Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Сөләйманова: “Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз”

Яңа елга санаулы көннәр калып бара, озакламый аркасына күчтәнәч тулы капчыгын асып Кыш бабай да килеп җитәр. Кечкенә балалар тылсымга ышанган вакытта, әти-әниләре аларга бүләкләр әзерләргә тырыша. Кибет киштәләре әйбер белән тулган, сайлау мөмкинлеге зурдан. 

news_top_970_100
Җырчы Эльмира Сөләйманова: “Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз”

Бу көннәрдә кибетләр буйлап бүләк эзләп чабучылар шактый. Шундыйларның берсе – җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөйләйманова. Аның улы Кыш бабайдан оча торган аяк киеме сораган.

- Эльмира, ирегезнең туган көненә кыйммәтле машина бүләк иттегез. Быел Яңа елга нинди бүләк ясыйсыз?

- Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз. Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр бирү гадәте юк. Балаларга алабыз, һәр ел саен шуларны сөендерәбез. Быел да Кыш бабайга хат язганнар, хәзер шуның өчен баш ватабыз. Улыма дүрт яшь, ул оча торган аяк киеме сораган. Мин аны каян табыйм? Нәрсә эшләргә дә белмибез, без аптырашта. Кызыма унике яшь тулды, ул бернәрсә дә сорамаган. Хәзер зур инде, андый могҗизаларга ышанмый. Мәктәптән кайтып барганда миңа кызым әйтә: “Әни, Кыш бабай юк бит. Мин беләм. Әти белән безгә бүләкләр алырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт”, - ди. 

Элек тә, хәзер дә безнең гаиләдә ирем Кыш бабай. Шәһәр буенча балаларга бүләкләр эзли торган идек. Диана соңгы тапкыр эт баласы сораган иде. Безнең өйгә эт кенә җитми инде, - дип уйлап куйдым. 31 декабрь көнне эт түгел, кечкенә песи баласы алып кайтты. Бик шатландылар.

Икешәр атна гастрольләрдә йөрибез. Коцертлар якында гына булган очракта өйгә кайтырга тырышам. Балаңны кочаклап йоклау җан рәхәте бит ул. Тик андый вакытлар бик сирәк була, күп очракта балалар мине иртә белән генә күреп кала. Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул. Үскәннәрен күрмим, шуның өчен күңелемә авыр, - дип сөйләде җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100