Ризат Рамазанов: «Бу акчага машинага бензин салыргамы, ашаргамы, дигән чаклар да бар иде»
Тамашачыны һәр ай саен яңа җыр белән сөендергән, сәхнәдә үзләренең зәвыклы киемнәре белән балкып торучы җырлы гаилә – Рамазановларның иҗаты беркемне дә битараф калдырмый. «Бул үземә генә», «Син диеп», «Авылкаем» һәм башка бик күп җырлары һәркемнең йөрәгендә урын алган. Әңгәмәбез дә Зинира һәм Ризатның иҗатлары турында башланды.