Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөсетлек җанны ашаса, нишләргә? (сорау-җавап)

Хөсетлек җанны ашый торган хис. Ләкин кеше үзе моның шулай икәнен танымаска да мөмкин. Хөсетлек утында янган якын кешеңә ничек булышырга мөмкин?

news_top_970_100
Хөсетлек җанны ашаса, нишләргә? (сорау-җавап)

Сорауга Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

– Хәдис-шәриф бар – Пәйгамбәребез хөсетлек турында, йөрәк чирләре турында бик авыр әйткән анда. Без алардан ерак булырга тиешбез. Йөрәкне дәвалау ул җаныбызны дәвалау. Догалар, салаватлар, гыйбадәтләр белән, әлбәттә, намаз укып, ураза тотып... Ул йөрәк чирләре кайдан чыга – без динебезне тотмагач. Яулыкны гына кидек, ә телебезне чистартмадык. Йөрәкне чистартмадык. Менә шушы әйберләрне чистартырга кирәк. Шул вакытта йөрәктән хөсетлек тә китәчәк. Гаиләбездә дә тәртибе дә, уңышы да булачак.

– Мәсәлән, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәгән мөселман, ни кадәр генә дога кылса, салават әйтсә дә, уңышка ирешә алмый, һәм мөселман булмаган иптәшенең тормышына кызыга. Бу дөресме? Мөселман кешесе мөселман булмаган кешедән көнләшә аламы?

– Аллаһ Коръәни Кәримдә, шайтан сезне ачлык белән, чирләр белән, эшләр бармавы белән куркытыр, ди. Вәләкин Аллаһы сүбхәәнәһү вә Тәгалә сезгә бар нәрсәне бирәчәк, ди. Менә чыннан да кайбер чакларда шундый уйлар килә. Әлбәттә, шайтан вәсвәсәсе инде бу. Нишләп менә мин намазын да укыйм, уразасын да тотам, хаҗын да кылам, зәкятен дә бирәм, ә нишләп эшләрем бармый икән; ә менә теге мәчеткә дә йөрми, ләкин эшләре гөрләп бара, дип вәсвәсәләнә башлыйсың. Ул, җәмәгать, Аллаһ сынавы. Икенчедән, һәрберебезгә күпме ризык керәчәк икәнлеге әниебезнең йөрәк астында вакытта ук билгеләнә инде ул. Шунда фәрештәләр Аллаһ әмере белән күпме ризыгыбыз, күпме хезмәт хакы, күпме байлыкларыбыз, күпме йортларыбыз, машиналарыбыз – бөтенесен язып куя. Аллаһтан шушы сынауны уңышлы үтүне сорарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә бит, мөселман кешенең хәле гаҗәп аның, ди. Нәрсә булса да, аның өчен хәерлегә, ди. Авырлык килсә, ул сабыр итә, шуның белән гөнаһлары ярлыкана, ди. Яхшылык килсә, ул Аллаһка рәхмәтен әйтә, ди, әҗер-савапларга ия була, ди. Шуңа күрә дә, сабыр булып, Аллаһтан сорарга кирәк. Иншаллаһ, Аллаһ бер доганы да җавапсыз калдырмый.

– Ак көнчелек, кара көнчелек, дип аеру дөресме? Әллә бу кара хисне пакьларга гына теләүме?

– Пәйгамбәребез хәдис-шәрифләрендә әйтә: “Сездән бер кеше дә мөселман булмас, иллә мәгәр сез үз кардәшегезгә үзегезгә теләгәнне теләмәсәгез”, – ди. Нишләп күршедә машина зур, өе зур, әллә нәрсәләр... Әлхәмдүлилләһ, булсын, һәрбер кешедә зур машиналар да, зур йортлар, зур окладлар булсын, Аллаһы Тәгалә бирсен, диген. Башкаларга теләгәч, Аллаһ үзегезгә дә бирәчәк. Шуңа күрә акка-карага бүләргә кирәкми. Гомумән, көнчелек белән карарга кирәкми. Үзебезгә теләгәнне күршегә дә, дуска да, башкаларга да теләргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100