Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд...

Бүген иртән Эльмира Сөләйманованың вафаты турында ишеттем... Утырдым да еладым.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд...

Эльмира Сөләйманова эстрадада үз урынын булдырган җырчы иде. Аның башкаларныкына охшамаган тавышын күпләр үз итте.

Үкенечем калды: мин аннан интервью алып калмадым. Без концертларда күрештек, сөйләшеп торганыбыз да булды. Ул «матурым», «җаным» дип эндәшә иде. Конфликтка керергә яратучы түгел иде ул. Хәтта бер репортажымда аның турында язгач, аңа ошап бетмәгән бер фикер булгач, ул ачыклык кертте, әмма аз гына да конфликтка керү теләге юк иде аның.

Аның белән интервью алырга дип килешеп беткән идек. 9 октябрьдә сөйләштек – аудиоязма нибары 7 секунд иде. Эльмира, интервьюны соңрак датага күчерик, диде. Аннары да без сөйләшә алмадык. Соңгы тапкыр ноябрьдә шалтыраттам, ул, хәлем юк, диде. Ә бүген исә вафаты турында хәбәр ишеттем.

Җырчының ике баласы – Артем белән Диана ятим, ире тол калды. 


Эльмира, синең миңа: «Кире шалтыратырмын», – диюең тормышка ашмады. Ә мин көткән идем. Мин шалтыратканда алмадың. Шушы җиде секундлык аудиоязма минем өчен зур истәлек булып сакланачак. Урының оҗмах түрендә булсын. 

Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, 16нчы мәктәптә укыган. 2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елдан – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр иде.

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...» 

Эльмира Сөләйманова: «Акчасыз бала булгач, беркемгә кирәкмисең» 

Балаларга нинди няня кирәк? – Эльмира Сөләйманова фикере

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттахова җырларга өлгермәгән җырны җырлаган булган 

Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме? 

Эльмира Сөләйманова ни өчен иреннән башка ял итә? 

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган 

«Татар җыры-2014»: кризис сәхнә артында да сизелә 

7 класс укучысы Эльмира Сөләйманованың никахлашкан көнендә зур зыян салган 

Эльмира Сөләйманова, балаларын караган өчен, иренә машина бүләк иткән  

Җырчы Эльмира Сөләйманова: «Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз»

«Сәхнәгә аерым чыгарга телим» – Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗанов дуэты таркала 

Эльмира Сөләймановага күз тидергәннәр 

«Кәҗә», «сеңелем», «хуҗам», «вулканым»: артистлар хәләл җефетләренә ничек эндәшә? 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 май 2023
    Исемсез
    Вы допускаете ошибку. Могу отстоять свою позицию. Пишите мне в PM.
  • 16 декабрь 2022
    Исемсез
    Бик кызганыч бииик..... Ник авыртканны белгэч,больницага бармады икэн сон?????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100