news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган

news_top
Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Бу турыда «Матбугат.ру» сайты хәбәр итте.

«Кайгылы хәбәр. Бүген иртән җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Бу турыда Матбугат.руга баянчы Алмаз Рәхимов хәбәр итте. Эльмирага нибары 40 яшь иде. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.

Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, 16нчы мәктәптә укыган. 2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елдан – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар