Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларга нинди няня кирәк? (Эльмира Сөләйманова фикере)

news_top_970_100
Балаларга нинди няня кирәк? (Эльмира Сөләйманова фикере)

Дөньясы шулай корылган: бүгенге көндә күпләр өчен карьера беренче урында тора. Шуңа да кайбер ата-аналар балаларын үзләре тәрбияләмичә, няня яллый. Әмма психологлар фикеренчә, гаиләгә чит кешене кертү - балага тискәре йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә ата-ана баласын 3 яшькә кадәр үзе карарга тиеш. Тик бала тугач та, няня чакыручылар да бар.

Нинди вазифалар башкара икән ул няня? Беренчедән, ул баланы тәрбияләргә тиеш, ягъни баланы ашатырга, аңа ризык әзерләргә. Икенчедән, няня бала белән урамда саф һавада йөрергә бурычлы. Аннан соң, гадәттә, нянялар бала бүлмәсен җыештыра, балалар савыт-сабасын юа, сабыйның шәхси киемнәрен юып үтүкли. Шулай ук няня көндез баланы йоклатырга, бала өчен файдалы булган уеннар уйнатырга, китап укырга, рәсем ясарга, укырга, санарга, киемен кияргә өйрәтергә дә тиеш.

Гадәттә кемнәр баласына няня яллый? Бу - югары урыннарда эшләүче акчалы кешеләр һәм гел гастрольләрдә йөрүче артистлар. Бүгенге көндә нянялар сәгатенә 100-500 сум ала. Бер танышым инде ничә еллар буе танылган артистларның балаларын карый. Ул белеме буенча - укытучы. «Сәгатенә 200 сум акча алам. Балаларны яхшы тәрбиялим, ашатам, өй һәрвакыт чиста, пөхтә була, керләрен юып, үтүкләп куям. Ул балалар миңа үз балаларым кебек якын, бик яратам үзләрен. Алар да мине якын итә. Әти-әниләре дә бик мәрхәмәтле кешеләр, кайвакыт алар кайтышка ашарга да әзерләп куям», – диде танышым.

Һәрбер ата-ана өчен няняның кайдан, кем, нинди белемле булуы мөһим. Күбесе өчен бала караучының татар һәм югары белемле булуы шарт. Яшькә дә игътибар итәләр, яшь кызларны бик алмаска тырышалар, чөнки хатын-кызлар ирләре өчен курка, хәтта көнләшә дә. Иң мөһиме: няняның югары медицина яисә педагогика белеме һәм балалар бакчасында яки мәктәптә эшләү тәҗрибәсе булырга тиеш. Һәм тагын мөһим шарт - няня бала тәрбияләүче генә түгел, ул аның иминлеген саклаучы да.

Шәһәрләрдә няня яки гувернантка (олырак балаларны караучы) хезмәтен тәкъдим итүче аерым оешмалар бар. Анда бала караучы турында барлык кирәкле белешмәләр (белеме, гаилә хәле, эш тәҗрибәсе, үзенә хас сыйфатлар, машина йөртә белү-белмәве, сәламәтлеге турында һ.б. белешмә) дә тәкъдим ителә. Аннан соң үз өендә бала караучылар да бар. Андыйлар гадәттә декрет ялында үз баласын тәрбияләү белән мәшгуль. Ләкин андый няняларны табу кыенрак.

Әлбәттә, Коръәндә бала караучыны яллауга каршы бер сүз дә әйтелмәгән. Шунысы анык язылган: һәр ата-ана баласын үзе тәрбияләргә тиеш. Балага няня яллау - начар гамәл түгел, әмма ул кеше ышанычлы, тәрбияле, мөселман кешесе булсын!

Татар эстрадасының популяр җырчысы, 8 яшьлек Диана исемле кыз һәм 1 яшьлек Артем исемле ул үстерүче Эльмира Сөләйманова фикере: «Балаларыма беркайчан да няня яллаганым юк. Гастрольләргә киткән вакытта үз әнием, шулай да күпчелек вакытта каенанам карый. Нянялар турында телевизор экраннарыннан нинди генә куркыныч вакыйгалар сөйләмиләр! Андый күренешләрне күргәч, куркып та куясың. Артистлар арасында баласын няняга калдыручыларны беләм, шулай ук үзем дә бер-ике няня белән шәхсән таныш. Бар, әлбәттә, араларында яхшылары да. Мин инде дәү әниләре исән булсын, яшәсен, дим! Алар булганда, балалар ышанычлы кулларда. Таләпләргә килгәндә, няняның педагогика белеме һәм үзе белән медицина тикшерүе булырга тиеш дип уйлыйм».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100