Сугыш ветераны Рәшит Ибраһимов: «СВОга барыр идем, хәлем юк! Телевизор карап нервланам»
Рәшит Ибраһимов – Башкортстан республикасы Илеш районы Ибраһим авылыннан. 17 яшьлек егет сугышка алына, Төньяк флотта хезмәт куя. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Биектау районында улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә. Быел сентябрь аенда 98 яшен тутыручы Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ибраһимов белән «Интертат» интервью тәкъдим итә.
«Әлеге мизгелдә сугышның шулкадәрле куркыныч нәрсә икәненә төшендем»
– Рәшит абый, «сугыш башланды» дигән хәбәрне ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?
– Мин ул вакытта 6 чакрым ераклыктагы урманда эшли идем. 1943 елның сентябрь аенда, повестка килгән дип, мине эштән каршыладылар һәм төнлә алып киттеләр. Кая барганыбызны да белмибез – барабыз да барабыз. Ярославльгә җиткәч кенә кая барасыбызны чамаладык. Төньякка барабыз икән! Мурманск өлкәсенә поездда килеп җиттек тә станциядән 40-50 км җәяү атларга туры килде, монысы – составны дошманнар юк итмәсен өчен. Шунда иң беренче тапкыр сугышның чын тавышын ишеттек. Немецлар Мурманскига һөҗүм итәләр, һәр тарафтан «бам-бам» – атыш, шартлау тавышлары ишетелеп торды, һәм әлеге мизгелдә сугышның шулкадәрле куркыныч нәрсә икәненә төшендем.
Ваенга (хәзерге Североморск) шәһәренә килеп җиттек. Бу шәһәрдә аэродром бик зур иде. Безне уку-укыту батальонына куштылар. Аэродромга немецлар гел һөҗүм итеп килделәр, без алар ташлаган бомбалардан калган чокырларны тигезләп, цементлап, катырып куя идек.
Хәрби антны кабул иткәч, Төньяк флотка күчерделәр. Баренц диңгезендәге «Губа Долгая» елгасында бухтага урнаштык. «Бригада торпедных катеров Северного флота» исеме астында, диңгезчеләр булып киттек. Менә монда килгәч инде сугышта катнаша башладык. Иң беренче күзәтүчеләр булып йөредек. Баренц диңгезенә чыгып китеп, ничәшәр сәгатьләр карап, йөреп кайта идек. Тик кенә йөрмибез – немецларның су асты көймәләренә һөҗүм итеп кайта идек. Күпме гомер үтелгән, барысы да истә тормый...
Төньяк флотта мин сугышка эләктем. 1945 елның октябрь аенда Петсамо-Киркенесск дигән шәһәрне немецлардан азат иттек, аннан соң, туктап тормыйча, алга бардык, шулай итеп, фин границасына килеп җиттек. Ни өчен Петсамо шәһәрен азат иттек? Чөнки анда никель чыга, шул никельне Финляндиядән сугышып алдык.
– Иң курыккан мизгелегез нинди булды?
– Бернәрсәдән дә курыкмадык. Чөнки кан каты була андый чакта. Курку дигәнне белмәдек. Мин үземне кая җибәрсәләр – шунда бардым. Дошман белән дә күзгә-күз очраштык, төрлесе булды. Әнә, Петсамо шәһәрен алганда да, безне фашистлар камап алды. Ләкин аларның тозагында озак торырга туры килмәде, 1 көн эчендә безне коткардылар. Менә шул вакытта курку хисләре булды. Чөнки син ач, ашарга да, эчәргә дә юк дигәндәй.
– Ничә немецны үтердегез?
– Аны каян беләсең, атасың да атасың бит. «Мин үлдем» дип кул күтәрмиләр. Үзеңне саклар өчен, үтерергә дип атасың.
«Бер тәмәкене 5-6 кеше тарта торган идек»
– Сугышта татарларга ничек карыйлар иде? Исемегезне бозып әйтүчеләр булмадымы?
– Исемемне татарча «Рәшит» дип йөрттеләр. Ләкин кайберсе «Радик» дип дәште. Бер дустым бар иде, ул элеккеге Горький шәһәреннән – Степан Дмитриевич Зимин, шулай ук Украинадан дустым бар иде. Бергәләшеп, дус-тату, бер-беребезгә ярдәм итеп хезмәт иттек. Бер тәмәкене 5-6 кеше бүлеп тарта торган идек.
Сугыш беткәч, миңа тиз генә туган якка кайтып китү булмады. Безгә сайларга 2 юл тәкъдим иттеләр: яки хезмәт итеп бетерергә, яки хезмәт армиясенә күчәргә. Пушкин шәһәрендә диңгез училищесы салдык. 1949 елда бик каты авырдым да, комиссия тикшереп, авылыма кайтарып җибәрде. Май аенда 1нче группа инвалид булып кайтып җиттем. Кайткач, колхозда эшләдем. Беркая да бармадым, китмәдем дә. Эшләмәгән эш калмады. Бригадир да булдым, тракторчы да, көтү дә көттем... Һәм шушы көнгә килеп җиттем, таякка калдым.
– Сугыш кырында күп дусларыгыз ятып калдымы?
– Юк, берсен генә югалттым. Самсон исемле дус егетне. Сугыштан кайткач, Украинадагы дустым белән хатлар язышып яттык – башта ул язды, аннан соң мин. Горькийдагы Степанның әле дә адресын беләм: Воскресенский район, деревня Усовка. Үлгәнме, әллә исәнме икәнен генә белмим, хәбәре юк. Күпме язып-язып карадым, «хат килеп җитте» дигән генә хәбәр килде дә, ләкин миңа язучы гына булмады.
– Сугыш вакытында ниләр белән туклана идегез?
– Сугыш вакытында ач та булдык, ялангач та. Чөнки кухня гел синең артыңнан ияреп йөрми. Туры килгән очракта гына капчыгыңа тутырып аласың.
«Әти бер немецта тоткынлыкта булган»
– Хатыныгыз Дәстәхә апа белән бәхетле яшәдегезме?
– Безнең татарларда бер традиция бар – «урлап кайту». Мин аны урлап алып кайттым. «Урлау» дип әйтү дөрес булмас, йөргән кызым белән кичтән «иртән киләм» дип сөйләштем. Бардым, егете белән торалар сөйләшеп. Ә егете комбайнчы. Егетнең эшкә киткәнен көтеп тордым да, кызны күтәреп алып киттем. Икенче көнгә теге комбайнер килеп тә карады, бирмәдем! Бер алып кайткач бирәләрмени ул? Дәстәхәмнең исеме Дәслехә булырга тиеш булган. Мулла дөрес язмаган, шуңа шулай калган.
1953 елда өйләндем, 1954 елда беренче балам туды, 1957 елны йорт салып кердем.
Хатыным белән иңне-иңгә терәп 51 ел яшәдек. Миңа 6 бала тапты: 3 кыз, 3 малай. Балаларым, Аллага шөкер, барысы да исән-сау. 2 улым авылда яши, 1 кызым Уфада, 2 кызым Чаллы шәһәрендә. Шулай төрле якларга таралып беттеләр.
Кызганыч, хатыным безнең арабыздан 2004 елда китеп барды. Ул вакытта аңа 77 яшь иде. Үпкә авыруы белән авырды. Шул авырудан терелә алмады. Соңгы елларны бик әйбәт һәм бәхетле яшәдек. Чөнки баштарак авылда яшәве бик авыр иде. Бушка эшлисең, акча түләмәделәр...
– Әти-әниегезне хәтерлисезме?
– Әти озак яшәмәде, 73 яшендә үлде, ә әни 87 яшендә. Сугыштан кайткач, алар белән бергә яшәргә туры килмәде.
Әти сугыш башланганда карт иде. Ул бармады. Әти – Бөек Ватан сугышына кадәр булган сугышта катнашкан кеше. Ул бер немецта тоткынлыкта булган. Немецка эшләгән, «кайтармаска бик тырышып карады» дип сөйләде әткәй. «Кызымны, ярты байлыгымны бирәм, кайтма, анда революция, анда рәт юк», – дигән. Ә әти ул вакытта өйләнгән булган инде.
– Бертуганнарыгыз бармы?
– Без алтау үстек: 5 малай һәм 1 кыз. Олы абыем сугышта хәбәрсез югалды. Өч энекәшем шулай ук үлеп беттеләр. Алар бик озак еллар шәһәрдә тордылар. Картлык көннәрендә авылга кайттылар һәм шунда үлделәр дә. Хәзерге вакытта 6 баладан берүзем генә калдым.
Мине сугышка әтәй белән әнәй озатып калды. Татарларда йөргән кыз озатып кала торган гадәт бар. Ә анда бер чанадан икенче чанага утыртып җибәрделәр. Кызлар белән саубуллашырга да вакыт булмады. Авылдан бишәү киттек. Өчесе бездән соң китте. Берсе Көнбатыш Витебск шәһәренә, икесе Дальний Востокта иделәр. 1926 елгылар исән-имин кайттылар. 1925 елгылар алтау иде, 3се кайта алмыйча калды.
«Эш кешене яшәтә!»
– Илдә барган афәткә ничек карыйсыз?
– СВОга барыр идем, хәлем юк! Бугазларыннан басып үтерер идем мин аларны. Телевизордан карап нервыланып ятам инде. Карасам кыен, карамасам – тагын да кыен.
– 9 нчы майны көтеп аласызмы?
– Телевизор каршында утырып каршы алам. Кая барасың? Нишлисең?..
– Бәхетле яшәүнең сере нәрсәдә?
– Сере – үзеңне-үзең жәлләмичә эшләүдә! Эш кешене яшәтә! Менә ничәнче көн суык инде, урамга чыга алмыйча ятам. Чыгып эшлисе килә.
Сугыш ветераны Рәшит Ибраһимов белән интервьюдан фоторепортаж
Ибраһимов Рәшит Миңнул улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. 1926 елның 6 сентябрендә Башкортстан республикасының Илеш районы Ибраһим авылында туа. 17 яше тулгач, 1943 елда повестка килеп, фронтка алына. Хезмәт юлын Мурманск өлкәсе Ваенга шәһәренең аэродром батальонында башлый. Аннан соң Петсамо-Киркенесск дигән шәһәрне немецлардан азат итәләр.
Сугыш беткәч тә, хезмәт итүен дәвам итә. 1949 елда, сәламәтлеге какшау аркасында, туган ягына кайта. 1953 елда хатыны Дәсләхәгә өйләнә, 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
«Совет Поляр түгәрәге аръягын саклаганы өчен», II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Җиңү көнен Норвегия чигендә, Төньяк фронтта каршылый.