Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап)
Бала тәрбияләүнең төрле ысуллары бар. Берәүләр японнарныкын, икенчеләре инглизләрнекен хуп күрә дигәндәй...«Мин үземне бар яктан да туры килгән мөселман хатыны дип санамасам да, балама дини тәрбия бирәсем килә, - дип яза Intertat.ru электрон газетасына Халидә Кашапова.- Җәй көнендә үзебезгә янындагы мәчеткә дә йөртергә исәпләп торам. Улымны ялгызым гына үстерәм. Киләчәктә миһербанлы, тәүфыйклы итеп күрәсем килә. 8 яшьлек бала дин тәртипләрен үзләштерә алырмы икән?»
Сорауга җавапны Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев вәгазеннән китерәбез:
- Кызганыч, күбебез балаларыбызга дин тәрбиясе бирергә ашыкмыйбыз, әле ул сабый гына, балигъ булганчы рәхәтләнеп калсын, үскәч, үзе аңлап динен дә тота башлар, дип, тәрбия эшен үзагымга калдырабыз. Бала ничек итеп әкренләп сүзләр өйрәнгән кебек, ничек итеп башта үрмәләп, аннан беренче адымнарын ясап, ава-түнә тәпи йөреп киткән кебек, дини тәрбияне дә бала туганнан башлап әкренләп өйрәтә башларга кирәк. Бала тәрбиясе хәтта бала ана карынында вакытта ук башланганын исебездән чыгармыйк. Булачак әнигә карата мөнәсәбәт карындагы балага да күчә. Шуның өчен әни кешенең ашаган-эчкәне хәләл булырга тиеш, колагы яхшы сүзләр генә ишетергә тиеш. Карындагы бала әти-әнисенең ызгыш-талаш сүзләрен ишетсә, туганда ук начар холык белән туарга мөмкин.
Риваять китерелә: бервакыт бер су ташучы Вафа хәзрәт янына килеп: «Әфәндем! Сезнең балагыз безнең су турсыгын (су ташу өчен тиредән ясалган җайланма - ИТ) ияләште, бүген исә бер турсыкны очлы тимер белән тишкән, беләсез, фәкыйрьлегем дә бар, аптырадым, ни эшләргә дә белмим», – диде. Вафа хәзрәт: «Туганым, бер дә өзгәләнмә, мин бер чарасын табармын!» – дип, су ташучыга яңа турсыклар алырга акча бирде. «Мин бу әшәкелекнең бер чарасын эзлим», – диде. Вафа хәзрәтләре уйлана, эзләнә, баласының бу бозыклыкны ник эшләгәненең сәбәбен эзли, таба алмый, хатынын чакыра: «Безнең улыбыз су ташучының турсыгын тишкән, уйла әле, бу бозыклык нидән, нәрсәдән килеп чыкты икән?» – ди. Хатыны: «Әфәндем, өйгә ризыкны син алып кайтасың, без кулланабыз гына , хәрам алып кайткансың – хата синеке», – ди аптырап. Вафа хәзрәт: «Ярар, хатын, мин аңладым, әмма хатамны тапмадым, тагын уйлармын. Хәзергә син дә уйлан, нык уйла, озакка сузма. Бу гаеп йә синдә, йә миндә», – дип, хатынын җибәрә.
Хатыны озак та тормый әйләнеп килә: «Әфәндем, мин хәтерләдем. Ул улыбыз белән йөкле вакытта фәлән хатыннарга барган идем, өстәлдә әфлисун күрдем, шуңа кызыктым. Йөкле кешегә кызыккан ризыкны татып карарга кирәк, юкса балага кимчелек килә, дип ишеткәнем бар иде. Шуны уйлап, хуҗа хатыннан су сорадым, ул суга чыккан арада якамдагы энәне алып, әфлисунны тиштем дә, телемне тидердем, теләгем басылды». Вафа хәзрәтләре: «Афәрин, димәк хата синдә булган, хәзер үк бар да, ул хатыннан гафу сора. Син кулланган энә улыбызның кулына очлы тимер булып кайтты, ә әфлисун су ташучының су турсыгына әйләнде. Син хәзер үк теге хатын тарафыннан кичерелмәсәң, синең ул бозык эшең тагын да зураеп дәвам итәчәк», – диде аны инандырып.
Балалар әти-әнине кабатлап үсәләр, шуның өчен дә татарда шундый әйтем бар: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр». Әти-әни бала өчен иң әүвәл үзе үрнәк булырга тиеш, бала - әти-әнинең көзгесе!