Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Психолог Һава Шәйдуллина: Ходай белән мөнәсәбәт безгә психологик куркынычсызлык хисе бирә

Ходай белән мөнәсәбәт - ышанычлы ияләшү булганда, кешедә элек булган яраларны дәвалау өчен куәтле ресурс барлыкка килә, дип саный “Бәхет ачкычы” иҗади төркеменең тәрбияче-методисты, психолог Һава Шайдуллина. “Интертат.ру” белгечнең бу уңайдан әйтелгән фикерләре белән бүлешә.

news_top_970_100
Психолог Һава Шәйдуллина: Ходай белән мөнәсәбәт безгә психологик куркынычсызлык хисе бирә

“Иң беренче кешенең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү”

Нигә ышану бөтен кеше өчен ресурс була алмый? Беренчедән, кешенең психологик уңышына нәрсә тәэсир итүе турында әйтәсе килә. Иң беренчесе – кешеләрнең база ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Кешенең төп ихтыяҗы канәгать булгач, канәгатьләнү һәм психологик иминлек хисе барлыкка килә.

“Ияләшү теориясе”

Әмма узган йөзъеллыкта  галим-психолог Джоун Боулби  ияләшү теориясе ачкан иде. Ул кеше өчен иң төп ихтыяҗ – ияләшү ихтыяҗы икәнлеген ачыклаган. Бу ачылыш икенче Бөтендөнья сугышыннан соң ятим калган балалар үрнәгендә ясалган.

Джоун Боулби хәрби сырхауханәдә психолог булып, авыр тормыш ситуацияләре кичергән кешеләр һәм ятим калган балалар белән эшләгән.

Махсус оешмаларга урнаштырылган ятим балаларга туклану бирелгән, әмма 100 баланың 90-ны төрле сәбәпләр белән үлгән. Шуннан психологлар борчыла башлаганнар.

Медицина өлкәсендәге галимнәр балаларның саулыгын тикшергәннәр. Балаларга төрле медикаментлар белән ярдәм ителгән, ризыклары тикшерелгән. Әмма сәбәпләрне таба алмаганнар.

“Авыл гаиләләрендәге һәм махсус оешмалардагы ятим балалар аермасы

Шуннан соң бу эшкә психологлар керешкәннәр. Шундый киң тикшеренүнең тулы диагнозын булдырыр өчен алар авылларда яшәүче ятим балаларны тикшергәннәр. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында балаларны авылларга, үзенә алырга мөмкинлеге булган авыл гаиләләренә җибәргәннәр.

Ничек уйлыйсыз, гаиләләрдә булган һәм махсус оешмаларда булган балаларның яшәүгә сәләтлек һәм сәламәтлек хәлендә нинди аерма булган?

Гаиләләрдәге балалар өчен туклану азрак, тыйби ярдәм начар булган, әмма шуңа да карамастан процент бәйләнештә аларның хәле тулысынча ярдәм күрсәтелә торган махсус оешмамалардагы балалар белән чагыштырганда  күпкә яхшырак булган.

Бүгенге көндә рәсми статистика күрсәткәнчә, балалар йортында үлүчеләр саны 60% тәшкил итә. Россия балалар йортларында 60% бала төрле сәбәпләр аркасында вафат була.

“Кешенең төп ихтыяҗы – ияләшү”

Әгәр физик ихтыяҗларны канәгатьләндерү чыннан да төп ихтыяҗ булса, алар алга таба үсеш ала алган булырлар иде.

Менә шулай, кешенең иң төп ихтыяҗы - ияләшү дип белгертүче ияләшү теориясен барлыкка китергән. Бу ихтыяҗны тулысынча үтәгән очракта гына, башка ихтыяҗларны үтәү бара.

Кешенең иминлегенә тагын нәрсә тәэсир итә? Кешенең ресурс хәле шулай ук мөһим. Ресурс ике төрле була:эчке һәм тышкы. Эчке ресурсларга гыйлем, шәхси сыйфатлар. Тышкы факторлар – финанс байлыклар, вазыйфалар, хезмәт. Болар барысы да кешегә тулысынча канәгатьләнү бирә.

“Элек булган яралар хәзерге хәлгә тәэсир итә”

Ә нәрсә соң кешенең хәленә негатив тәэсир итә? Кешенең элек булган психологик яралары аның хәзерге вакыттагы психологик хәленә тәэсир итә. Кешенең иминлегенә тәэсир итүче икенче фактор: үткәннән референт кешеләргә ияләшкән булу мәшакәте. Әгәр кечкенә вакытта әти-әнисе белән мәшакәтьләр булган икән, ул аның үсешенә һәм хәзерге вакыттагы иминлегенә тулысынча тәэсир итә. Бу күренеш психологларна борчый торган иң зур сорау.

