Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова ни өчен иреннән башка ял итә?

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова ни өчен иреннән башка ял итә?

Татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова ике баласы белән Соль-Илецк шәһәрендә ял итә. Тормыш иптәше исә Чаллыда калган. Ни сәбәпле Эльмира иреннән башка гына ял итергә булган? Бу сорауны җырчының үзенә юлладык.

– Бер ел элек Чаллыда дүрт бүлмәле фатирга күчендек. Хәзерге вакытта анда ремонт эшләре бара. Ремонтны ирем үзе башкара, ә без диңгездән-диңгезгә ремонттан качып йөрибез, - дип сөйләде Эльмира Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, әлеге фатирда элек җырчының каенанасы яшәгән, хәзер исә аңа бер бүлмәле фатир алып биргәннәр. «Яңа ремонтның дизайнын үзем уйладым. Барысы да гади һәм шул ук вакытта зәвыклы булачак», - диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк: Эльмираның улы Артемга әле июнь аенда гына 1 яшь тулды. «Туган көнне өйдә генә уздырдык. Аллага шөкер, туганнар, дуслар күп, кунаклар күп булды. Бездә, гомумән, бәйрәмнәрдә кунаклар саны 30 кешедән ким булмый», - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100