news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле

news_top
Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле
"Татар-информ" архивы

Бүген иртән Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булды. «Эльмира йоклаганда үлгән. Аны яру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җырчыга инфаркт булган», – дип «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кайгылы хәбәрне җырчының «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә администраторы Алсу Хәсәншина раслаган.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, 40 яшьлек җырчы соңгы көннәрдә йөткергән, температурасы булмаган, ул табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Хәле авыр булу сәбәпле, концертларын да кичектереп торган.

Эльмира Сөләйманованың ире, 16 яшьлек кызы һәм 9 яшьлек улы бар.

Аны иртәгә Чаллыда җирлиләр.

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар