Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган

Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүен җырчыны белгән һәм белмәгән кешеләр дә авыр кичерде. Эстрада артистлары өчен бу зур югалту булды. Вәсилә һәркемнең йөрәгендә алыштыргысыз урын алды. Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова исә беренчеләрдән булып, Вәсиләгә багышлап «Дуслар китә» исемле тирән мәгънәле җыр яздырган.

- Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә уйламыйча Ильмира Нәгыймовага көй иҗат итәргә тәкъдим иттем. «Дуслар китә» җыры әнә шулай туды. Бу җырымны якын дустым Вәсиләнең якты истәлегенә багышлыйм. Вәсилә белән тәүге тапкыр 5 еллап элек концертта чыгыш ясаганда таныштык. Ул бик ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихлас кеше иде. Мин аны бик юксынам, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова.

Эльмираның иҗатында тиздән яңалыклар көтелә. Ул тамашачасын яңа җырлар белән сөендерергә һәм шуларның берсенә клип төшерергә теләвен хәбәр итте.

Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар.

Күз яшьләре ага юл буйлап...

Маңгайга язылган язмыш сынауларын

Булмый икән, булмый шул сайлап...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100