Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова соңгы тапкыр «Күңел» радиосының онлайн-концертында катнашкан булган

«Күңел» радиосы әниләр көне уңаеннан 27 ноябрьдә онлайн-концерт оештырган иде.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова соңгы тапкыр «Күңел» радиосының онлайн-концертында катнашкан булган
Эльмира Сөләйманова "Күңел" радиосы алып баручылары белән

«Һәрбер артист безнең кечкенә генә «Күңел» гаиләсенең бер вәкиле кебек. Эльмира бигрәк тә, чөнки ул безнең шәһәрнеке иде. Яшь, талантлы, гаҗәеп моңлы тавышлы җырчы иде. Миллионлаган тыңлаучысы бар иде аның. «Күңелнең»дә әниләргә багышлап бирелгән котлауларның берсе дә аның җырыннан башка үтми.

Әле соңны тапкыр Эльмира белән 27 ноябрьдә Әниләр көне уңаеннан оештырылган онлайн-концертта күрештек. Тортлар күтәреп, елмаеп килеп керде ул безгә. Бераз гына чирләп тә торам, хәлем юк, тамагым да авырта, җырлый алсам гына ярар иде, дип борчылды ул. Хәле булмаса да, кичтән үзе шалтыратып, онлайн-концерт буладыр бит, барысы да үз көчендәме, дип белешкән иде. Иртән дә миңа шалтыратып, хәлем начаррак, ләкин тамашачы көтә бит, киләм инде, диде.

Матур гына сөйләшеп тордык. Чәй генә эчмәде, озак тормады, тиз генә җыенды да кайтып китте. Хәле булмаганлыктандыр инде, эфирда да бик ачылып сөйли алмады ул, ләкин җырларын җиренә җиткереп тамашачыга бүләк итте. Әле Ходай насыйп итсә, киләсе концертларыгызда да катнашырмын, дип киткән иде. Ходай язмаган икән. Безнең арадан җомга көнне китеп барды... шундый талантлы кеше китеп барды… ышанасы да килми», – ди радио җитәкчесе Лилия Мәхмүтова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 декабрь 2022
    Исемсез
    Урыны ожмахта булсын..Узедэ бик чибэр иде..Бик матур монлы жырлый идедэ..жиренэ житкереп..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100