви бәйрәмнәргә диндә нинди мөнәсәбәт?» – дигән сорауга дин әһелләре ничек җавап бирә.

news_top_970_100

– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Ислам дине хатын-кызларга карата һәрвакыт зур хөрмәт күрсәтергә, мәрхәмәтле булырга чакыра, чөнки алар нəселне дəвам итүчелəр, киләчәгебезне хәл итүчеләр. Бу хөрмәт сүзләребездә генә түгел, гамәлләребездә, мөнәсәбәтебездә чагылырга тиеш. Әгәр без хатын-кызларыбызга карата күркәм мөгамәләдә булсак, тормышыбызда һәрвакыт бәйрәм булачак. Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйткән: "Сезнең иң хәерлегез хатыннарына карата иң яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз" (Тирмизи).

Без 8 март көнне генә түгел, гомер буе хатын-кызларыбызны сөендерергә, аларга игътибарлы булырга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беркайчан үз хатыннарына кул күтәрмәде, аларга мәрхәмәтле булды. Безгә аннан үрнәк алып яшәргә тырышырга кирәк.

8 Март – бөтен илебез бәйрәм итә торган дәүләт бәйрәме. Дәүләт бәйрәмнәре белән тәбрикләргә мөмкин. Әлбәттә, мөселманга хәмер эчемлекләр, хәрам ризыклар булган мәҗлесләрдә катнашу катгый тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100