Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләймановага күз тидергәннәр

Шуның аркасында, җырчының башлаган эше ярты юлда калган.

news_top_970_100
Эльмира Сөләймановага күз тидергәннәр
– “Сине яратканны ташлама” дигән җырга клип төшерә башлаган идек. Шундый матур башланган иде, әмма икенче көнне күз тидерделәр дә, күземә арпа чыкты. Шуңа күрә съемкалар туктатылды, эшне сентябрьгә калдырдык.

Ун яңа җыр яздырып куйдым. Мин шулай “оптом” яздырам да, кайсын әйләндерергә белми азапланалар аннары. Яңа программага барысын да кертергә тырышам, әмма кайсын гына кертеп бетерәсең? Быелгы концерт программамда өч-дүрт кенә чыгыш ясамыйм, 7-8 чыгуымда икешәр-өчәр булса да җыр башкарачакмын. Яңа күлмәкләремне тектереп куйдым инде. “Сине яратканны ташлама” дигән яңа диск чыгару уем да бар. Моны әле беркем дә белми, әмма җырларым күп, - дип сөйләде "Интертат"ка җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100