Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова: «Масаеп, борынымны өскә күтәреп йөри торган кеше түгел мин»

Бүген Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова: «Масаеп, борынымны өскә күтәреп йөри торган кеше түгел мин»
"Татар-информ" архивы

Эльмира Сөләйманова турында «Интертат» сайтында төрле елларда чыккан язмаларны туплап тәкъдим итәбез. 

«Балаларыма беркайчан да няня яллаганым юк»

2015 елның октябре, «Интертат»

«Балаларыма беркайчан да няня яллаганым юк. Гастрольләргә киткән вакытта үз әнием, шулай да күпчелек вакытта каенанам карый. Нянялар турында телевизор экраннарыннан нинди генә куркыныч вакыйгалар сөйләмиләр! Андый күренешләрне күргәч, куркып та куясың. Артистлар арасында баласын няняга калдыручыларны беләм, шулай ук үзем дә бер-ике няня белән шәхсән таныш. Бар, әлбәттә, араларында яхшылары да. Мин инде дәү әниләре исән булсын, яшәсен, дим! Алар булганда, балалар ышанычлы кулларда. Таләпләргә килгәндә, няняның педагогик белеме һәм үзе белән медицина тикшерүе булырга тиеш, дип уйлыйм».

Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?

2015 елның октябре, «Интертат»

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова «ВКонтакте», «Инстаграм», «Одноклассники» сайтларындагы аккаунт сылтамаларын күрсәтеп, социаль челтәрдәге битенә «Алданмагыз, дуслар!» дип язып куйган. «Моңа кадәр «Одноклассники» сайтында бөтенләй утырмадым, ә анда – 2, «ВКонтакте» челтәрендә исә 15тән артык фейк битем бар иде. Һәркайсының администраторлары аша аларны бетерергә туры килде», – дип сөйләде безгә Ильмира Нәгыймова.

Хәзерге вакытта Ильмира җырчы Эльмира Сөләйманова белән «Апа-сеңел» дип исемләнгән уртак концертка әзерләнүен белдерде. Җырчы кызлар яңа программаны иң беренче 13 ноябрьдә Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк. Ильмира белән Эльмира инде күптәннән дуэт җырлар башкара. Алар, чыннан да, туганнармы, әллә инде якын дуслар гынамы?

– Эльмира белән бик күп дуэт җырларыбыз бар. Шуңа күрә күптәннән үк уртак концерт кую теләге бар иде. Без – бер-беребез өчен бик якын кешеләр, үзара җылы мөнәсәбәтләрдә. Әмма апалы-сеңеллеме, юкмы икәнен әлегә әйтмим. Бу серне концертыбызда чишәрбез», – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Ильмира Нәгыймова.

Эльмира Сөләйманова ни өчен иреннән башка ял итә?

2015 елның июле, «Интертат»

Татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова 2 баласы белән Соль-Илецк шәһәрендә ял итә. Тормыш иптәше исә Чаллыда калган. Ни сәбәпле Эльмира иреннән башка гына ял итергә булган? Бу сорауны җырчының үзенә юлладык.

– Бер ел элек Чаллыда 4 бүлмәле фатирга күчендек. Хәзерге вакытта анда ремонт эшләре бара. Ремонтны ирем үзе башкара, ә без диңгездән-диңгезгә ремонттан качып йөрибез, – дип сөйләде Эльмира Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, әлеге фатирда элек җырчының каенанасы яшәгән, хәзер исә аңа бер бүлмәле фатир алып биргәннәр. «Яңа ремонтның дизайнын үзем уйладым. Барысы да гади һәм шул ук вакытта зәвыклы булачак», – диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк: Эльмираның улы Артемга әле июнь аенда гына 1 яшь тулды. «Туган көнне өйдә генә уздырдык. Аллага шөкер, туганнар, дуслар күп, кунаклар күп булды. Бездә, гомумән, бәйрәмнәрдә кунаклар саны 30 кешедән ким булмый», – диде ул.

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган

2016 елның апреле, «Интертат»

Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүен җырчыны белгән һәм белмәгән кешеләр дә авыр кичерде. Эстрада артистлары өчен бу – зур югалту булды. Вәсилә һәркемнең йөрәгендә алыштыргысыз урын алды. Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова исә, беренчеләрдән булып, Вәсиләгә багышлап, «Дуслар китә» исемле тирән мәгънәле җыр яздырган.

– Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә уйламыйча, Ильмира Нәгыймовага көй иҗат итәргә тәкъдим иттем. «Дуслар китә» җыры әнә шулай туды. Бу җырымны якын дустым Вәсиләнең якты истәлегенә багышлыйм. Вәсилә белән тәүге тапкыр 5 еллап элек концертта чыгыш ясаганда таныштык. Ул бик ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихлас кеше иде. Мин аны бик юксынам, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова.

Эльмираның иҗатында тиздән яңалыклар көтелә. Ул тамашачасын яңа җырлар белән сөендерергә һәм шуларның берсенә клип төшерергә теләвен хәбәр итте.

Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар.

Күз яшьләре ага юл буйлап...

Маңгайга язылган язмыш сынауларын

Булмый икән, булмый шул сайлап...

7 класс укучысы Эльмира Сөләйманованың никахлашкан көнендә зур зыян салган

2018 елның июле, «Интертат»

Бу хәл Чаллыда була. «Минем арттан килеп телефонны алган һәм кибеттән чыгып киткән. Сим-картасын сындырып ташлаган, чехолын да югалткан», – дип сөйләде җырчы Интертатка.

Эльмира ханым, кайчан булды бу күңелсез хәл?

22 июль – безнең никахлашкан көн иде. Шул уңайдан гаилә белән бакчага барып, шашлык пешереп, бераз ял итәргә уйладык. Юл өстендәге бер сәүдә үзәгенә туктадык. Кибет зур булгач, кирәк-ярак күп җыелды. Ипиләр бүлегенә җиткәч, балам сырлы-сарымсаклы озын батон сорады. Телефонымны кырыйга куйдым һәм ипине балага сындырып бирдем дә китеп бардым. Телефонымны куйган җирдә онытып калдырганмын. Бераз йөргәнән соң, телефоным юк икәне исемә төште һәм кире шул урынга киттем. Барсам, телефон юк. Охранага бардым, телефонымны югалттым, дидем. Камерадан карадык. Миннән соң килгән бер малайның, телефонны алып, кибеттән чыгып китеп баруы ачык күренде.

Полиция чакырттыгызмы соң?

Әйе, аннары полиция чакырттым. Полиция үз эшен бик тиз һәм җиренә җиткереп эшләде. Телефонымны урлаган малай Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә яшәүче 7нче сыйныф баласы булып чыкты. Шул ук көнне таптылар.

Каракка нинди җәза бирәчәкләр?

Ул балага җәза бирергә кирәк, ләкин алай ук каты түгел. Кеше әйберсенә тияргә ярамаганын аңласын иде. Мин полициягә биргән гаризамны кире алдым. Чөнки 7нче сыйныф баласының киләчәген бозасым килмәде. Әти-әнисенә оят!

Телефондагы мәгълүматлар урынындамы?

Сим-картасын сындырып ташлаган, чехолы юк. Калганы урынында. Миңа телефон үзе кызганыч түгел, андагы мәгълүмат, еллар дәвамында җыелып килгән номерлар, балаларның кечкенә вакытлары сурәтләнгән фото һәм видеоязмалар кызганыч. Барыннан да бигрәк минем өчен шулары кадерле иде...

Эльмира Сөләйманова, балаларын караган өчен, иренә машина бүләк иткән

2018 елның августы, «Интертат»

«Миндәй хатынга түзгәнгә бүләк ясадым», – ди җырчы.

– Гаиләбездә барысы да әйбәт, – диде Эльмира Сөләйманова шәхси тормышы турында. – Кызым 5нче сыйныфка укырга барырга җыена. Улым, балалар бакчасына бармыйм, ди. Җәй көне йөртмәдем, ял итсен, дидем. Июнь башында бер тапкыр чирләп калды да, шуннан соң илтмәдем. Апасы да өйдә булгач... Каенана белән әни карый, шуңа күрә тик утырсыннар өйдә. Үзем йөрим бит инде, кайтканым юк, рәхәт. Ике әни рәхәтләнә бала карап. Иремнең туган көненә «Сузуки гранд витара» дигән машина алып бүләк иттем. Сәбәбе дә бар: балаларны караган өчен. Хатынының өйдә тормавына кем түзсен? Минем ирем түзә, – ди җырчы.