Хәзерге вакытны алсак, психологик иминлеккә стресс һәм кешеләр белән мөнәсәбәт тәэсир итә. Күргәнебезчә, иминлеккә дүрт фактор тәэсир итә. Әмма алар арасында үзара бәйләнеш бар. Нигә кемдер өчен кайбер күренешләр стресс, ә икенче кеше өчен стресс түгел. Күп нәрсәләргә без элек булган тәҗрибәбездән чыгып илтифат итәбез. Безнең элек булган тәҗрибәбездә бу күренеш, бу сүзләр нинди дә булса травма белән бәйле булуы мөмкин.

Әгәр тәҗрибәбездә андый ук билгеле сүзләр стрессор булмаган икән, димәк хәзерге вакытта аларга тыныч кына илтифат итәргә була.

“Кеше белән Ходай мөнәсәбәте турында”

Монда ышану нинди роль уйный соң? Мин ышану теориясен ияләшү теориясе ягыннан карарга телим. Мин ислам яисә башка дин ноктасы ягыннан сөйләргә җыенмыйм. Мин гомумән кешенең Ходай белән мөнәсәбәте турында сөйлим. Ягъни Кешенең Ходай белән мөнәсәбәте кешенең үзенә ничек тәсир итүе турында.

Ияләшүдә ике роль бар: алып баручы, ул үзенә кайгырту һәм җаваплылык ала. Икенче роль – буйсындыручы, кайгыртуны кабул итү, бәйле булу, якынлыкка омтылу. Икеседә үзенең функцияләренә ия. Кешенең төп ихтыяҗы, ияләшкән булу ихтыяҗы турында сөйләгәндә, аның кешеләр белән  мөнәсәбәттә үтәлүе мәҗбүри түгел. Бала әти-әнисе белән ышанычлы ияләшү таба алмаса, ниндидер әйбер, уенчык ияләшергә мөмкин. Ниндидер тышкы әйберләрдә ул ышанычлык таба. Шуңа күрә Ходай белән мөнәсәбәт - ияләшү булганга күрә.

Мөнәсәбәт төзегән вакытта без һәрвакыт эчке аспектларга, кемгәдер карата тойган хисләргә карыйбыз. Без бит ир белән хатынның араларындагы мөнәсәбәтне, яисә аерым нәрсә эшләгәннәрен карамыйбыз. Без алар һәрберсе нинди хисләр тойганы турында сөйлибез

“Ихлас күңелдән, Ходай ризалыгы өчен табынуга нәрсә кирәк?”

Табыну турында сөйләгәндә, Ходайга карата булган хисләребез аспектларын карау мөһим. Кеше табынганда аның бүләге нәрсә хисабыннан күбәя яисә кими? Нәрсә ул ихласлык?

Мәсәлән, ике кеше ике рәкагәть намаз укыдылар. Шул ук сүрәләрне укыдылар, бертигез үтәделәр, әмма бүләген төрлечә алулары мөмкин - бу нәрсә белән бәйле? Алар икесе дә намаз турында гына уйладылар. Чыннан да, бүләк, кеше намаз вакытында нәрсә тоюы белән бәйле булачак. Ихлас күңелдән, Ходай ризалыгы өчен табынуга нәрсә кирәк? Гыйлем? Һәрбер гыйлемле кеше ихласлыкка ия түгел.

Бер галим ышану кошка охшаган дип мисал китергән. Аның бер канаты – ышану, икенчесе - курку, ә башы – Ходайга мәхәббәт.

“Ходай белән мөнәсәбәттә ышанычлык безгә нәрсә бирә?”

Еш кына дин турында сөйләгәндә без тышкы аспектларга гына кагылабыз. Әмма Ходайга карата хисләребез турында бик аз кеше уйлый. Дин мөнәсәбәт турында сөйли башлагач кына ресурска әйләнә. Ышанычлы ияләшү төп ихтыяҗны гына канәгатьләндерми, ул шәхси үсеш өчен ресурс чыганагы булып тора. 

Әгәр кеше Ходайны ресурслар чыганагы, һәрвакытта мөрәҗәгать итергә мөмкин булган терәк, кайгытучан ориентир буларак кабул итсә, ул психологик куркынычсызлык тоя башлый. Анарда икенче ияләшү туа.

Кешенең Ходайдан куркуы ничек беленә? Күбрәк тырышлык белән табынудамы? Ул үзен үзе мәҗбүр итүдә түгел, ә аңа омтылуда. Бу да ияләшү белән, кеше Ходайны белергә, аңа буйсынуга күбрәк омтылу белән бәйле.

