news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова дошманнарыгызны Туниска җибәререргә киңәш итә

Җырчы быел җәй Туниска ялга барып, ашарга ризык тапмый кайтуын сөйләде.

news_top
Эльмира Сөләйманова дошманнарыгызны Туниска җибәререргә киңәш итә
Эльмира Сөләйманова "Интертат" хәбәрчесенә болай дип сөйләде:

- 11 көнгә Туниска ялга бардык. Дус кызым үзенең баласы, мин үземнең ике балам белән бишәүләшеп чыгып киттек. Туниска бармагыз, дошманнарыгызны җибәрегез, дияр идем мин. Ошамады. Ашарга ризык юк. Җыен бака, кызган - шуның ише ризыклар. Балаларга ботка кирәк, аш кирәк – елап эзләсәң дә юк. Бәләкәй бала белән анда баруның мәгънәсе юк икән, - ди Эльмира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар