Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

Бүген җырчы Эльмира Сөләйманованың вакытсыз вафаты турында кайгылы хәбәр килде. «Интертат» җырчының төрле матбугат чараларына биргән интервьюларын, чыгышларын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

38 яше тулганда Эльмира Сөләйманова тормышы, иҗаты турында TMTV ютуб каналында «Сер булып калсын» тапшыруында Зоя Солошинага тулы интервью биргән иде. Җырчының интервьюсындагы кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез. 

Эльмира Сөләйманованың тормыш юлы һәм биографиясе

Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, 16нчы мәктәптә укыган.

2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елдан – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире – рус милләтеннән булган Дмитрий белән бергә ике бала – 8 яшьлек Артем һәм 16 яшьлек Диананы тәрбияләп үстерәләр иде.

«Акчасыз бала булгач беркемгә кирәкмисең»

– Яшьтән җырчы булырга теләгән идем, ләкин бөтен әйбер Ходай кулында. Мин теләгәнчә чыкмады. Башта мәктәптән соң Казанга укырга килдем, ләкин, фортепианоны белмәгәч, мине алмадылар, елап кайтып киттем. Август-сентябрь – 1-2 ай депрессиядә йөрдем. Бөтен яшьтәшләр укый, каядыр кергәннәр, каядыр эшлиләр, ә мин яхшы укучы, бер «3»ле юк, укырга керә алмадым. Минем өчен оят иде, зур депрессияләрнең берсе иде ул. Шул вакытта әнинең кадерен белдем.

Оят булмасын дип, әнинең бертуган сеңлесе Гөлфәния апа укыган һөнәри училищега пешекче һөнәренә барып карадым. Анда да әле, алабыз, дип тормадылар, әни директорга кереп елады. «Хәерчегә җил каршы» дигәндәй, пешекчегә урыннар бетте, имтиханнар бетте, диделәр, кассирлыкка укырга бер урын бар, диделәр. Бер «өчле»ң дә булмаса, 11нче сыйныфтан соң алабыз, диделәр. Аллаһка шөкер, бер «өчле»м дә булмады.

Зур рәхмәтләрем Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннарга, аларга 4 ел мин «Алтынай» ансамбленә йөрдем. 11нче сыйныфны бетергәндә, ул группадан киттем. Мәрхүм Ринат Гобәйдуллинның «Сердәш» ансамбленә бардым. 2 ел анда эшләп карадым. Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар белән эшләдем. Акчасыз бала булгач, беркемгә кирәкмисең. Бик күп рәнҗеттеләр. Шул ук «Сердәш» ансамбленә йөргәндә дә, атасыз бала, акчасыз бала булгангамы, концертлар куеп та, ничә конкурсларда чыгыш ясап та, бер тапкыр да лауреат булмадым. Сәләмә кәгазьгә язып, бер пичәт сугып, «молодец, яхшы җырладың» дип әйтүче булмады.

Бу дөньяда беркемнән курыкмыйм, беркемне сөйләмим, бер Ходайдан һәм әнидән куркам. Хәзер дә кыек сөйләсәм, әнидән эләгә: «Яхшы бул, тыйнак бул, 40 яшьтә булсаң да, мин – синең анаң», – дип көн дә шалтырата. Әнинең гомерен бирсен, мин аңа рәхмәтле.

«Ипигә тилмергән чакларымда кайда идең син?»

Эльмира Сөләйманова әтиле балачактан да мәхрүм булуы турында уртаклашкан.

– Әтиле балачакның нәрсә икәнен белмим. Әнинең бертуган энесе Мансур абыйның хатыны Алсу апа: «Эльмира, 1-2 яшьлек вакытта атаңның җилкәсендә утырып йөри идең», – ди. Мин хәтерләмим.

Истә шул гына: без малосемейкада яши идек, залда күршеләр яшәде, без бәләкәй бүлмәдә яшәдек. Әти милициядә эшли иде, әти 1 рубль дигән сары кәгазьләр алып кайта иде, аларга тияргә ярамый иде. Бәхетле балачакмы икән соң бу?

Әни гел әйтә: «Тормыш иптәшең яхшы, балаларыңны үзең карап үстер, чит әтигә балаң кирәкми», – ди. Мин әни белән килешәм.

Әти белән хәзер мөнәсәбәтләр юк. Ул 4-5 яшьтә чыгып китте, энемне роддомнан да каршы алмады. Кире кайтарырга дисәләр, кайтарасым килми. Хәзерге язмышыма шөкер. Булганыннан аерма, Раббым. Миңа шуннан артыгы кирәкми.

Сабантуйларда артистларга килеп, «мин – Сөләйманованың әтисе» дип сөйләп йөргән, миңа аның ничек, кайда яшәгәне кызык түгел. Аңа хәзер генә мин никтер кызык булган. Ә башта, ипигә тилмергән чакларымда, кайда идең соң син? – дип сөйли җырчы.

«Ирем тормыш өчен яхшы кеше»

Эльмира Сөләйманованың ире рус милләтеннән. Аның белән кибеттә танышулары турында искә алып сөйләгән. Ире Дмитрий белән ике балалары бар – кызлары Диана һәм уллары Артем.

– Кибеттә эшләгән елларымда көн дә бер егет ярты ак ипи белән майонез сатып ала иде. Майонез яраткан әйбере иде. 2002 елда очраштык, 2006 елда өйләнештек. Бик яратып кияүгә чыктым. Бер тапкыр, икенче тапкыр озатты. Шуннан: «Я минем белән яшәргә каласың, я бүтән килмим», – диде. Шуннан бергә яши башладык.

Ике телдә сөйләшү юк. Күбрәк русча сөйләшәм, ләкин олы бала бакчага йөри башлаганнан бирле татарча сөйләшә. Шундый очрак килеп чыкты. Кызыма 3 яшь иде – рус группасында урыннар юк, татар группасында урын бар, диделәр. 3 яшьлек бер татар сүзе белмәгән баланы биреп карыйм әле, дидем. 8-9 ел инде саф татарча аралаша. Яхшы укый, бер «4»лесе дә юк. Бәләкәе русча сөйләшә инде.

Өйләнешкәнгә 13 ел була. Аларның Пасхалары, безнең Ураза керә. Бисмиллам сумкада да бар, аның да кечкенә генә тәресе бар. Аларның үз дине, минеке – үз динем. Пасханы бәйрәм иткәнем юк. Әни күптән түгел генә аш үткәрде, минем дә уздырасым килә, куркып торам, нәрсә дияр икән, дип. Талашулар бар инде ул, ләкин мин кешегә чыгармыйм. Ашау, кием мәсьәләсендә беркайчан тавыш чыкмый, идәннәр кырт иткән чиста, балалар мәсьәләсендә генә талашлар булгалый. Ирем – тормыш өчен яхшы кеше, мине хөрмәт итә, балаларны карый. Мин аның телефонын карамыйм, ул минекенә тыгылмый – бер-беребезгә ышанабыз.

Өченче баланы да табасым килә, тик ирем, өздереп, «юк» ди. Беркөнне: «Алып кайтам әле өченче бәби, үзем үстерәм», – дидем. Үз баласы туганчы чит кеше балаларын сөйми иде, шундый булды, – ди җырчы.

«Минем өчен иң авыры – сүзләрне онытмаска»

«Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ул тере тавышка җырлауның өстенлеге турында фикерләрен әйткән иде.

– Җырыңны әзер минуска җырлау ул – бер әйбер, ә инде инструменталь ансамбльгә кушылгач, беренчедән, җырың үзгәрә, аның характеры үзгәрә. Дулкынландыра. Инструменталь ансамбль белән эшләүгә килгәндә, бик күп җырчыларга күп репетицияләр ясарга кирәк. Менә инде җанлы концерт башыннан ук 2 ай репетициягә йөрибез, җырлыйбыз – бик катлаулы эшләрнең берсе ул. Минем өчен иң авыры – сүзләрне онытмаска. Чөнки үземнән әйтә алам, бер җырны да фонограммага җырлаганым юк, җанлы концерт та шуңа эшлибез, ләкин җырларның сүзләрен онытам. Ә инде концертка чыкканда, язып чыгам, я идәнгә, я кулыма. Менә җанлы концертта да шулай эшләргә җыена идем, серемне әйттем. Аның каравы, концерт – тере тавышка, барысы да тере тавышка җырлыйлар. Шәп концерт булачак!