Эльмира Сөләйманова дошманнарыгызны Туниска җибәререргә киңәш итә

2018 елның июле. «Интертат»

Җырчы быел җәй Туниска ялга барып, ашарга ризык тапмый кайтуын сөйләде.

Эльмира Сөләйманова «Интертат» хәбәрчесенә болай дип сөйләде: «11 көнгә Туниска ялга бардык. Дус кызым үзенең баласы, мин үземнең 2 балам белән бишәүләшеп чыгып киттек. Туниска бармагыз, дошманнарыгызны җибәрегез, дияр идем мин. Ошамады. Ашарга ризык юк. Җыен бака, кызган – шуның ише ризыклар. Балаларга ботка кирәк, аш кирәк – елап эзләсәң дә юк. Бәләкәй бала белән анда баруның мәгънәсе юк икән», – ди Эльмира.

Җырчы Эльмира Сөләйманова: «Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз»

2018 елның июле, «Интертат»

Яңа елга санаулы көннәр калып бара, озакламый, аркасына күчтәнәч тулы капчыгын асып, Кыш бабай да килеп җитәр. Кечкенә балалар тылсымга ышанган вакытта, әти-әниләре аларга бүләкләр әзерләргә тырыша. Кибет киштәләре әйбер белән тулган, сайлау мөмкинлеге зурдан.

Бу көннәрдә кибетләр буйлап бүләк эзләп чабучылар шактый. Шундыйларның берсе – җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова. Аның улы Кыш бабайдан оча торган аяк киеме сораган.

Эльмира, ирегезнең туган көненә кыйммәтле машина бүләк иттегез. Быел Яңа елга нинди бүләк ясыйсыз?

Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз. Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр бирү гадәте юк. Балаларга алабыз, һәр ел саен шуларны сөендерәбез. Быел да Кыш бабайга хат язганнар, хәзер шуның өчен баш ватабыз. Улыма 4 яшь, ул оча торган аяк киеме сораган. Мин аны каян табыйм? Нәрсә эшләргә дә белмибез, без аптырашта. Кызыма 12 яшь тулды, ул бернәрсә дә сорамаган. Хәзер зур инде, андый могҗизаларга ышанмый. Мәктәптән кайтып барганда, миңа кызым әйтә: «Әни, Кыш бабай юк бит. Мин беләм. Әти белән безгә бүләкләр алырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт», – ди.

Элек тә, хәзер дә безнең гаиләдә ирем – Кыш бабай. Шәһәр буенча балаларга бүләкләр эзли торган идек. Диана соңгы тапкыр эт баласы сораган иде. «Безнең өйгә эт кенә җитми инде», – дип уйлап куйдым. 31 декабрь көнне эт түгел, кечкенә песи баласы алып кайтты. Бик шатландылар. Икешәр атна гастрольләрдә йөрибез. Коцертлар якында гына булган очракта, өйгә кайтырга тырышам. Балаңны кочаклап йоклау – җан рәхәте бит ул. Тик андый вакытлар бик сирәк була, күп очракта балалар мине иртә белән генә күреп кала. Балаларны үзем үстерә алмыйм – тормышта иң авыры менә шул. Үскәннәрен күрмим, шуның өчен күңелемә авыр, – дип сөйләде җырчы.

«Сәхнәгә аерым чыгарга телим» – Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗанов дуэты таркала

2018 елның октябре, «Интертат»

Соңгы арада җырчы Эльмира Сөләйманова Рамил Галимҗанов белән дуэтлар башкара, тамашачы да аларны сәхнәдә бергә күреп ияләнде. Аларның «Сөям», «Димәк, мин яшим синдә» җырлары тиз арада үз тыңлаучысын тапты. Тик Рамил Галимҗанов «Интертат»ка сәхнәгә аерым чыгарга теләвен әйтте. Ни өчен иҗади дуслык кыска гомерле булган соң?

Рамил Галимҗанов белән сәхнә артында аралаштык. «Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый. Сынауларсыз бу тормыш бармый...» – дип моңлана иде ул.

Рамил, Эльмира белән дуэт җырлыйсызмы? – дип сорадым аннан.

