Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (Сорау-җавап)

"Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?

news_top_970_100
Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (Сорау-җавап)

 Казанда яшәүче Ренатның соравына башкаланың "Гаилә" мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:




– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Намаз – мөселманның иң төп вазифаларының берсе. Ул – Аллаһы Тәгалә белән элемтә, Аның белән рухи яктан бәйләп торучы хикмәт. Намаз хакында сөйләгәндә, Коръәндә дә, пәйгамбәребез хәдисләрендә дә, аны катгый рәвештә үз вакытында уку таләп ителә. Намазны үз вакытында уку – иң саваплы эшләрнең берсе булып тора. Намазны вакыты чыккач укысак, аның савабы калмый,  бурыч буларак кына өстебездән төшә. Намазны вакытында укымау дингә дә, иманга да зур зәгыйфьлек китерә, чөнки без билгеле бер вакытта Аллаһы Тәгаләне зикер итмибез икән, арабыз суына башлый. Намаз тиешле вакытында укылмагач, аның тәмен дә тоеп булмый. Эштән арып кайткач, автомат рәвештә, берсе артыннан берсен укуның бернинди дә рәхәте, тәме, әҗере калмый. Андый намаз ул инде «галочка» өчен генә. Пәйгамбәребез заманында, аның сәхабәләре (аннан ислам динен кабул иткән кешеләр) ничек намаз укыганын, хәзерге намаз укучылар белән чагыштырып карау да мөмкин түгел. Намазны ничек булса да үз вакытында укырга тырышырга кирәк. Һәр гамәлебездән Аллаһ разый булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100