Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова «Вконтакте», «Инстаграмм», «Одноклассники» сайтларындагы аккаунт сылтамаларын күрсәтеп, социаль челтәрдәге битенә «Алданмагыз, дуслар!» дип язып куйган. «Моңа кадәр «Одноклассники» сайтында бөтенләй утырмадым, ә анда – ике, «Вконтакте» челтәрендә исә 15тән артык фейк битем бар иде. Һәркайсының администраторлары аша аларны бетерергә туры килде», ˜– дип сөйләде безгә Ильмира Нәгыймова.

Хәзерге вакытта Ильмира җырчы Эльмира Сөләйманова белән «Апа-сеңел» дип исемләнгән уртак концертка әзерләнүен белдерде. Җырчы кызлар яңа программаны иң беренче 13 ноябрьдә Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк. Ильмира белән Эльмира инде күптәннән дуэт җырлар башкара. Алар, чыннан да, туганнармы, әллә инде якын дуслар гынамы?

– Эльмира белән бик күп дуэт җырларыбыз бар. Шуңа күрә күптәннән үк уртак концерт кую теләге бар иде. Без бер-беребез өчен бик якын кешеләр, үзара җылы мөнәсәбәтләрдә. Әмма апалы-сеңеллеме, юкмы икәнен әлегә әйтмим. Бу серне концертыбызда чишәрбез», – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Ильмира Нәгыймова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100