Юк, үзем генә «Түзмичә булмый» җырын башкарам. Эльмира белән сүзгә килмәдек, алга таба да дуслыгыбыз дәвам итәчәк. Матур җырлар да яздырырбыз, ләкин концерт-кичәләрдә аерым чыгыш ясарга уйладык. Бу – минем теләгем булды. Хәзер сәхнәгә аерым чыгарга телим, шуңа күрә тиздән тамашачы каршына Эльмирадан башка гына чыга башлыйм. Күптәннән үземнең cольный концертларымны оештырырга хыяллана идем, яңа программа әзерлим.

Эльмира каршы булмадымы соң?

Мин аның концертларында һәрвакыт кунак буларак кына чыгыш ясадым, икебезнең арада килешү төзү булмады. Эльмира китүемә каршы килмәде, ләкин җибәрергә дә теләмәде. Аның минем белән алга таба да эшләргә теләге бар иде. Тик нишлисең инде, сәхнәгә аерым чыгасым килә. Гел бертөрле әйбер туйдыра, шуңа күрә башка юнәлештә эшләп карарга телим.

27 октябрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Җанлы концерт» тамашасы узды. Чарада Эльмира Сөләймановага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

– Аның уңышы өчен чын күңелдән шатланам, чөнки ул аңа лаек. Без 2 елдан артык Татарстан буенча концертлар куеп йөрдек, тамашачы аны ярата һәм һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы ала. Эльмира – бик гади кеше, аңа карата хөрмәтем зур. Мине сәхнәгә алып чыкты, шуңа күрә рәхмәттән башка сүзем юк, – диде Рамил Галимҗанов.

Эльмира Сөләймановага күз тидергәннәр

2018 елның сентябре, «Интертат»

Шуның аркасында, җырчының башлаган эше ярты юлда калган.

– «Сине яратканны ташлама» дигән җырга клип төшерә башлаган идек. Шундый матур башланган иде, әмма икенче көнне күз тидерделәр дә, күземә арпа чыкты. Шуңа күрә съемкалар туктатылды, эшне сентябрьгә калдырдык. 10 яңа җыр яздырып куйдым. Мин шулай «оптом» яздырам да, кайсын әйләндерергә белми азапланалар аннары. Яңа программага барысын да кертергә тырышам, әмма кайсын гына кертеп бетерәсең? Быелгы концерт программамда 3-4 кенә чыгыш ясамыйм, 7-8 чыгуымда икешәр-өчәр булса да җыр башкарачакмын. Яңа күлмәкләремне тектереп куйдым инде. «Сине яратканны ташлама» дигән яңа диск чыгару уем да бар. Моны әле беркем дә белми, әмма җырларым күп, – дип сөйләде «Интертат»ка җырчы.

2018 елның декабрендә «Интертат» журналистына биргән интервьюсында Эльмира Сөләйманова, ел буе чирләп чыктым, дип сөйләгән иде. 

Күптән түгел генә Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗанов дуэты таркалуы хакында хәбәр иткән идек. Бергә эшләү дәверендә җырчылар саллы репертуар туплады, үз тыңлаучыларын булдырды. Тик җырчы егет «Интертат»ка сәхнәгә аерым чыгарга теләвен әйтте, һәм соңгы вакытта алар икесе сирәк чыгыш ясый. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Cөләйманова бу хакта нәрсә уйлый?

Эльмира, ни өчен Рамил белән иҗади дуслык кыска гомерле булды?

Рамил Галимҗанов белән 2 ел бергә эшләдек, бик күп җирләрдә чыгыш ясарга туры килде. Аннан соң ул үзенең популяр була башлавын сизде һәм аерым гына җырларга теләк белдерде. «Эльмира, мин үзем генә сольный концертлар куярга телим. Әгәр заллар җыя алмасам, сиңа кире кайтырмын», – диде. Мин аның бу теләгенә берничек тә каршы килә алмадым, ризалашырга туры килде. Бу хәбәрне кабул итәргә теләмәдем. Рамилнең миңа тавышы ошый, башкалардан аерылып тора иде. Ул киткәч кайгыга баттым әле.

Кире кайтырга теләсә кабул итәрсеңме?

