Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 класс укучысы Эльмира Сөләйманованың никахлашкан көнендә зур зыян салган

Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. - Минем арттан килеп телефонны алган һәм кибеттән чыгып киткән. Сим-картасын сындырып ташлаган, чехолын да югалткан, - дип сөйләде җырчы Интертатка.

news_top_970_100
7 класс укучысы Эльмира Сөләйманованың никахлашкан көнендә зур зыян салган

- Эльмира ханым, кайчан булды бу күңелсез хәл?

- 22 июль безнең никахлашкан көн иде. Шул уңайдан гаилә белән бакчага барып шашлык пешереп бераз ял итәргә уйладык. Юл өстендәге бер сәүдә үзәгенә туктадык. Кибет зур булгач, кирәк-ярак күп җыелды. Ипиләр бүлегенә җиткәч, балам сырлы-сарымсаклы озын батон сорады. Телефонымны кырыйга куйдым һәм ипине балага сындырып бирдем дә китеп бардым. Телефонымны куйган җирдә онытып калдырганмын. Бераз йөргәнән соң, телефоным юк икәне исемә төште һәм кире шул урынга киттем. Барсам телефон юк. Охранага бардым, телефонымны югалттым, дидем. Камерадан карадык. Миннән соң килгән бер егетнең телефонны алып кибеттән чыгып китеп баруы ачык күренде.

- Полиция чакырттыгызмы соң?

- Әйе, аннары полиция чакырттым. Полиция үз эшен бик тиз һәм җиренә җиткереп эшләде. Телефонымны урлаган кеше Яр Чаллы шәһәренең Зяб бистәсендә яшәүче 7 сыйныф баласы булып чыкты. Шул ук көнне таптылар.

- Каракка нинди җәза бирәчәкләр?

- Ул балага җәза бирергә кирәк, ләкин алай ук каты түгел. Кеше әйберсенә тияргә ярамаганын аңласын иде. Мин полициягә биргән гаризамны кире алдым. Чөнки 7нче сыйныф баласының киләчәген бозасым килмәде. Әти-әнисенә оят!

- Телефондагы мәгълүматлар урынындамы?

- Сим-картасын сындырып ташлаган, чехолы юк. Калганы урынында. Миңа телефон үзе кызганыч түгел, андагы мәгълүмат, еллар дәвамында җыелып килгән номерлар, балаларның кечкенә вакытлары сурәтләнгән фото һәм видеоязмалар кызганыч. Барыннан да бигрәк минем өчен шулары кадерле иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100