Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттахова җырларга өлгермәгән җырны җырлаган булган

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттахова җырларга өлгермәгән җырны җырлаган булган
"Татар-информ" архивы

Эльмира Сөләйманованың Вәсилә Фәттахова җырларга өлгермәгән «Минем язым син икән» җырын җырлавы турында язалар. Бу хакта «Челны онлайн» социаль челтәрендә хәбәр итә.

Әлеге җырны башта Вәсилә Фәттахова өчен аның ире язган булган. Әмма 2016 елда җырчы кинәт вафат булды һәм бу җырны студиядә башкарырга өлгермәде. Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Эльмира Сөләймановадан бу җырны башкаруны сорый. Җырчы баш тартмый, һәм Вәсилә Фәттахова вафат булып бер ай узгач, бу җырны тамашачыларга тәкъдим итәләр.

Зифа Нагаева сүзләре һәм шигыре

«Минем язым син икән»

Чәчләремә кагылып үтте яз җиле,

Без кавышкан көннәрдә яз иде.

Тәүге бүләк – чәчәкләр бәйләмнәре,

Башларымның шулчак әйләнгәннәре.

Тәүге бүләк – чәчәкләр бәйләмнәре,

Башларымның шул чак әйләнгәннәре.

Ташый сулар, кага дулкын,

Кайтарып ярларына.

Кайтарды мине мәхәббәт

Бәхетле язларыма.

Яшик, җаным, бу хисләрне

Язлар саен яңартып,

Яшик гомерне яз итеп,

Яратылып, яратып.

Яшик гомерне яз итеп,

Яратылып, яратып.

Сез икәү, дип сайрый кошлар талларда,

Парлап сайрар өчен туган алар да.

Без бергә бит, шуңа якты таңнар да,

Без бергә бит, шуңа якты таңнар да.

Яратабыз, шуңа матур язлар да.

Ташый сулар, кага дулкын,

Кайтарып ярларына.

Кайтарды мине мәхәббәт

Бәхетле язларыма.

Яшик, җаным, бу хисләрне

Язлар саен яңартып,

Яшик гомерне яз итеп,

Яратылып, яратып.

Яшик гомерне яз итеп,

Яратылып, яратып.

Синсез язлар яз икәнен күрмәдем,

Синсез назлар наз икәнен белмәдем.

Минем язым син икәнсең, син генә,

Синең язың мин икәнмен, мин генә.

Минем язым син икәнсең, син генә,

Синен язың мин икәнмен, мин генә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100