Кабул итәчәкмен. Мин аның кире кайтуын телим, өметләнәм. Зур шәһәрләрдә без бергә чыгыш ясыйбыз, Рамил кечкенә районнарда чыгыш ясаудан баш тартты. Бу – аның теләге, шулай ук каршы килмәдем. Аннан соң аңа түләргә кирәк, ә ул чыгышлары өчен шактый кыйммәт сорый (көлә). Зур шәһәрләргә аны үзем белән алам. Анда билетлар сатыла һәм аңа түләргә акчам җитә. Шушы арада тагын бер дуэт җыр яздырырга исәп бар. Без аралашып торабыз, әле үзара хезмәттәшлегебез дәвам итә.

Хәзер концертларымда чыгыш ясау өчен ир-ат эзлим. Яшь башкаручы Илшат Сафин белән эшли башлаган идек, ул да китеп барды. «Минем җырларга вакытым юк, үз бизнесым бар», – диде.

Сиңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Социаль челтәр аша тискәре фикер язучылар булдымы соң?

Күп кенә артистларга тискәре караш яши, алар мактаулы исем алгач, тамашачы начар сүзләр яза башлый. Миңа социаль челтәрләрдә теләсә нинди сүзләр язучылар аз. Күп очракта таза булуыма гына бәйләнәләр. «Сезгә ябыгырга кирәк, сез бик ямьсез», – дип язган кешеләр бар. Игътибар итмим, чөнки үземне матур булуымны беләм (көлә). Иң мөһиме – ирем ярата, башкаларның яратуы кирәкми. Мин дә ябыксам, сәхнәдә тагын «аппетитный» кем кала? Таза хатын – шәп хатын.

«Татарстанның атказанган артисты» исемен сатып алалар, дигән сүзләр дә йөри. Күп кеше бу исемгә лаек булуым хакында язды, мин килешәм. 15 елга якын сәхнәдә, 100дән артык җырым һәм 7 альбомым бар. Җиденче «Алтын барс» сынын алам. Мин дә «йолдыз чире» юк, әлеге дәрәҗәле исемне тыйнак кына кабул итеп алдым. Масаеп, борынымны өскә күтәреп йөри торган кеше түгел мин. Һәрвакыт гадилек яклы булдым. Сәхнәдә алып баручылар «Татарстанның атказанган артисты» буларак игълан иткәндә оялам, күңелем тула һәм елыйсым килә. Ничектер дулкынланам.

Узып баручы ел синең өчен уңышлы булдымы?

Бу ел минем өчен бик уңышлы булды. Тик сәламәтлеккә бәйле проблемалар булып алды. Үзем әллә ничә тапкыр хастаханәдә ятып чыктым, балалар да айлар буе авырды. Яңа елны ничек башлыйсың – шулай тәмамлыйсың, диләр бит. 1нче гыйнвар көнне авырый башлаган идем, ел буе чирләп чыктым. Шуның өчен барлык авыртуларны бу елда калдырырга тырышырбыз.

Иҗатка килгәндә, залларны тутыру авыррак булды. Хәзер концерт программалары һәм җырчылар күп, тамашачы кемне сайларга да белми. Эте дә, бете дә җырлый бит. Аннан алып баручысы да, биючесе дә җырчы булырга тели. Хәзер халыкны шаккаттыру өчен башыңа басып сикерергә, яки чишенеп чыгарга кирәк. Шәрә чыккан очракта аншлаг була. Халыкка моң кирәкми, ул шоу карарга ярата. Мин дә утлы шоулар эшләп карадым, ләкин файдасы булмады. Шуңа да карамастан, иҗатымны яратучылар бар. Булганы җитә, мин бик канәгать.

«Барасы юллары ак булсын!» – Эльмира Сөләйманова улын күрсәтте

2021 елның мае, «Интертат»

Җырчы Эльмира Сөләйманова Инстаграм битендә улы белән төшкән фото урнаштырган. Артем быел беренче сыйныфка укырга керә.

«Минем улым да балалар бакчасын тәмамлады! Ак юллар үзеңә, бәбкәм!» – дип язган ул.

«Яхшы сыйныфташлар, аңлаучан укытучылар сабыйга», «Хәерле юл, Артемчик!», «Барасы юллары ак булсын», «Кай арада үскән ул? Уңышлар бәләкәчкә», – дип матур теләкләрен калдырган инстачылар.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле

Эльмира Сөләйманова соңгы тапкыр «Күңел» радиосының онлайн-концертында катнашкан булган

Эльмира Сөләйманованың ничек вафат булуы билгеле

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд...

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттахова җырларга өлгермәгән җырны җырлаган булган

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100