Ходай белән мөнәсәбәттә ышанычлык безгә нәрсә бирә? Беренче, төп ихтыяҗларны канәгатьләндерү. Маслоу теориясе буенча беләбез, түбән ихтыяҗлар канәгатьләндерелсә, кеше югары ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтыла.

Моны нәкъ Джоун Боулби ятим балалар белән эшләгән вакытта сизгән. Һәм ул балалар йортында яшәгән балаларның физик яктан нинди дәрәҗәдә булганын күргән. Хәзерге вакытта да балалар йортындагы балалар ябык, көчсез, физик яктан үсештә артта кала. Интеллектуаль яктан алар шулай ук начар хәлдә. Хәзерге вакыттагы статистиканы карасак, балалар йортында үскән егет-кызларның 40% үзләренә кул сала, 40% гомере тилеләр йортында, 10% төрмәдә тәмамлый, һәм бары тик 10% гына тормышта уңышка ирешә.

Бу куәтле ресурслар чыганагы безгә нәрсә бирә? Беренче психологик тотрыклык. Кеше стресска азрак дучар ителә башлый.

Кайчан стресс кеше өчен ярага әйләнә. Берәр вакыйга булды, бер кеше өчен бу яра булды, ә икенчесе өчен бары тик яхшы булмаган истәлек кенә. Моңа нәрсә тәэсир итә? Бу кешенең ресурс хәле белән бәйле. Әгәр дә Ходай белән ияләшү куәтле ресурс чыганагы булса, кеше теләсә нинди стрессны кире кага ала. Ходай белән ышанычлы ияләшү тагын нәрсә бирә? Әгәр дә Ходай белән мөнәсәбәтләр чыннан да дөрес төзелгән икән, һәм шушы мөнәсәбәтләрдән ул ышанычлы терәк алса, башка кешеләр белән мөнәсәбәтнең төре дә үзгәрә. Мәсәлән, бала чага ышанычсыз ияләшү алган булса, аның башка кешеләр белән ияләшүе шушы модельда төзелә. Әгәр Ходай белән дөрес мөнәсәбәтләр төзелгән һәм ул мөнәсәбәтләрдә ышанычлы база ресурлык бар икән, кеше башка кешеләр тарафыннан да ышанычлы терәк алуына ышана башлый.

Ияләшү безне тирән сепарация ярасыннан саклый. Кеше өчен тирән яраларның берсе ияләшкәннән аерылу булырга мөмкин. Чөнки, психологик яктан карасак, ияләшү аның терәге, таянычы. Шуңа күрә бүгенге көндә кемдер өчен төп ияләшү әти-әнисе яисә тормыш иптәше, яисә балалары. Һәм ул кешеләр белән начар хәл килеп чыкса, аңа нәрсә була? Ул нык депрессиягә кушыла. Әмма кеше өчен төп ияләшү Ходай булса, бу аны зур яралардан саклый, чөнки Ходай үлми, юкка чыкмый.

“Ходай белән мөнәсәбәт безгә психологик куркынычсызлык хисе бирә”

Безнең психологик куркынычсызлык хисенә тышкы факторлар гына тәэсир итми. Шулай ук яныбызда кайгыртучы ролен башкара алган олы кеше булуы мөһим. Әгәр сез бала белән стресслы хәлгә очрыйсыз икән, әмма шул ук вакытта тынчылык саклап каласыз. Бала нык яралый торган хәл булганын аңларга тиеш. Әмма аңа таяныч булган кеше булса, ул аңа куркынычсызлык хисе бирә.  Һәм Ходай белән мөнәсәбәт дөрес төзелгән очракта, кеше психологик куркынчызлык хисен беркайчан да югалтмый. Ходай белән мөнәсәбәт безгә психологик куркынычсызлык хисе бирә.

Кешенең психологик торыклыгының, психологик уңышлыгының карыйк. Ходай белән мөнәсәбәт – база ихтыяҗларны канәгатьләндерү. Ул ресурслар, стрессны кире кагу, үткән яраларны дәвалау, чөнки кеше эчке ресурслар җитмәве сәбәпле элек булган яраларны дәвалый алмый. Кешенең ресурслары күбрәк булган саен ул элек булган күбрәк яраларга тия һәм дәвалый ала. Мәсәлән, кеше терапевт белән бергә үзенең ярасына тияргә ризалаша. Ходай белән мөнәсәбәт шулай ук ышанычлы ияләшү булганда, кешедә элек булган яраларны дәваларга куәтле ресурс барлыкка килә. Әгәр тирә-юндәге кешеләр аның иң төп ияләшүе түгел икән, алар белән мөнәсәбәттә булган проблемалар аның хәлендә аның кадәр нык тәэсир итмәячәк.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100