– Димәк, сез кулыгызга карыйсыз икән, җыр сүзләрен оныткансыз, дип аңларга тиеш булабыз.

– Әйе.

– Кемдер сорау бирде бит, Филүс Каһиров бөтен җырчылардан да яхшырак җырлый, дип. Аягына типтем, талашмадык бит. Җырчылар күп, һәркайсының үз урыны, үз стиле бар. Шуңа күрә, талашып йөрү, кешегә чыгару – ул пычрак әйбер. Минем фикерем: үзең чыгарырсың да, пиар ясап, алга таба эшләрсең. Ә бит халыкны талаштырасың үзара, үз тамашачыңны үзеңнән этәрәсең. Ник син тегеңә шулай ясадың, дип, мин дөрес булган очракта да, кеше мине дөрес аңламаска һәм минем тамашачым миннән китәргә мөмкин. Нигә кирәк ул? Минем өчен бүгенге көндә тамашачымны югалтмаска – менә шунысы мөһим. Ә Филүс белән без дуслашырбыз. Ул үзенчә җырлый, без үзебезчә җырлыйбыз, Фазлыевларның – үз стиле. Һәркем үз урынында.

«Соңгы вакытта берничә тапкыр чирләп алдым»

Эльмира Сөләйманова гайбәтләрдән ерак торган җырчы булып истә калыр, мөгаен. Ул ТМТВ каналына интервьюсында да кеше тормышына беркайчан тыкшынмаганын әйтә.

– Кеше гаиләсенә тыкшынмыйм, кешене сөйләгәнем юк, миңа кызык түгел, үземнеке ташкан. 40 яшькә җиткәндә чирли торган вакытлар да була. Кызым 12 яшьтә, күчеш чоры да бар, бәләкәй бала бакчадан кайта, кайсын гына карап бетерергә, ә мин бер генә. Сәхнәдә елмаеп торырга кирәк. Һәр концертта елмаеп торып кына булмый. Елап җибәргән көннәр дә була. Күрәм: була шундый тамашачы, мин җырларга чыккач, елый башлый. «Еламагыз, авыр бит инде миңа», – дим. Сәхнә артында администратор «булды, елама» дип тора. Баянчылар, елмаеп, кәефне күтәрергә тырышалар. Һаман да күз шул апага төшә...

Картрак күренәсең диләр, ләкин миңа барыбер. Мине ирем ярата, гаиләм, дусларым хөрмәт итә, яраткан тамашачым бар, кеше фикеренә исем китми. «Тазаргансың, мичкәгә әйләнгәнсең», – дип, күбрәк ир-атлар яза. 60 яшьлек ир-ат башың белән 40 яше дә тулмаган кешегә шундый әйберләр ничек язып була? «Синең тавышың ир-атларныкыннан да ямьсезрәк, сыерларыма кайтып җырласаң, яхшырак», – ди. Димәк, мин – яхшы җырчы инде, сыерлар да яраткач. Мин кешене сөйләмим: нәрсә кидең, тазардыңмы, юкмы – кызык түгел. Чәйнәгез мине, димәк, мин сезгә кирәк. Димәк, мин матур, ябыгасым килми, ничек бар – шулай буласым килә. Ходаем, исәнлектән аерма. Соңгы вакытта берничә тапкыр чирләп алдым. Концерт вакытларында да «ашыгыч ярдәм» чакыртканым бар.

Муенымның сырларын саныйлар. Карагыз, сездә юк ул, миндә генә бар. Улым да үземә ошаган – әни, мин һәм улым – өчәр җыерчыклы без. «Кемгә ошамый, карамагыз», – дип кенә әйтәм.

«Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул»

2018 елда «Интертат»ка сөйләгәннәреннән:

«Ирем белән бер-беребез турында уйламыйбыз. Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр бирү гадәте юк. Балаларга алабыз, һәр ел саен шуларны сөендерәбез. Быел да Кыш бабайга хат язганнар, хәзер шуның өчен баш ватабыз. Улыма 4 яшь, ул оча торган аяк киеме сораган. Мин аны каян табыйм? Нәрсә эшләргә дә белмибез, без аптырашта. Кызыма 12 яшь тулды, ул бернәрсә дә сорамаган. Хәзер зур инде, андый могҗизаларга ышанмый. Мәктәптән кайтып барганда, миңа кызым әйтә: «Әни, Кыш бабай юк бит. Мин беләм. Әти белән безгә бүләкләр алырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт», – ди.

Элек тә, хәзер дә безнең гаиләдә ирем – Кыш бабай. Шәһәр буенча балаларга бүләкләр эзли торган идек. Диана соңгы тапкыр эт баласы сораган иде. «Безнең өйгә эт кенә җитми инде», – дип уйлап куйдым. 31 декабрь көнне эт түгел, кечкенә песи баласы алып кайтты. Бик шатландылар. Икешәр атна гастрольләрдә йөрибез. Коцертлар якында гына булган очракта, өйгә кайтырга тырышам. Балаңны кочаклап йоклау җан рәхәте бит ул. Тик андый вакытлар бик сирәк була, күп очракта балалар мине иртә белән генә күреп кала. Балаларны үзем үстерә алмыйм – тормышта иң авыры менә шул. Үскәннәрен күрмим, шуның өчен күңелемә авыр.

– Сиңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Социаль челтәр аша тискәре фикер язучылар булдымы соң?

– Күп кенә артистларга тискәре караш яши, алар мактаулы исем алгач, тамашачы начар сүзләр яза башлый. Миңа социаль челтәрләрдә теләсә нинди сүзләр язучылар аз. Күп очракта таза булуыма гына бәйләнәләр. «Сезгә ябыгырга кирәк, сез бик ямьсез», – дип язган кешеләр бар. Игътибар итмим, чөнки үземне матур булуымны беләм (көлә). Иң мөһиме – ирем ярата, башкаларның яратуы кирәкми. Мин дә ябыксам, сәхнәдә тагын «аппетитный» кем кала? Таза хатын – шәп хатын.

«Татарстанның атказанган артисты» исемен сатып алалар, дигән сүзләр дә йөри. Күп кеше бу исемгә лаек булуым хакында язды, мин килешәм. 15 елга якын сәхнәдә, 100дән артык җырым һәм 7 альбомым бар. Җиденче «Алтын барс» сынын алам. Миндә «йолдыз чире» юк, әлеге дәрәҗәле исемне тыйнак кына кабул итеп алдым. Масаеп, борынымны өскә күтәреп йөри торган кеше түгел мин. Һәрвакыт гадилек яклы булдым. Сәхнәгә алып баручылар «Татарстанның атказанган артисты» буларак игълан иткәндә оялам, күңелем тула һәм елыйсым килә. Ничектер дулкынланам.

– Узып баручы ел синең өчен уңышлы булдымы?

– Бу ел минем өчен бик уңышлы булды. Тик сәламәтлеккә бәйле проблемалар булып алды. Үзем әллә ничә тапкыр хастаханәдә ятып чыктым, балалар да айлар буе авырды. Яңа елны ничек башлыйсың – шулай тәмамлыйсың, – диләр бит.

1нче гыйнвар көнне авырый башлаган идем, ел буе чирләп чыктым. Шуның өчен барлык авыртуларны бу елда калдырырга тырышырбыз. Иҗатка килгәндә, залларны тутыру авыррак булды. Хәзер концерт программалары һәм җырчылар күп, тамашачы кемне сайларга да белми. Эте дә, бете дә җырлый бит. Аннан алып баручысы да, биючесе дә җырчы булырга тели. Хәзер халыкны шаккатыру өчен башыңа басып сикерергә, яки чишенеп чыгарга кирәк. Шәрә чыккан очракта аншлаг була. Халыкка моң кирәкми, ул шоу карарга ярата. Мин дә утлы шоулар эшләп карадым, ләкин файдасы булмады. Шуңа да карамастан, иҗатымны яратучылар бар. Булганы җитә, мин бик канәгать.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100