Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (Сорау-җавап)

“Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый алмыйм. Миңа нишләргә?” – дип сорый Казаннан бер кыз.

news_top_970_100
Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (Сорау-җавап)

Теләче имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавабы:

–Бу кызга ирләр азрак булган эш урыны сайларга киңәш итәм. Иң беренче, шайтанга юлны бетерер өчен, үз алдына кияүгә чыгу максатын куярга кирәк. Чөнки, ир-атлар коллективында эшли икән, барыбер коткы дигән әйбер бар бит, күңелгә керүе бар. Гөнаһка төшмәс өчен гаилә кору турында ныклап уйланырга тиеш. Ир хатыны булгач, хезмәттәшләренең дә аңа карата фикере башкача була. Мөселман егетенә кияүгә чыга икән, бәлки, бөтенләй эшкә дә чыгармас.

Күңеле тыныч түгел, яисә, шәригатькә каршы килми микән дигән шиге бар икән, чыннан да ул нәрсәдән качарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: савапны беләсең килсә – ул гамәлне эшләгәч, кешеләр сөйләсә, кешеләр күрсә дә, күңелеңдә авырлык булмас, ә гөнаһны беләсең килсә – эшләгәндә дә авыр, кешеләр күрер, кешеләр сөйләр дип, күңелеңдә шик булыр, ди. Шуңа күрә бу очракта, иң хәерлесе эшен алыштыру.

Сүз дә юк, җайлы гына эш әзерләп куймаганнар. Әмма, Казанда яшәүчегә эш табарга мөмкинлекләр күбрәк. Без барыбыз да беренче чиратта Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләргә, гамәл кылырга тиешбез. Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә кыен булса да, Аллаһ Тәгалә үзе юлын ача, җиңеләйтә, чишелә. Бу кыз бала эшен алыштыру җаен карасын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100